Татарстанда юл һәлакәтендә ике олы кеше һәм ике бала һәлак булган
(Казан, 8 май, «Татар-информ», Полина Шевчук). Кичә республиканың Әгерҗе районында Кырынды һәм Татар Шаршады торак пунктлары арасында юл һәлакәте булган. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына һәлакәт шаһитлары сөйләде. KIA белән Nissan автомобильләре бәрелешкәннән соң, япон машинасы юл кырыена төшеп киткән һәм янган. Агентлыкка республика Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итүләренчә, юл-транспорт һәлакәте кичке сәгать җиденчедә Әгерҗе-Красный Бор автоюлының 47нче чакрымында булган. Якынча мәгълүматлар буенча... Читать дальше...