Марина Патяшина кафеларның төнлә нинди шартларда эшли алачагын аңлатты
(Казан, 29 май, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Хезмәткәрләре коронавирустан прививка ясаткан кафе һәм рестораннар төнлә эшләүгә рөхсәт алырга мөмкин. «Рөхсәт барлык хезмәткәрләр вакцинация узган очракта бирелә, бу прививка ясатырга ярамау турында медицина күрсәтмәләре булган затларга кагылмый», — дип сөйләде «Татар-информ» хәбәрчесенә Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина. Төнлә эшли башларга тели торган кафе һәм рестораннар Covid-19 инфекциясеннән вакцинация сертификатларын һәм кайбер хезмәткәрләрнең медицина белешмәсен күрсәтергә тиеш. Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе җәмәгать туклануы хезмәткәрләренең сертификатларын прививка ясатучыларның федераль регистрыннан, ә белешмәләрнең чын булуын медицина оешмаларында тикшерәчәк. Марина Патяшина аңлатканча, ведомствода төнлә эшләүгә гаризаны өч эш көнендә караячаклар. Әгәр барлык документларның дөреслеге расланса, кафе яки ресторан төн уртасыннан соң да эшли алачак.