Иртән Казан үзәгендә подвалда янгын сәбәпле, кунакханәдән кешеләрне чыгардылар
(Казан, 29 май, «Татар-информ»). Бүген 02.59 сәгатьтә сак хезмәтенең 101 номерына Казанның Калинин урамында NEO Kazan Palace by Tasigо кунакханәсендә янгын чыгуы турында хәбәр килде.
Янгын сүндерүчеләр килгәнче бинадан 138 кеше үзләре урамга чыккан. Зыян күрүчеләр юк.
Ачыкланганча, кунакханәнең подвалындагы бойлер тышлап куелган материал янган. Янгын 3.15 сәгатьтә сүндерелгән. 3 кв.метр мәйданга зыян китергән янгын чыгу сәбәбен ачыклыйлар.