Опера җырчысы Илһам Вәлиевкә «Татарстанның халык артисты» дигән мактаулы исем бирелде
(Казан, 16 май, «Татар-информ»). Башкортстанның атказанган артисты — Башкорт опера һәм балет театры солисты Илһам Вәлиев «Татарстанның халык артисты» дигән мактаулы исемгә лаек булды. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов 15 майда шул хактагы указны имзалаган. Тенор «ВКонтакте» һәм Instagram социаль челтәрләрендәге үз сәхифәләрендә әлеге мактаулы исем бирелүе турында язып чыккан. Документ нигезендә, «Татарстанның халык артисты» дигән мактаулы исемгә ул музыка сәнгатенә зур өлеш керткәне һәм күпьеллык иҗади эшчәнлеге өчен лаек булган. Илһам Вәлиев 2002 елдан — Башкорт дәүләт опера һәм балет театры, 2010-2016 елларда — Екатеринбург дәүләт опера һәм балет академия театры солисты. «Алтын битлек» фестивале жюриеның махсус премиясе лауреаты. Хәзерге вакытта Казан, Пермь һәм Чиләбе театрлары белән хезмәттәшлек итә.