Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Республика байрагы көне белән котлады
(Казан, 29 ноябрь, «Татар-информ»). ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада яшәүчеләрне Татарстан байрагы көне белән котлады. Ул Инстаграмдагы сәхифәсендә республика символикасына багышланган видео куйган. Видеода байрак тарихы — аны кабул итү көне (1991 елның 29 ноябре), авторы Тавил Хаҗиәхмәтов, триколор символикасы һәм башка кызыклы фактлар турында турында сөйлиләр. Искәртеп үтик, бәйрәм хөрмәтенә Казан телебашнясы Татарстан байрагы төсенә керәчәк.