Мы в Telegram
Добавить новость
123ru.net
Tatar-inform.tatar
Май
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29 30
31

Төмәндә «Туган телем – Тукай теле» кичәсе булды

0
Төмәндә «Туган телем – Тукай теле» кичәсе булды

Төмәннең «Яңарыш» газетасында Рәүфә Кангазинаның «Туган телем – Тукай теле» кичәсендә» дигән язмасы чыкты.

28 апрель көнне Төмән шәһәренең татар мәдәният үзәгендә бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан, «Туган телем – Тукай теле» дип исемләнгән искә алу кичәсе узды. Аны татар мәдәният үзәге каршында оешкан «Туган телем» түгәрәге җитәкчесе, педагогия фәннәре кандидаты Рафаэль Гадиев оештырды һәм үзе алып барды. Кунаклар өчен шәһәрнең 13 китапханәсе хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Луиза Сөрмәтова әзерләгән «Тукай дөньясына сәяхәт» китаплар күргәзмәсе һәм Төмән районы, Шыкча балалар бакчасы тәрбиячесе Алсу Мамкина җитәкчелегендә Г.Тукай әсәрләренә ясалган балаларның рәсемнәр күргәзмәсе тәкъдим ителгән иде.

Кичәгә килүчеләрне Рафаэль Гадиев җылы сәламләп, катнашучылар белән таныштырды һәм Г.Тукай турында кыскача мәгълүмат биреп: «Габдулла Тукай дөньяда бары 27 ел гына яшәгән, бары 8 ел иҗат иткән. Шулай булса да, ул гаять, бәя биреп бетерә алмаслык рухи байлык калдырган. Аның тормышы һәм иҗаты – халкыбызның иң якты, иң изге сәхифәләренең берсе», - дип сөйләп, сүзне чарага видео элемтә аша кушылган Татарстан Республикасының Казан шәһәрендә урнашкан Г.Тукай музее җитәкчесе Гүзәл Төхфәтовага бирде.

Ул шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты турында кызыклы фактлар китереп, тамашачыларга музей буйлап экскурсия үткәрде. Аннары бер-бер артлы сәхнәгә өлкә Ислам мәгърифәт үзәге каршында эшләүче «Татар халкының мәдәни мирасы» клубы укучылары, Төмән җитештерү һәм социаль технология колледжы студентлары чыгып, авторның «Пар ат», «Ана догасы», «Әллүки», «Туган авылым» һәм башка шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләделәр.

Татар мәдәният үзәгенең «Туган телем» түгәрәге укучылары «Кәҗә белән сарык» әкиятен сәхнәләштереп, тамашачыларның кәефен күтәрделәр. Ә кече яшьтәге укучылар курчак театры оештырып, «Бала белән күбәләк», «Кызыклы шәкерт», «Гали белән кәҗә» шигырьләрен уйнадылар.

Венера Масямова җитәкчелегендә Түбән Тәүде районы, Тарман урта мәктәбеннән килгән укучылар «Эш беткәч, уйнарга ярый» шигырен рольләргә бүлеп сәхнәләштерделәр. Төмән районы Богандинка поселогының «Нур» мәчете каршында татар һәм гарәп телләрен өйрәнүче хезмәт ветераннары «Шүрәле» поэма-әкиятен башкардылар. Һәр чыгышны тамашачылар бик яратып, зур кызыксыну белән тыңладылар һәм алкышларын жәлләмәделәр.

Бәйрәмгә Төмән шәһәрендә беренче булып мөселман мәдрәсәсен ачучы, барлык мөселман эшләрендә иң актив катнашучы Фатыйх хәзрәт Гарифуллин да килгән иде. Аның туган телебезне бала-оныкларыбызга өйрәтергә, алар белән татар телендә сөйләшергә кирәклеге турында ярсып сөйләгән нәсихәтләре, шул сүзләрен ныгытып Габдулла Тукай, себер татар үзешчән шагыйре Рәкыйп Ибраһимовның туган тел турындагы шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләве һәркем өчен онытылмаслык бер мизгел булды.

Тамашачылар үзешчән шагыйрь Хәлил Вагайлының бөек шагыйрьгә багышлап язган шигырен дә хуш күреп тыңладылар. Шулай ук кичә барышында тамашачылар шагыйрьнең сүзләренә язылган җырларны җирле җырчыбыз, фольклорчы Луиза Сөрмәтова һәм Татарстан Республикасы җырчылары башкаруында тыңлап, хозурландылар.

Кичәдә катнашучыларга татар мәдәният үзәге тарафыннан эшләнелгән Габдулла Тукай значокларын һәм татлы бүләкләр тапшырылды. Рафаэль Гадиев чыгыш ясаучыларга, килгән кунакларга, мәдәният үзәге хезмәткәрләренә рәхмәтен белдерде. Шагыйрьне искә алу кичәсе «Туган тел» җырын күмәк башкару белән тәмамланды.






Загрузка...


Губернаторы России
Москва

Сергей Собянин: На юге Москвы в этом году благоустроят четыре зеленые зоны


Спорт в России и мире
Москва

В преддверии Международного дня защиты детей подмосковные росгвардейцы провели спортивное мероприятие для школьников


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
Андрей Рублёв

Теннисист Рублев объяснил, почему проиграл сет в первом круге "Ролан Гаррос"


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Акция «Чистый лес» прошла на территории округа Балашиха





Путин в России и мире
Москва

Президент Путин вернулся в Москву и встретился в Кремле с главой Ингушетии


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Минск приостановил действие ДОВСЕ




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире

Навальный в России и мире
Москва

Суд Москвы продлил арест трем адвокатам Навального по делу об экстремизме



Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Юрий Визбор

Вечер бардовской песни, посвященный Юрию Визбору, пройдет 19 июня в Обручевском



Москва

В Москве умерла автор программ на советском ТВ Майя Яковлева

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net