Чүпрәле районында биш меңнән артык чәчәк утырту планлаштырыла
(Чүпрәле, 8 май, «Татар-информ», « Туган як », Гөлия Фәизова). Чүпрәле районында чәчәкләр утыртыла башлады. Быел язын парклардагы һәм үзәк урамнардагы клумбаларда 5 меңнән артык чәчәк барлыкка киләчәк. Районны яшелләндерүдә «Фламинго»оешмасы хезмәткәрләре актив катнаша. «Быел чәчәкләрне бераз иртәрәк утырта башладык. Җиңү көненә матур һәм төзек булсын. Салкыннар китәр, һава торышы җылытыр дип ышанабыз. Хәер, без утырта торган чәчәкләр салкыннарга чыдам, шулай булгач, барысы да яхшы булыр дип уйлыйбыз», — диде чәчәк утыртучылар. «Фламинго» оешмасы җитәкчесе Альфред Низамов чәчәкләрнең, гадәттәгечә, Ульяновск шәһәреннән сатып алынуын әйтте. Аның сүзләренчә, алар тудыра торган бөтен матурлык — ул, барыннан да элек, район халкы өчен һәм шуңа күрә район халкы да чәчәк түтәлләренә, шулай ук аларны караучыларның хезмәтенә кадер-хөрмәт белән карарлар.