Казанның 175нче гимназиясендә яраланган укучылар өчен аерым ял программасы сайлана
(Казан, 27 май, «Татар-информ») . Казанның 175нче гимназиянең сигезенче сыйныф укучылары өчен аерым ял программасы сайлаячаклар. Бу хакта ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина ТР Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты утырышында хәбәр итте. «Бу гимназиядән 500дән артык бала бер үк лагерьга барачак. 8А сыйныфы буенча аерым эш алып барыла. Алар өчен аерым ял программасы сайлап алына, чөнки ата-аналар балалар белән лагерьга бара алмый. Ә алар балалар хастаханәдән чыкканнан соң бергә ял итәргә теләгәннәрен белдерде», - дип сөйләде докладчы. Әсәдуллина ата-аналарга балалар ялы өчен түләргә туры килмәячәк, дип искәртте. Ул акчаны республика һәм «Кызыл хач» оешмасы бүлеп бирәчәк, дип ачыклады. «Ата-аналар белән җыелыш үткәргәндә, бу мәктәпнең барлык балаларына да Кара диңгездә ял итү тәкъдим ителәчәге әйтелде. Инде исемлек төзелгән», - диде мәгариф һәм фән министры урынбасары. ТР Яшьләр эшләре буенча министр урынбасары Ринат Садыйков, Анапа хакимияте белән бергә 175нче гимназия балалары ял итәчәк лагерьны билгеләүләрен әйтте. «Ул „Глобус“ дип атала. Берсекөнгә без анда булачакбыз. Урнашу өчен барлык шартларны да килештергәннән соң, мәсьәләне эшләп бетерәчәкбез», - диде ул. Элегрәк «Татар-информ» 175нче гимназия укучыларының ата-аналарыннан диңгезгә трансфер түләүләрен сораган мошенниклар турында кисәткән иде.