Чүпрәленең унынчы сыйныф укучылары хәрби өйрәнүләр уза
(Чүпрәле, 23 май, «Татар-информ», «Туган як» , Гөлия Фәизова). 22 майдан район мәктәпләрендә белем алучы 10 сыйныф укучылары өчен хәрби — уку җыеннары башланды. Алар 26 майга кадәр дәвам итәчәк. Җыеннар гадәттәгечә, Түбән Чәке урманы аланлыгында урнашкан «Акчарлак» сәламәтләндерү лагеренда оештырылган. Җыеннарны үткәрүнең максаты булып, хәрби хезмәт үтү өчен кирәкле психологик һәм физик сыйфатларны формалаштыру, ватанпәрвәрлек тәрбияләү, Россиянең тарихи, мәдәни үткәне һәм кораллы көчләргә хөрмәт тәрбияләү тора. Читать дальше...