Татарстанда яшенле яңгыр, көчле җил һәм боз көтелә
(Казан, 29 май, «Татар-информ»). Иртәгә, 30 майда Татарстан территориясендә һава торышы начарлануы көтелә. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә. Республика буенча урыны белән, шулай ук Казанда яшенле яңгыр фаразлана. Моннан тыш, көндез секундына 15-18 метр тизлектә көчле җил исәчәк. Яшен вакытында җилнең тизлеге секундына 17-22 метрга җитәргә мөмкин. Көндез төбәк буенча урыны белән боз явуы ихтимал.