Апас районы мәктәпләрендә соңгы кыңгырау чыңлады
(Апас, 22 май, «Татар-информ», « Апастово-информ »). 22 май көнне Апас районының барлык мәктәпләрендә дә Соңгы кыңгырау бәйрәме узды. Быел Апас мәктәбенең 11 сыйныфын 29 укучы, 9 сыйныфны 48 укучы тәмамлый. Алар арасында «Укудагы аеруча уңышлары өчен» медаленә 13 укучы, кызыл аттестатка 4 укучы дәгъва кыла. Бу хакта тантана барышында Апас мәктәбе директоры Гүзәлия Зыятдинова белдерде. Соңгы кыңгырау бәйрәмендә район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Тугушев, аның урынбасары Луиза Сафина, «Ак барс банк» идарәсе җитәкчесе урынбасары Илфан Гобәйдуллин, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Гөлүсә Галләмиева катнашты. Һәр чыгышта укучыларга изге теләкләр юлланды, җәйләрне имин уздыру хакында сүз булды.