Коткаручылар кичә Юрьев мәгарәсе тирәсендә югалган ир-атның мәетен тапкан
(Казан, 23 май, «Татар-информ», Павел Климчак). Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, ир-атны эзләү белән Буа һәм Казан коткаручыларының кизү сменалары шөгыльләнгән. Кичә төнге сәгать дүрттә 112 бердәм номерына республиканың Кама Тамагы районында, Юрьев мәгарәсе янында 25 яшьлек ир-атның югалуы хакында хәбәр килгән. Төнге икеләр тирәсендә ул палаткалардан торган шәһәрчектән каядыр киткән һәм кире әйләнеп кайтмаган. Кичкә таба эзләү төркеме Идел елгасында 11 метр тирәнлектә аның мәетен табып алган. Әлеге хәлнең барлык сәбәпләре ачыклана.