Милли Шура рәисе Әстерхан шәһәрендә Сабантуй бәйрәмендә катнашты
(Казан, 29 май, «Татар-информ»). Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев, Әстерхан өлкәсенә эш сәфәре кысаларында, Әстерхан шәһәрендә Сабантуй бәйрәмендә булды. Бүген бәйрәм чаралары шулай ук Канга һәм Җәмәле авылларында узды. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә. Вәсил Шәйхразиев Әстерхан өлкәсе губернаторы Игорь Бабушкин һәм Әстерхан төбәк иҗтимагый оешмасы — «Дуслык» татар милли мәдәнияте җәмгыяте рәисе Әнвәр Алмаев белән бергә Сабантуй бәйрәмендә катнашты. Милли Шура рәисе бәйрәмгә килгән кунакларны сәламләде һәм Татарстан җитәкчелеге исеменнән аларга котлау сүзләрен җиткерде.