Татарстанда 2021 елга планлаштырылган торакның 43 проценты төзелгән
(Казан, 29 май, «Татар-информ»). Агымдагы ел башыннан Татарстанда 1 млн 158 мең кв. метр торак төзелгән, бу планлаштырылган 2 млн 670 мең кв. метрның 43 процентын тәшкил итә. Бу хакта төбәк Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин сөйләде.
Барлык муниципалитетлар белән видеоконференцэлемтә режимында оештырылган киңәшмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Анда шулай ук ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты. Бу турыда республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Әгәр узган елның шул ук чоры белән чагыштырсак, торак төзелеше темпларын тизләтү бара», — дип ассызыклады министр үз докладында.
Аерым алганда, коммерцияле торак линиясе буенча планлаштырылган 1 млн 265 мең кв. метр мәйданлы 164 күпфатирлы йортның 342,7 мең кв. метрдан артык мәйданлы 61е төзелгән. Бу планнан 27 процент тәшкил итә, дип ачыклык кертте Айзатуллин.
Социаль ипотека программасына торак төзелешенең еллык планының якынча 10 проценты туры килә. Хәзер гомуми мәйданы 280 мең кв. метр булган 161 күпфатирлы йорттан 87 мең кв. метр мәйданлы 56 йорт төзелгән. Тагын 61 объект югары дәрәҗәдә әзер (70 процентка һәм аннан да күбрәк), дип өстәде докладчы.
Моннан тыш, Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры бәяләвенчә, шәхси торак төзелеше өлешендә план 65 процентка диярлек үтәлгән. Хәзерге вакытта планлаштырылган 8 330 шәхси йортның 5 395е әзер.