Мы в Telegram
Добавить новость
123ru.net
Tatar-inform.tatar
Май
2021
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19
20
21 22 23 24 25 26 27 28 29 30 31

Новости за 12.05.2021

Түбән Кама янгын сүндерүчеләре «Хәтер бакчасы» акциясенә кушылды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 май, «Татар-информ»). Түбән Кама янгын сүндерүчеләре «Хәтер бакчасы» акциясенә кушылды, акциянең максаты — 27 миллион төп агач утырту. 35нче янгын сүндерү-коткару часте янындагы аланда янгын сүндерүчеләр утызлап алма, груша, шомырт, сирень, акация һәм башка агачлар утыртты. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә. Киләчәктә бакча һәр язны биредәге предприятиеләрдә эшләүчеләрне һәм узып баручыларны матурлыгы һәм хуш исе белән сөендереп, безнең бүгенге тыныч... Читать дальше...

Башкортстанда 14 май мәктәп укучылары өчен өстәмә ял көне итеп игълан ителде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 май, «Татар-информ»). Башкортстан Мәгариф министрлыгы 14 майны мәктәп укучылары өчен өстәмә ял көне итеп игълан итте. Ведомство төбәк мәктәпләренә җомга, 14 майны, 1-8 һәм 10 сыйныф укучылары өчен алдан игълан ителгән Ураза бәйрәменә (13 май) өстәмә итеп ял көне итәргә тәкъдим итте. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итә. Ведомствода хәбәр итүләренчә, 9 һәм 11 сыйныф укучылары расписание буенча укыячак. Өстәмә ял көнен мәгариф объектларын террорчылыкка каршы якланганлык таләпләренә туры килүен комплекслы тикшерү өчен файдаланырга кирәк... Читать дальше...

Казанда McDonald's рестораныннан кешеләрне эвакуацияләделәр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 май, «Татар-информ»). Казанда McDonald's рестораныннан кешеләрне эвакуацияләделәр. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына шаһитлар сөйләгәнчә, бу хәл бүген кичке тугызга якын Мамадыш трактындагы McDonald's ресторанында булган. Шаһитлар, кечкенә генә кәгазь пакетны күреп, полицейскийларны чакырталар. Персоналһәм кафе кунаклары кафедан тиз арада чыгып китә. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, хуҗасыз пакет турында сигнал кергән McDonald ' s рестораны 175-нче номерлы гимназиядән ерак түгел урнашкан.



Кыргызстанның Бишкәк шәһәрендә Ураза гаете уңаеннан бәйрәм намазы булмаячак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 май, «Татар-информ»). Кыргызстан мөселманнарының Диния нәзарәте, илдәге эпидемиологик вазгыять аркасында, Бишкәкта Рамазан ае тәмамлану хөрмәтенә бәйрәм намазы булмаячак. Бу турыда башкала мэриясе матбугат хезмәтенә сылтама белән «Интерфакс» хәбәр итә. «Кыргызстан мөселманнарының Диния нәзарәте карары буенча иртән башкала мәйданында бәйрәм намазы булмаячак. Гает намазлары нәзарәт билгеләгән мәчетләрдә, санитария кагыйдәләрен үтәп укылачак. Эпидемиологлар күрсәтмәләре буенча күмәк чаралар шәһәр халкы өчен һаман да куркыныч»... Читать дальше...

Мурашко Мәскәүгә китерелгән казанлыларның хәле турында сөйләде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 май, «Татар-информ»). Казанның 175нче мәктәбендә атышта зыян күрүчеләрнең барысы да Мәскәүгә очышны яхшы кичергән. Исегезгә төшерәбез, башкалага Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы махсус борты белән сигез кеше җибәрелде — биш бала һәм өч өлкән кеше. Хәзерге вакытта зыян күрүчеләр стационарларга китерелгән. «Казан пациентлары Мәскәүгә очышны яхшы кичерде. Хәзерге вакытта махсуслаштырылган бригадалар аларны алга таба медицина ярдәме күрсәтү өчен стационарларга китергән», — дип хәбәр итә министрның... Читать дальше...

Метшин Казан мәктәбендә атыш аркасында зыян күрүчеләргә акча күчерде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 май, «Татар-информ»). Казан мэры Илсур Метшин Казанның 175нче мәктәбендә фаҗигадә зыян күрүчеләргә ярдәм итү өчен акча күчерде. Ярдәм һәр гаилә ихтыяҗларын исәпкә алып күрсәтеләчәк. Акча җыюда «Россия Кызыл Хач» оешмасы һәм Саклык банкы катнаша. Бу турыда Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә. «Без Татарстан Хөкүмәте белән бергәләп фаҗига кагылган гаиләләрнең ихтыяҗларын билгеләргә үз өстебезгә йөкләмә алабыз һәм аларга ярдәм итәргә тырышачакбыз, — дип билгеләп үтте иҗтимагый оешма рәисе Павел Савчук. Читать дальше...

Ураза бәйрәмендә Казанның җәмәгать транспорты 4.30 сәгатьтән эшли башлый

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 май, «Татар-информ»). 13 майда Казанның мәчет аша узучы җәмәгать транспорты маршрутлары 4.30 сәгатьтән йөри башлаячак. Ураза бәйрәмендә иртәдән вәгазьләр һәм гает намазлары укылачак. Бу хакта Транспорт комитеты матбугат хезмәте хәбәр итә. 2021 елда бәйрәмнең төп мәйданчыгы Галиев мәчете булачак. Анда 5.30 сәгатьтә Коръән аятьләре укылачак, ә 6.00 сәгатьтә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин бәйрәм вәгазе укый башлаячак. Тагын ярты сәгатьтән мәчеттә гает намазы укылачак. Чараларны... Читать дальше...

Казан мәгариф идарәсе: 14 майда дәресләрне кичектерү турында карар булмады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 май, «Татар-информ»). Казан укучылары 14 майда укуларын дәвам итәргә тиеш. Ялларны озайту турында йөкләмә булмады. «Мәктәп укучылары укырга бармаячак дип уйларга нигез юк. Хәзерге вакытта ялларны озынайту яки дистанцион укытуга күчү турында күрсәтмә юк», — диделәр «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Татарстан башкаласының Мәгариф идарәсе матбугат хезмәтендә. Идарәдә искәртеп узганча, 12 майда, матәм көнендә, Казан мәктәпләрендә укулар булмады, ә 13 майда Ураза гаете республикада эш көне булмаган бәйрәм көне булып санала. Читать дальше...



Суд мәктәптә атыш оештырган казанлыны ике айга тикшерү изоляторына җибәрде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 май, «Татар-информ»). Бүген Казанның Совет районы судында кичә Казан мәктәбендә атыш оештырган 19 яшьлек Илназ Галәвиевка җәза чарасы сайланды. Һөҗүм нәтиҗәсендә җиде бала һәм ике укытучы һәлак булды. Тагын 23 кеше төрле җәрәхәтләр алды. Зыян күрүчеләрнең күбесе авыр хәлдә. Суд залына күмәк үтерүдә гаепләнүче ныклы адымнар белән керде, матбугат һәм закон вәкилләреннән битен яшермәде. Журналистларның ул үз гаебен таныймы яки үзен Аллаһ дип саныймы дигән сорауларын, игътибарсыз калдырды, шул ук вакытта үзен тыныч тота. Читать дальше...

«Яңарыш» республика фонды Казандагы 175нче мәктәптә зыян күрүчеләргә акча күчерде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 май, «Татар-информ», Розалия Хәйруллина). Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, Фондның Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев инициативасы белән Татарстанның «Яңарыш» тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрен торгызу республика фонды Казан гимназиясендә фаҗига вакытында зыян күрүчеләргә акча күчерде. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә. Барлык акчалар да «Россия Кызыл Хач» иҗтимагый оешмасы белән Саклык банкы тарафыннан Казанда 175нче мәктәптә атыш аркасында зыян күрүчеләргә ярдәм күрсәтү өчен ачылган счетка күчерелгән. Читать дальше...

Казан мәктәбендә атышта зыян күргән тагын бер бала хастаханәдән чыккан

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 май, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Татарстанның Республика балалар клиник хастаханәсеннән 175нче мәктәптә зыян күргән 14 яшьлек малайны чыгардылар. «2006 елгы малай баш мие селкенү һәм бит җәрәхәтләре белән хастаханәгә озатыла. Бүген кич ул яшәү урыны буенча стационарда табиблар күзәтүенә чыгарылган», — диделәр Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгында. Хәзер медицина учреждениесендә 14 бала кала. Табиблар аларның хәлен тотрыклы, дип бәяли. Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә... Читать дальше...

Мәктәптә атыш өчен тоткарланган казанлының суд залыннан беренче фотолары чыкты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 май, «Татар-информ», Полина Шевчук). Бүген Казанның Совет судында кичә  Казанның 175нче мәктәбендә атыш оештырган 19 яшьлек Илназ Галәвиевка җәза сайланачак. Журналистлар суд бинасында процесс башланганчы ук җыелды. Массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре берничә сәгать Галәвиевны судка китерүләрен көтте. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына тоткарланучының адвокаты Александр Гиляжев сөйләгәнчә, процесс башланганчы ул клиенты белән аралашырга җыена. Адвокат нинди җәзага басым ясаячак дигән сорауга... Читать дальше...

Песков: Казанның 175нче мәктәбе укытучылары кабул иткән чаралар югары бәягә лаек

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 май, «Татар-информ»). Казанның 175нче гимназиясе укытучылары кабул иткән барлык чаралар сокланырлык һәм югары бәягә лаек. Бу хакта Россия Президентының матбугат секретаре Дмитрий Песков сөйләде. Аның сүзләренчә, әлегә һәлак булган һәм зыян күргән укытучыларның бүләкләүгә тәкъдим ителәчәген әйтүе кыен. «Бүләкләү турындагы ниндидер карарларга килгәндә, хәзерге вакытта мин бу сорауга җавап бирә алмыйм, әмма, һичшиксез, Президент тиешле докладлар ала», — диде ул. Казанда булган хәл элек бирелгән... Читать дальше...

Мәктәптә атыш оештырган казанлыны судка китерделәр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 май, «Татар-информ», Гүзәл Хөсәенова). Казанның Совет судына мәктәптә атыш оештыручы 19 яшьлек Илназ Галәвиевны китерделәр. Суд процессында Татарстан прокуроры урынбасары Алексей Заика катнаша. Ул тикшерүченең үтенечен хупларга ниятли. Кичә ул, мылтык алып, 175нче гимназиягә кергән. Гимназия каршында кораллы бер егетне күреп, вахтёр ишекләрне япкан һәм хәвеф төймәсенә баскан. Ләкин Галәвиев пыяла ишеккә ата, бинага керә, аннары хатынны яралый. Бу вакытта мәктәп директоры хәбәр итү системасы... Читать дальше...

Татарстан мәчетләрендә Ураза гаете үткәреләчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 май, «Татар-информ»). Иртәгә, ягъни 13 майда, Татарстан мөселманнары Ураза гаетен билгеләп үтәчәк. Авыл җирлекләрендә гает намазы кояш чыгып 30 минут узгач укыла башлаячак, ә республика шәһәрләрендә гает вәгазьләре иртәнге сәгать алтыда башланып китәчәк.  ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында Ураза гаете Казанның Галиев мәчетендә үтәчәк. Сәгать 5.30да биредә татар хафизлары Коръән аятьләрен укыячак. 6.00 сәгатьтә мөфти Камил хәзрәт үзенең вәгазен башлап җибәрәчәк. Читать дальше...

Һадиуллин: Барлык мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында иминлек контроле көчәйтеләчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 май, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстанның барлык мәктәпләрендә һәм балалар бакчаларында Казанның 175нче гимназиясендә булган фаҗигадән соң иминлекне контрольдә тоту көчәйтеләчәк. «Республиканың барлык мәктәпләрендә дә контроль көчәйтеләчәк. Хәзер үк Росгвардия, Эчке эшләр министрлыгы, мәгариф идарәсе муниципаль органнары хезмәткәрләре мәктәпләргә чыгалар һәм аларны тикшерәләр. Атна ахырына кадәр бу процесс дәвам итәчәк. Без контрольне көчәйттек», — диде «Татар-информ» мәгълүмат... Читать дальше...

Татарстанда тагын 33 кеше коронавирус йоктырган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 май, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстанда тагын 33 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган. Ике кеше чирне республикадан читтә йоктырган, 31 кеше авыру кеше белән аралашканда эләктергән. «22 кеше хастаханәгә салынган, 11 кеше өйдә дәвалана», диелә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәрендә. Авыручыларны күбесе Казанда яши, Чаллы, Лениногорск, Нурлат һәм Сарман районнарында икешәр кеше ковид йоктырган. Әлмәт, Баулы, Балтач, Бөгелмә, Биектау районнарында шундый берәр очрак теркәлгән. Читать дальше...

Казан мәктәбендә зыян күргән балалар утырган самолет Мәскәүгә барып җитте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 май, «Татар-информ», Эвилена Киселева). Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Казан мәктәбендә зыян күргән балалар утырган махсус борт Мәскәүгә төшеп утырды. «ИЛ-76 самолеты „Жуковский“ халыкара аэропортына төшеп утырды», — дип хәбәр иттеләр Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының махсус медицина модульләре белән җиһазланган самолет бортында Казанның 175нче мәктәбендә атышта зыян күргән биш бала һәм өч олы кеше бар. Читать дальше...

Казандагы атыштан соң прокуратура мәктәпләрдә планнан тыш тикшерүләр башлады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 май, «Татар-информ»). Күзәтчелек ведомствосы уку йортларының иминлеге тәэмин ителешен планнан тыш тикшерәчәк, ә нәкъ менә прокурорлар белгечләр белән берлектә биналарны һәм мәктәп яны территорияләрен караячак, укучылар һәм персоналның куркынычсызлыгын тәэмин итү белән бәйле хезмәт документларын өйрәнәчәк. Республика буенча барлыгы 1403 мәктәп тикшереләчәк. «Моннан тыш, 175нче гимназиягә һөҗүм факты буенча тикшерү кысаларында гадәттән тыш хәл шартларында мәгариф оешмасы администрациясе гамәлләренә хокукый бәя биреләчәк. Читать дальше...


Музыкальные новости
Джиган

Красноярцы и Джиган рассмешили Артемия Лебедева и вышли в финал «Звезд»





Персональные новости
Спартак

Тренер "Спартака" Слишкович заявил, что доволен ничейной игрой против ЦСКА





Полиция Чаллыда теракт турында ялган хәбәр җиткергән ир-атны тоткарлаган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 май, «Татар-информ»). Полиция  Чаллы мәктәпләрендә шартлаткыч җайланма куелуы турында ялган шалтырату ясаган ир-атны тоткарлаган. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына үз чыганагы хәбәр итте. Кичә ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына кичке сәгать тугызда 13, 48 һәм 50нче мәктәпләрдә шартлаткыч җайланма куелуы турында хәбәр килгән. Мәгариф учреждениеләре янына Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, Куркынычсызлык федераль хезмәте, полиция хезмәткәрләре, шул исәптә кинологлар да килде. Һәр бинаны җентекләп тикшерделәр. Читать дальше...

Фәрһад Фаткуллин: Мәктәптәге фаҗига турында 13 телле википедиядә мәкалә бар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 май, «Татар-информ», Ләйсән Рәхмәтуллина). 175нче мәктәптәге вакыйгага багышланган 13 телле Википедиядә мәкалә бар. «Хәзерге мизгелдә 175нче мәктәптәге вакыйгага багышланган 13 телле Википедиядә мәкалә бар. Мәгълүмат гарәп, чех, инглиз, француз, иврит, малайзия, поляк, серб, таджик, украин, белорус, рус һәм татар телләрендә язылган», — диде «Татар-информ» хәбәрчесенә прфессиональ тәрҗемәче, википедияче Фәрһад Фаткуллин. Инглиз телле мәгълүмат чараларында бу хакта инде кичә үк хәбәр булган. Читать дальше...

Миңнеханов: Мин үлгән укучыларның ата-аналары белән очрашырга әзер

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 май, «Татар-информ»). Казан мәктәбендә атыш вакытында үлгән укучыларның һәм укытучыларның туганнары көн азагына кадәр республика хөкүмәтеннән акчалата ярдәм алачак. Моннан тыш, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үлүчеләрнең туганнары белән очрашып, өстәмә ярдәм чаралары турында сөйләшергә әзер. Бу турыда республика җитәкчесе татарстанлыларга видеомөрәҗәгатендә хәбәр итте. «Бүген республикада матәм көне. Фаҗига сәбәпле, кайгырабыз. Татарстан Хөкүмәтенең бүген кич гаиләләргә акчалата ярдәм бирү турында карар кабул ителде. Читать дальше...

Чаллыда Бөтендөнья Махсус кышкы Олимпия уеннарына әзерләнә башладылар - "Шәһри Чаллы"

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 май, «Татар-информ», «Шәһри Чаллы» ). 2022 елда Казанда Бөтендөнья Махсус кышкы Олимпия уеннары үткәреләчәк. Чаллының “Изгелек” реабилитация үзәгенә йөрүчеләр бу уеннарга инде күптәннән әзерләнә башладылар. Учреждениедә сентябрь аеннан бирле көндезге төркемнәр булдырылды. Биредә 18 яштьән алып 40 яшькә кадәрге инвалидлар көненә 4әр сәгать шөгыльләнә. Беренче төркем иртәнге 8дән 12гә кадәр, икенче төркем көндезге 1дән кичке 5кә кадәр килә. Һәр төркемгә унар кеше йөри. Үзәкнең директор урынбасары Исламия Агмалова әйтүенчә... Читать дальше...

Илсур Һадиуллин укытучы белән хушлашуда: Кичерегез безне, Венера Солтангәрәевна

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 май, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Казанның 175нче гимназиясендәге һөҗүмдә һәлак булган 55 яшьлек башлангыч сыйныф укытучысы Венера Айзатованы озату мәрасимендә Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин укытучыдан гафу үтенде. «Гафу үтенәбез. Ачуланып китмәгез. Тыныч йоклагыз, Венера Солтангәрәевна… Сөйләве бик авыр. Венера Солтангәрәевна — зур хәрефтән Укытучы., Ул күпме буынны укыткан, күпме чыгарылыш сыйныф укучысын әзерләгән! Ул балаларны, коллективны яратты. Искиткеч башлангыч сыйныф укытучысы... Читать дальше...

Александр Бастрыкин атыш вакытында зыян күрүчеләрнең туганнары белән аралашты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 май, «Татар-информ», Эвилена Киселева). Республика балалар клиник хастаханәсендә Россия Федерациясе Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов мәктәптә атыш вакытында зыян күргән балаларның туганнары белән очрашты. «Монда нәрсә булганлыгын, ни өчен бу фаҗига килеп чыгуын тикшерергә килдек. Бу хәлнең ничек килеп чыкканын, кем гаепле булуын, моның өчен кем җавап бирергә тиешлеген җентекләп тикшерербез», — диде Бастрыкин балаларның туганнарына. Читать дальше...

Спорт в России и мире
Москва

Команда Орловской области стала победителем хоккейного турнира среди команд Черноземья


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
Елена Рыбакина

Прямая трансляция матчей Рыбакиной и Путинцевой за выход в 1/8 финала турнира в Мадриде


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Прокуратура Москвы: тело мужчины нашли в лесопарке в Сокольниках





Путин в России и мире
Москва

Путин поздравил Леонида Рошаля с днем рождения


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Это - война: литовские беспилотники попытались атаковать Минск




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире

Навальный в России и мире
Москва

Продюсера Reuters арестовали за публикацию материалов на YouTube-канале «НавальныйLIVE»



Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Песня

Вывод Песни, Альбома, Клипа в ТОП Музыкальных Чартов – iTunes, Apple Music, Youtube Music, Яндекс.Музыка, ВК и Boom, Spotify.



Москва

Известный блогер Тамаев попал в ДТП на люксовом авто около «Москва-Сити»

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net