Мы в Telegram
Добавить новость
123ru.net
Tatar-inform.tatar
Май
2021
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19
20
21 22 23 24 25 26 27 28 29 30 31

Новости за 05.05.2021

Актанышта «Куркынычсыз тәгәрмәч-2021» республика бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр

Tatar-inform.tatar 

(Актаныш, 5 май, «Татар-информ», « Актаныш таңнары »). Бүген икенче санлы Актаныш урта мәктәбендә Дәүләт автоинспекциясенең 85 еллыгына багышлап уздырылган «Куркынычсыз тәгәрмәч-2021» республика конкурсының район этабы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. 1-3 нче урыннарга икенче санлы Актаныш, Аккүз, Мари Суыксу һәм Уразай мәктәпләренең ЮИД отрядлары ия булды. Алар «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» учреждениясенең махсус бүләкләренә ия булдылар. Җиңүчеләргә кубок, диплом һәм истәлек бүләкләрен ЮХИДИ... Читать дальше...

Арчада район башлыгы Илшат Нуриев исеменнән ифтар мәҗлесләре үтте

Tatar-inform.tatar 

(Арча, 5 май, «Татар-информ», « Арча хәбәрләре », Гөлсинә Зәкиева). 3 һәм 4 май көннәрендә Арчада район башлыгы Илшат Нуриев исеменнән ифтар мәҗлесләре үтте. 3 май көнне ифтар мәҗлесенә ир-атлар чакырылган иде. Анда район башлыгы Илшат Нуриев, Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, күрше районнар җитәкчеләре һәм хәзрәтләре, шәһәр һәм авыл имамнары, таравих намазларын хәтем белән кылдырган хафизлар катнашты, иделә хәбәрдә. «Шушы көннәрдә генә районда 93нче мәчет төзелә башлады. Читать дальше...

Новосибирск өлкәсендә «Ак калфак» оешмасы активистлары ифтар мәҗлесе үткәрде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 май, «Татар-информ»). Бөтендөнья татар хатын-кызларының «Ак калфак» иҗтимагый оешмасының Новосибирск һәм Бердск шәһәрләрендәге филиаллары активистлары укучылар, чакырылган кунаклар өчен мәдрәсәдә ифтар мәҗлесе үткәрде. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы сайтында хәбәр ителә. Ифтарда 38 кеше татар милли ризыгы белән сыйланган. Бүгенге көндә ифтар үткәрелгән мәдрәсәдә 10-15 яшьлек төрле милләт укучылары белем ала. Барлык теләүчеләр дә ислам, дини мәдәният нигезләрен өйрәнә ала. Оештыручылар... Читать дальше...



Россиядә ипотека кыйммәтләнәчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 май, «Татар-информ»). Якын арада яңа төзелешләргә һәм икенчел базарда ипотека ставкалары артырга мөмкин, дип кисәтте «Открытие Research» идарәче директоры Константин Енин. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә. «Ипотека ставкасын арттыру айлык түләүнең үсешен тәэмин итәчәк», — ди белгеч. Енин фаразлары буенча, ел азагына Үзәк Банкның төп ставкасы артканда, яңа төзелешләргә ипотека ставкалары 7,5-8,5 процент дәрәҗәсендә булачак, ә икенчел базарда тугыз-ун процентка кадәр күтәреләчәк. Үзәк Банк 23 апрельдә төп ставканы 0,5 процент пунктына ... Читать дальше...

Быел Төркиядә татар шагыйрьләренең антологиясе басылып чыгачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 май, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Быел Төрек лингвистик җәмгыятендә төрки халыкларның шигырьләре антологиясе дөнья күрәчәк. Антологияне чыгару эшен Төрки тел оешмасының Хәзерге төрки язма телләре комиссиясе башкара. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә төрек галиме Мостафа Өнәр әйтте. «Антологиядә төрки телле халыкларның популяр шигырьләрен туплап бирергә кирәк дигән фикергә килдек. Сигез төрки халыкны сайлап алдык: татар, башкорт, уйгыр, казах, азәрбайҗан, үзбәк, кыргыз һәм төрекмән. Читать дальше...

Миңнеханов КДУның элеккеге ректоры Коновалов вафатына бәйле рәвештә кайгы уртаклашты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 май, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан дәүләт университетының элеккеге ректоры Александр Коновалов вафат булу сәбәпле, улларының кайгысын уртаклашты. «Хөрмәтле Дмитрий Александрович һәм Борис Александрович! Әтиегез, дөньякүләм танылган галим Александр Иванович Коноваловның вафат булуы турындагы хәбәрне тирән кайгы белән кабул иттем. Сез иң якын һәм кадерле кешегезне югалттыгыз, аның ярдәмендә сез дөньяга килдегез һәм тормышта ышанычлы адымнар белән барасыз, ул сезнең өчен үрнәк һәм нык ярдәмче булды ... Читать дальше...

«Татмедиа» янында «Идел» журналының май санына багышланган стрит-арт акциясе узды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 май, «Татар-информ»).«Татмедиа» бинасы каршындагы мәйданда IDЕЛЬ журналының май санын һәм стрит-арт акциясен тәкъдим итү булды. «Стрит-арт - ирек һәм урамнар символы. Озакка сузылган кыш тәмамланды һәм без хәзер вакытны күбрәк саф һавада үткәрә, урам сәнгатенә игътибар итә башлыйбыз», — диде IDЕЛЬ журналы баш мөхәррире Айсылу Хафизова. Акция кысаларында оештыручылар барлык теләүчеләр өчен «IDЕЛЬ. ЯШЬЛЕК. 21 ел» дигән бәйге үткәрде. Моның өчен махсус ике фанера һәм аэрозоль буяулар әзерләнгән. Читать дальше...

Зәйдә янган һәйкәл урынына яңасын урнаштыра башлаганнар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 май, «Татар-информ»). Зәйдә ике ай элек янган Азат итүче сугышчы һәйкәле урынына яңасын куялар.. «Зәй яңалыклары» хәбәрчесе агентлыкка һәйкәлнең яңа версиясе бронзадан эшләнгәнлеген әйтте. Хәзерге вакытта скульптураны Җиңү бульварына алып килгәннәр һәм урнаштыра башлаганнар. Кайбер мәгълүматлар буенча, һәйкәлне кую биш сәгатькә якын вакытны алачак. «Бердәм Россия»нең Татарстан бүлеге янган һәйкәлне торгызуда ярдәм итү инициативасы белән чыкты. ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР... Читать дальше...



Мисырдан килгән студент егет ялгыш аш серкәсе эчкән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 май, «Татар-информ»). Бәйрәмнәр алдыннан Татарстанның Республика клиник хастаханәсе реанимация бүлегенә Мисыр студент-медигын китергәннәр. Ул ялгыш 9 процентлы аш серкәсе эчкән. Бу хакта «Татар-информ»га Республика клиник хастаханәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр. Егет сүзләренчә, өстәлдә сыеклык салынган пыяла стакан булган. Ул моны су дип уйлаган һәм эчеп куйган. Студентны Республика клиник хастаханәсенә тиз арада китергәннәр. Махсус зонд ярдәмендә табиблар эчке органнарны юдырткан һәм егетне реанимациягә озаткан. Читать дальше...

Май бәйрәмнәрендә Казанда машина йөртүчеләр өч баланы бәрдергән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 май, «Татар-информ»). Май бәйрәмнәренең дүрт көнендә Казанда балигъ булмаган өч баланы машина бәрдергән, дип сөйләделәр «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына шәһәр автоинспекциясендә. Беренче ике очрак шимбә көнне, 1 майда булган. Копылов урамында 2нче йорт каршында 14.30 сәгатьтә билгесез шофер кызыл утка чыга һәм светофорның яшел уты янганда зебра буенча чыгучы 13 яшьлек баланы бәрдерә. Нәтиҗәдә, яшүсмернең аягы җәрәхәтләнә. ЮХИДИ бу вакыйганың шаһитларыннан 5-333-819, 5-333-848 телефоннары аша мөрәҗәгать итүләрен сорый. Читать дальше...

Татарстанда коронавирустан өч ир-ат үлгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 май, «Татар-информ»). Татарстанда тагын өч кеше Covid-19 коронавирусы корбаны булды. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. «Татарстанда коронавирус инфекциясеннән өч үлем очрагы расланган<...>», - диделәр ведомствода. Covid-19 вирусыннан 1935, 1940 һәм 1942 елларда туган ир-атлар үлгән. «Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән», — диделәр министрлыкта. Татарстанда рәсми рәвештә теркәлгән коронавирус корбаннарының гомуми саны 468гә җиткән.

Татарстанда тәүлек эчендә коронавирусның тагын 36 очрагы ачыкланган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 май, «Татар-информ»). Татарстанда узган тәүлектә коронавирусның 36 очрагы теркәлгән. Бер очрак читтән кертелгән, калганнары — контактлы, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте. «Унбер кеше хастаханәгә урнаштырылды, 25 кеше өйдә дәвалана», — диделәр ведомствода. Авыручыларның күбесе Казанда теркәлгән, анда чирне 16 кеше йоктырган. Республиканың башка муниципалитетлары арасында инфекциялеләр саны буенча Баулы, Яшел Үзән һәм Спас районнары алда бара. Барлыгы... Читать дальше...

Минтимер Шәймиев онлайн узачак «Үлемсез полк»ка кушылды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 май, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Россия Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев «Үлемсез полк онлайн» акциясенә кушылды. Ул онлайн-йөрештә әтисенең портретын урнаштырды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте. Шаһишәрип Шәймиев 1941 елның Кызыл Армиясенә алына. Шунда ук фронтка эләгә, Мәскәү янында сугыша. 1942 елда авыр яраланып, комиссияләнә. Элегрәк онлайн йөрешкә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кушылган иде. Ул үзенең абыйсы Галимҗан Миңнехановның портретын... Читать дальше...

Миңнеханов Ерак Көнчыгыш үсеше буенча министр белән хезмәттәшлек турында фикер алышты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 май, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ерак Көнчыгыш һәм Арктиканы үстерү буенча Россия Федерациясе министры Алексей Чекунков белән төрле өлкәләрдә хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алышты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Анда Ерак Көнчыгыш һәм Арктиканы үстерү корпорациясе генераль директорының өстенлекле территорияләрне үстерү буенча беренче урынбасары Игорь Носов катнашты. Очрашуда Татарстаннан ТР Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов... Читать дальше...

Татарстанда металлолом кабул итү пунктында газ баллоны шартлаган, эшче һәлак булган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 май, «Татар-информ»). Көндеге сәгать уникедә янгын сагы чакыру номерына Чирмешән районының Чирмешән авылында, Титов урамында металлолом кабул итү пунктында газ баллоны шартлавы турында хәбәр килгән. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Урынга килгән янгын сүндерүчеләр баллонның металл савытны газ резагы белән кискән вакытта шартлавын ачыклый. Бинага ут капмаган, җимереклекләр дә юк. Шартлау нәтиҗәсендә 45 яшьлек эшче һәлак булган... Читать дальше...

Мәктәптә укучы балалары булган гаиләләргә 17 августка кадәр 10 мең түләнәчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 май, «Татар-информ»). Хөкүмәт башлыгы Михаил Мишустин министрлыкларга һәм ведомстволарга адреслы финанс ярдәме күрсәтү турында хисап тотарга кушты. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә. Тулы булмаган балалы гаиләләргә, авырлы хатын-кызларга пособие, шулай ук бер тапкыр бирелә торган түләү — ун мең сум — мәктәп укучыларының ата-аналарына 17 августка кадәр күчереләчәк. Президент Владимир Путин Федераль Җыенга юлламасында балалы гаиләләргә ярдәм итүнең яңа чараларын атады. Аерым алганда, сүз алиментларга бәйле проблемаларны хәл итү... Читать дальше...

Чаллыда алтынчы музыка мәктәбенең элеккеге директоры Гөлшат Әхмәтова вафат

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 май, «Татар-информ»). Чаллыда Автошәһәрнең 6нчы музыка мәктәбенең элеккеге директоры Гөлшат Әхмәтова вафат булды. Танылган педагогка берничә көннән 48 яшь тулган булыр иде. Гөлшат Әхмәтова Салих Сәйдәшев исемендәге музыка мәктәбен 11 ел җитәкләгән, былтыр ул бу вазифадан киткән. Аның җитәкчелегендә мәктәп Татарстанда иң яхшыларның берсе була, аның укучылары «Россиянең яшь талантлары» Бөтенроссия конкурсы лауреатлары, халыкара һәм бөтенроссия конкурсларында җиңүчеләр. Мәктәптә тынлы уен кораллары оркестры... Читать дальше...

Марат Җәббаров Актанышта язгы кыр эшләренең барышы белән танышты

Tatar-inform.tatar 

(Актаныш, 5 май, «Татар-информ», Ләйсән Тимерова). Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, аның урынбасары Илдус Габдрахманов Актаныш районына эш сәфәре белән килде. Сәфәрнең төп максаты — язгы кыр эшләренең барышы һәм республика кырларындагы вазгыять белән танышу. Эш сәфәре барышында аларны Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов, район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Нәфис Сәлимгәрәев һәм башка җаваплы затлар озатып йөрделәр. Эш сәфәрен Марат Җәббаров тарихи истәлекле урын ... Читать дальше...

Казанда өлкән яшьтәге хатын-кыз кабызып калдырылган духовка газыннан агуланган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 май, «Татар-информ»). Казанда өлкән яшьтәге хатын-кыз кабызып калдырылган духовка газыннан агуланган, дип сөйләде «Татар-информ»га ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев. Башлангыч мәгълүматларга караганда, 70 яшьлек хатын үз фатирында духовканы кабызган, шуннан соң сүндермәгән. Ул газдан агуланып, аңын югалткан. Улы шалтыраткан, әнисе телефонын алмагач, күңелсез хәл булудан шикләнеп, полиция хезмәткәрләрен чакырткан. Алар ишекне каерып кергәннәр һәм хатын-кызны идәндә аңсыз килеш тапканнар. Читать дальше...


Музыкальные новости
Анастасия Волочкова

«Это не такая серьезная ситуация»: личные кадры с раздетой Анастасией Волочковой попали в открытый доступ





Персональные новости
Анфиса Чехова

Отец из Панамы, школьная любовь и любимая еда: Елена Борщёва раскрыла все тайны на шоу ТВ-3 «Вкусно с Анфисой Чеховой»





Йолдыз Исәнбәт белән, аның үз теләген искә алып, йорты янында хушлаштылар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 май, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Нәкый Исәнбәтнең варисы, күренекле галимә Йолдыз Исәнбәт белән хушлашу мәрасиме ул яшәгән йорт ишегалдында оештырылды. Йолдыз Исәнбәтнең укучысы, музыка белгече Сиринә Латыйпова бу аның үз теләге булуын әйтә. Мәрхүмәне соңгы юлга озатырга ТР Мәдәният министрлыгы урынбасары Дамир Натфуллин, Казан дәүләт консерваториясе проректоры Юрий Карпов, республиканың музыкаль һәм фәнни җәмәгатьчелек вәкилләре килгән иде. «Ул музыка белгечләре өчен бик зур терәк иде. Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов сугыш ветераны Сәмра Бикмиеваны 100 яшьлек юбилее белән котлады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 май, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Бөек Ватан сугышы ветераны Сәмра Бикмиеваны 100 яшьлек юбилее белән котлады. Ул бу хакта Instagram, Twitter һәм «ВКонтакте» социаль челтәрләрендәге битләрендә белдерде. Рөстәм Миңнеханов Сәмра Бикмиеваның авыр сугыш елларында операция бүлмәсендә шәфкать туташы булганлыгын, «яралыларга ярдәм иткән һәм бөтен гомерен медицинага багышлаган» икәнлеген искәртте. «Туган көнегез белән, Сәмра ханым! Сәламәтлек Сезгә!» — дип котлый ул. Читать дальше...

Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен ярты миллион сум штраф салганнар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 май, «Татар-информ»). Быел Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе хезмәткәрләре янгын куркынычсызлыгын бозучыларга карата 281 административ эш кузгаткан. Эшләрнең күпчелеге буенча 534 мең сумлык штраф салынган. Бу хакта ТР Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясенең планнан тыш утырышында Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе башлыгы урынбасары Сергей Сергеев хәбәр итте. 12 апрельдән республикада 700дән артык ландшафт янгыны булган... Читать дальше...

Быел Республикакүләм ифтарда катнашучылар өчен бушлай шәһәр яны поездлары йөриячәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 май, «Татар-информ»). 2021 елның 11 маенда Тугызынчы Республикакүләм ифтарда катнашучылар өчен «Казан ЭКСПО» халыкара күргәзмәләр үзәгенә кадәр шәһәр яны поездларында бушлай махсус рейслар оештырылачак. ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, поездлар ике маршрут буенча хәрәкәт итәчәк: • Беренче шәһәр яны поезды «Казан-Пасс» станциясеннән 11 май көнне 17:07 сәгатьтә китә. Кире кайтканда поезд «Казан халыкара аэропорты» станциясеннән 21:30 сәгатьтә кузгала. • Икенче шәһәр... Читать дальше...

Яхрома, Можайск, Щелково һәм Ногинск мөселман җәмгыятьләре мохтаҗларга ярдәм итә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 май, «Татар-информ»). Изге Рамазан аенда Яхрома, Можайск, Щелково һәм Ногинск мөселман җәмгыятьләре мохтаҗларга ярдәм итә. Мөселман җәмгыятьләре әгъзалары өлкән яшьтәге кешеләргә, күп балалы һәм аз керемле гаиләләргә дистәләрчә азык-төлек җыелмасы тараткан, авыр тормыш хәлендә калган кешеләргә ярдәм иткән. «Бу изге эштә катнашканнарның барысына да дога кылып рәхмәт белдерәбез», диелгән Россия Мөфтиләр шурасы сайтында басылган хәбәрдә.

Чаллы- Сарман юлында җиңел машина «КамАЗ» белән бәрелешкән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 май, «Татар-информ»). Төнлә Чаллы - Сарман юлында җиңел машина һәм йөк машинасы бәрелешкән, бу хакта «Татар-информ» үз хәбәрчесеннән белде. Көчле бәрелүдән җиңел машина корпусының алгы өлеше җимерелгән, Ә «КАМАЗ» түбәсенә әйләнеп капланган. Бөтен йөк җиргә ауган. Юл-транспорт һәлакәтендә төп юлда җиңел автомобиль йөртүче йөк машинасына юл бирмәгәнлеге ачыкланган. Шунлыктан машина «КАМАЗ» белән бәрелешкән, - дип хәбәр итте ТР Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы буенча ЮХИДИ бүлеге башлыгы Шамил Ганиев. Читать дальше...

Спорт в России и мире
Москва

Учитель из Бутово стала «Гуру физкультуры»


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
WTA

Мирра Андреева установила новый рекорд на турнирах WTA-1000


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Прокуратура Москвы: тело мужчины нашли в лесопарке в Сокольниках





Путин в России и мире
Москва

Путин поздравил Леонида Рошаля с днем рождения


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Это - война: литовские беспилотники попытались атаковать Минск




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире

Навальный в России и мире
Москва

Продюсера Reuters арестовали за публикацию материалов на YouTube-канале «НавальныйLIVE»



Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Анастасия Волочкова

«Это будет для вас сюрприз и фурор!»: Анастасия Волочкова взяла с собой на Мальдивы свадебное платье



Москва

Песков: об ответе на возможное изъятие активов России говорить рано

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net