Метшин транспортта QR-кодлы беренче атна турында: Бәхәс белән вирусны җиңеп булмый
(Казан, 29 ноябрь, «Татар-информ», Егор Никитин). Беренче көннәрдә кыенлыклар булуга карамастан, республикада җәмәгать транспортында QR-код кертү халыкны сәламәтлеген кайгырту булып тора. Казан мэры Илсур Метшин эшлекле дүшәмбедә бедергәнчә, узган атна шәһәр транспортында QR-код кертү сәбәпле, Казан хакимияте өчен киеренке булды. «Барысына да авыр булды: автобуска һәм метрога керә алмаучыларга да, шулай ук йөртүчеләргә һәм кондукторларга да. Республика җитәкчелегенең бу карары турында күп сөйләргә була, әмма ул кешеләрнең иминлеген һәм сәламәтлеген кайгырту булып тора», — диде мэр. Бу вазгыятьтән чыгуның бердәнбер юлы республикада яшәүчеләр арасында коллектив иммунитет булдыру, диде Метшин. «Бәхәсләшү белән вирусны җиңеп булмый!» — диде Илсур Метшин.