Нидерландта санитар режимны таләпләре йомшара
(Казан, 29 май, «Татар-информ»). Нидерланд хакимияте коронавирус аркасында кертелгән чикләү чараларын йомшарту турында хәбәр итте. 5 июньнән музей, театр, концерт заллары һәм рестораннар яңадан ачылачак. Бу турыда илнең министрлар кабинеты сайтына сылтама белән «Российская газета» хәбәр итә.
Бер киңлектә 50 кеше генә булырга тиеш, әмма 1 000 урынлы зур заллар 250 кешегә кадәр кабул итә ала, тик социаль дистанция үтәлергә тиеш. Рестораннар, кафе һәм барлар кунакларга террасаларда гына түгел, бина эчендә дә хезмәт күрсәтә алачак. Алар 06:00–22:00 сәгатьләрдә эшләячәк. Халык янә төркемләп спорт белән шөгыльләнә алачак.
Искәртеп үтик, Нидерландта санитар чикләүләрне 28 апрельдә гамәлдән чыгара башладылар. Ул вакытта комендант сәгате кичектерелде, 12.00-18.00 сәгатьләрдә кафе һәм ресторан террасалары эшләде. Ә ваклап сату кибетләрендә клиентларны алдан язылмаган килеш кабул итә башладылар. Санитар чикләүләрне гамәлдән чыгаруның икенче этабы 19 майда булды.
Соңгы мәгълүматлар буенча, Нидерландта 1 668 572 кешедә коронавирус расланган. Джонс Хопкинс университеты белгечләре илдә һәм дөньяда авыручылар статистикасын алып бара.