Россиядә QR-кодлы документның яңа атамасы буенча фикер алышалар
(Казан, 29 ноябрь, «Татар-информ»). Россия хакимияте коронавирус белән авырткан яки вакцинация ясату турындагы QR-кодлы документның атамасын үзгәртү мөмкинлеге турында фикер алыша. Мисал өчен, ул «сәламәтлек паспорты», «яшел паспорт», «санитар паспорт» яки «ковипас» дип аталырга мөмкин. Россия Президенты администрациясенә, шулай ук Россия Хөкүмәтенә якын әңгәмәдәшкә сылтама белән РБК хәбәр иткәнчә, хакимият кодлы документның үз исеме булырга тиеш дип саный, чөнки QR — ул флешка сыман мәгълүмат тапшыру ысулы гына булып тора. Киләчәктә ул закон белән расланачак.