Миңнеханов «Каравон» турында: Туган телләр елында мондый бәйрәмнәр безне якынайта
(Казан, 22 май, «Татар-информ»).«Каравон» кебек бәйрәмнәр милләтләрне якынайта һәм халыкның бердәмлегенә ярдәм итә, бу бигрәк тә Туган телләр елында мөһим. Бу хакта Татарстан Президенты чара ачылышында сәламләү чыгышында әйтте. «Без «Каравон»ның елдан - ел киңәя баруын күрәбез - әлеге мәйданчыкта барлыгы 168 коллектив һәм 20 төбәк тәкъдим ителгән. Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында мондый бәйрәмнәр безне якынайта. Безнең тарихыбызга һәм гореф-гадәтләребезгә сакчыл мөнәсәбәт булуы бик мөһим», - диде ул. Моннан тыш, Татарстан Президенты бәйрәм уза торган Лаеш районының Никольское авылында яшәүчеләргә «Каравон»ның 30 еллыгына мәдәният йортын ремонтларга вәгъдә итте. Шулай ук чара ачылышында республиканың фольклор коллективларына дәүләт бүләкләре һәм грантлар өчен сертификатлар тапшырылды. Татарстан Президенты тарафыннан бүләкләнгән кешеләр арасында «Волга-Волга» төркеме башкаручы Антон Салакаев, Казан музей комплексының рус фольклоры үзәге методисты Александр Смирнов һәм башкалар бар иде. Искәртеп узыйк, «Каравон» — ел саен үткәрелә торган рус фольклоры бәйрәме, ул Николай Чудотворецның престол бәйрәменә багышланган. Быел чарада Татарстан һәм Россия төбәкләреннән 150дән артык коллектив катнаша.