Янгын сәбәпле, Казанда биш катлы йорттан ун кеше чыккан
(Казан, 29 май, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанның Шатурская урамындагы биш катлы йортның икенче катында янгын чыккан. Бу хакта бүген 6.41 сәгатьтә янгын сагы хезмәтенең 101 номерына хәбәр килгән. Янгыннан аш бүлмәсендә чыгуы билгеле булган. Иртәнге сәгать җидедә янгынны сүндергәннәр, 5 кв.метр мәйданга зыян килгән. Фатир хуҗалары өйдә булмаган. Йортта яшәүче ун кеше үзләре урамга чыккан. Зыян күрүчеләр юк. Янгын чыгу сәбәбен ачыклыйлар.