Япон егете Юто Хишияма ислам динен кабул иткән
(Казан, 29 ноябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Япон егете, татар телен өйрәнгән һәм халыкара олимпиадада җиңгән Юто Хишияма Токио мәчетендә ислам дине кабул иткән.
«Ислам динен кабул иттем. Кичә, татарлар нигез салган Токио мәчетендә, татар түбәтәен киеп, мөселман булдым», — дип язган ул инстаграм сәхифәсендә.
«Аллаһ каршында һәркем тигез дигән фикер мине җәлеп иткәнгә, һәм өйләнергә җыенган кызым мөслимә булганга, ислам динен кабул итәргә булдым. Гаиләм минем ислам динен кабул итүемә каршы булмады», — диде Юто «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Аның әйтүенчә, ул баштан дулкынланган. «Имам мине җылы каршы алганга, тынычландым. Алга таба, ислам динен яхшырак белергә тырышырмын», — дип сөйләде ул.