Казансу елгасында суга баткан ир-атның мәетен тапканнар
(Казан, 23 май, «Татар-информ», Павел Климчак). Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән «Татар-информ» агентлыгына белдерүләренчә, бу хакта 112 бердәм номерына шаһитлар хәбәр иткән. Төнлә шул тирәдән үтеп баручылар «Казан» гаилә үзәге тирәсендә, Казансу елгасында ир-ат мәетенә юлыккан. Коткаручылар аны судан чыгарып, полиция хезмәткәрләренә тапшырган. Ир-атның мәетен яр буеннан 5-6 метр ераклыкта табып алганнар. Хәзер әлеге хәлнең барлык нечкәлекләрен һәм мәрхүмнең шәхесен ачыклыйлар.