Хәйдәр Гыйльфанов кабат Татарстанның Свердловск өлкәсендәге даими вәкиле булды
(Казан, 6 май, «Татар-информ»). Хәйдәр Гыйльфанов Татарстанның Свердловск өлкәсендәге даими вәкиле вазифасында үз эшен дәвам итәчәк. Шул хактагы указны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов имзалады.
«Гыйльфанов Хәйдәр Мәсләхетдин улын 2021 елның 8 маеннан өч елга Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендә даими вәкиле итеп билгеләргә», диелә документта.
Хәйдәр Гыйльфанов 1961 елның 2 гыйнварында ТАССРның Сарман районы Буралы Чишмә авылында туган. 1983 елда Казан дәүләт мәдәният институтын тәмамлый, ә 2007 елда Россия Президенты каршындагы Дәүләт хезмәте институтын тәмамлый.
Ул хезмәт эшчәнлеген гади эшче буларак башлый. Аннары югары уку йортында укый һәм СССР Кораллы көчләр сафларында хезмәт итә.
Хәйдәр Гыйльфанов 1998 елдан 2001 елга кадәр Татарстанның Свердловск өлкәсендә даими вәкиллегенең әйдәп баручы белгече, баш белгече булып эшли.
2001-2018 елларда Татарстанның Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиле урынбасары булган. Хәйдәр Гыйльфанов 2018 елның 8 маенда Татарстан Президенты указы белән ведомствоны җитәкләде.