Түбән Кама мэры Кояшлы Аланда экстрим-парк төзелеше белән танышты
(Казан, 29 май, «Татар-информ»). Түбән Кама мэры Айдар Метшин Кояшлы Аланда экстрим-парк төзелеше белән танышты. «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты кысаларында төзекләндерелә торган бу территория барлык түбәнкамалыларны җәлеп итә торган яңа урын булырга тиеш. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә. «Без мөһим проект – экстрим-парк төзелешенең беренче этабын гамәлгә ашыра башлыйбыз. Бу — яшьләр өчен көтеп алынган вакыйга. Экстрим-парк төзү турындагы тәкъдим яшь түбәнкамалылардан күптән килгән иде инде. Һәм менә бүген без — бу проектны гамәлгә ашыруның беренче этабында». — диде Айдар Метшин. Паркның беренче этабын август ахырына тәмамлау планлаштырыла. Биредә скейтпарк, памп-трек төзеләчәк, спортчылар һәм парк кунаклары өчен ял итү зоналары булдырылачак. Сүз уңаеннан, парк өчен җиһазлар — эскәмияләр, урындыклар — эшкәртелгән пластик капкачлардан ясалачак. Шулай ук күзәтү мәйданчыгы да төзеләчәк, аның беренче катында бөтен дөньядан йөздән артык рәссамның эшләре белән танышырга мөмкин булачак. «Legato» компаниясенең генераль директоры Мария Ларина булачак экстрим-паркның федераль дәрәҗәдәге мәйданчык булачагын билгеләп үтте. «Биредә зур спорт ярышлары уза алачак. Экстрим-парк барлык халыкара стандартларга туры киләчәк». Айдар Метшин паркның җәен генә түгел, кышын да эшләргә тиешлеген ассызыклады. «Елның салкын вакытында да биредә яшьләр шөгыльләнә алсын өчен, барысын да эшләргә кирәк. Детальләрне уйларга, алар турында фикер алышырга кирәк. Иҗтимагый киңлек һәрвакыт эшләп торырга тиеш. Әлбәттә, куркынычсызлык турында да онытмаска кирәк». Паркның исеме түбәнкамалылар белән киңәшеп хәл ителәчәк. «Хәзер без яшьләрдән тәкъдимнәр көтәбез», — диде Айдар Метшин.