Түбән Кама ЗАГС идарәсендә яңа туган игезәкләрне теркәү тантанасы булды
(Түбән Кама, 29 ноябрь, «Татар-информ»). Түбән Кама ЗАГС идарәсендә Андрей һәм Гөлназ Андрияновлар гаиләсендә туган яңа туган игезәкләрне теркәү тантанасы булды. ЗАГС хезмәткәрләре Андрей һәм Гөлназ Андрияновларга балалары туу турында тантаналы төстә таныклыклар тапшырды, дип хәбәр ителә Түбән Кама районы рәсми сайтында. Сабыйлар 24 сентябрьдә туган, аларга Ариана һәм Артем исемнәре кушканнар. Гөлназ Андриянова үзе дә ЗАГС идарәсендә эшләгән. 6 ел дәвамында ул сабыйларга туу турында таныклык рәсмиләштерү хезмәтен башкарган. ЗАГС идарәсе җитәкчесе Бэлла Махотина гаиләне шатлыклы вакыйга белән котлады, аларга гаилә фотосессиясенә сертификат бүләк итте. Белгечләр Андрияновларга ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов котлавын җиткерделәр, истәлеккә китаплар тапшырдылар, диелә хәбәрдә.