Татарстанда экология икеайлыгында 700 мең агач һәм куак утыртылган
(Казан, 29 май, «Татар-информ»). Татарстанда 31 майда рәсми рәвештә территорияне чистарту буенча санитар-экологик икеайлык төгәлләнәчәк. Территорияләрне җыештыруда 21 мең берәмлектән артык техника катнашты, полигоннарга 400 мең куб метрдан артык чүп-чар чыгарылды, 700 меңнән артык агач һәм куак утыртылды, балалар мәйданчыклары һәм тукталыш павильоннары тәртипкә китерелде. Бу хакта төбәк Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков сөйләде. Барлык муниципалитетлар белән видеоконференцэлемтә режимында оештырылган чараны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Анда шулай ук Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты. Бу турыда республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Ике айлыкның теге яки бу чараларында барысы 780 993 кеше катнашты. Министр әйләнә-тирә мохитне саклау эшендә катнашучы активистларны аерым искәртте. Бу, аерым алганда, Азнакай районыннан Рафиковлар гаиләсе, аның әгъзалары катнашында 2009 елдан башлап Ирекле авылы тирәсендә 200 гектардан артык урман үсентесе утыртылды. Арча кешесе Руслан Әһлиев үз чиратында сулыкларны чүп-чардан чистарта, дип өстәде ул. Татарстан экология һәм табигать ресурслары министры 22 майда Казанда «Россия суы» бөтенроссия акциясенең экомарафоны узуын искә төшерде. Ул Идел көненә багышланган иде. Акциягә 15 төбәк кушылды, Татарстанда яр буе зоналарын 23 меңнән артык кеше чистартты. Республика буенча 1400 кубометр чүп-чар, 236 километр яр буе территориясе тәртипкә китерелде. Шул ук вакытта Татарстанда ярларны чистарту акцияләре дәвам итә, гомумән алганда, 1 меңнән артык чара планлаштырыла. Узган ел яр буе линияләрен чистарту буенча төбәкләр рейтингында Татарстан өченче урынны алды.Чараларда республикада яшәүче 100 мең кеше катнашты, дип ачыклык кертте Шадриков.