«СалаваTik»ларның яңа чыгарылышында җырчы балаларның әниләре дә катнаша
(Казан, 4 май, «Татар-информ»). «Салават күпере» журналының «СалаваTik» проектында әниләргә багышланган өр-яңа видео дөнья күрде. Проектта Гөлшат Зәйнашева сүзләренә, Фәтхерахман Әхмәдиев көенә язылган «Җырлыйм әнием турында» җыры чыкты. Оештыручылар хәбәр иткәнчә, башка җырларга төшерелгән видеолардан аермалы буларак, бу юлы видеода «СалаваTik»лардан тыш, җырчы балалаларның әниләрен дә күрергә мөмкин. «СалаваTik» проектында катнашучы җырчы балаларның әниләре — безнең төп ярдәмчеләребез дә, юлдашларыбыз да. Алар гел безнең белән: тавыш яздырган чакта бергә кушылып җырлыйлар, бию хәрәкәтләрен өйрәнгәндә, сабыйлары белән кабатлыйлар. Видео төшергәндә, читтә басып торсалар да, һәр ана үз баласы өчен борчылып тора. Ә инде һәр яңа видео чыккан саен, балаларыннан да күбрәк әниләр куана», — ди «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары баш мөхәррире Зилә Хөснетдинова. Алар чираттагы видеода әниләрне дә күрсәтергә булган. «Алар бер сүзсез риза булдылар. Клип та, миңа калса, уңышлы килеп чыкты. Тамашачы балалар да ошатырлар дип уйлыйбыз», — ди баш мөхәррир. Җырчы Булатның әнисе Эльвира Талипова үзенең борчылуын яшерми. «Камера каршына чыгып басуга, дулкынлану хисе биләп алды. „Үземне дөрес тота алырмынмы, җырдагы ‚әни‘ образын тулысынча күрсәтә, җиткерә алырмынмы?“ дигән уңайсызлану кебек кичерешләр булды. Ләкин студиядә булган җылы мөнәсәбәт барлык куркуларны, борчуларны таратты», — ди ул. Сәидәнең әнисе Айсинә Гарифуллина да хисләре белән уртаклаша. «Кызым Сәидә проектны беренче көннән үк ошатты. Репетитция, съемка көннәрен түземсезлек белән көтеп ала. Үзенә яңа дуслар тапты, яңа җырлар өйрәнде. Үз-үзенә ышанычы артты, мөстәкыйльлеккә омтыла башлады, кыюлыгы, игътибарлылыгы, хәтере артты. Гаиләбез белән кызыбыз өчен горурлык хисләре кичерәбез», — ди ул. «Мәхәббәт хисен ничек җиткерергә? Ә ул хисләрне иң якын кешегә аңлатасы булса? Әлбәттә, җыр аша! „Җырлыйм әнием турында“ җыры белән дөньядагы бар әниләргә мәхәббәт хисләрен җиткерик», — дип мөрәҗәгать итә оештыручылар.