Самара өлкәсе Яңа Мансур авылында Казанда һәлак булучыларны искә алып дога кылдылар
(Казан, 13 май, «Татар-информ»). Самара өлкәсенең Яңа Мансур авылында Казан мәктәбендәге атыш вакытында һәлак булучыларны искә алып һәм җәрәхәтләнүчеләрнең тизрәк терелүен теләп дога кылдылар. Бу хакта «Самар татарлары» сайты хәбәр итә.
Казан шәһәренең 175нче гимназиясендәге фаҗигагә бәйле рәвештә, Кичә Яңа Мансур авылы мәчетендә Коръән аятьләре укыдылар, әрвахлар рухына дога кылдылар һәм җәрәхәтләнүчеләрнең тизрәк савыгуын Аллаһы Тәгаләдән сорадылар.
Шулай ук Яңа Мансур авылындагы Җиңү паркында җирлек администрациясе мәктәп, авыл мәдәният йорты, китапханә, социаль хезмәткәрләр, җәмәгать эшлеклеләре, балалар белән берлектә «Хәтер акциясе»н үткәрде, диелә хәбәрдә.