Мы в Telegram
Добавить новость
123ru.net
Tatar-inform.tatar
Март
2021

Новости за 27.03.2021

Яшел Үзән табибларына ковидтан соң тернәкләнү өчен юлламалар тапшырдылар

Tatar-inform.tatar 

(Яшел Үзән, 27 март, «Татар-информ», «Яшел Үзән» ). «Бердәм Россия» партиясенең төбәк башкарма комитетында Татарстан шифаханәсенә 65 яшьтән өлкәнрәк медицина белгечләренә юлламалар тапшырылды. Анда алар ковидтан соң реабилитация узачак. Республиканың 17 районыннан сәламәтлек саклау учреждениеләренең амбулатория-поликлиника челтәрендә эшләүче хезмәткәрләргә барлыгы 44 юллама тапшырылды. Һәр район Казан белән элемтә видеосында булды. Чараның модераторы Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова. Читать дальше...

«Татар кызчыгы, Татар малае — 2021» бәйгесе җиңүчеләре билгеле

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 март, «Татар-информ», Энҗе Габдуллина). Дүртенче тапкыр үткәрелүче «Татар кызчыгы, Татар малае — 2021» бәйгесе җиңүчеләре билгеле. Быел бәйгедә гран-при иясе ачыкланмады. «Татар кызчыгы, Татар малае — 2021» бәйгесе финалында унөч бала номинацияләрдә җиңү яулады. Беренче, икенче урыннар һәм гран-при ияләре билгеләнмәде. ТР «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова балаларның һәрберсенең дә әзерлекле булуын билгеләп үтте. «Аерылып торган бала булмады. Барысы да „бишкә“ камил итеп башкарды. Читать дальше...

Теләчедә төбәк тарихын өйрәнүчеләр очрашты

Tatar-inform.tatar 

(Теләче, 27 март, «Татар-информ», « Теләче », Фәнил Нигъмәтҗанов). 26 мартта Теләче туган якны өйрәнү музеенда төбәк тарихын өйрәнүчеләрнең чираттагы җыелышы булды. Җыелышта әлеге юнәлештә алып барылган эшләре, нәшер ителгән китаплары турында сөйләп һәм киләчәккә булган планнары белән таныштырып Нурания Гыйльметдинова, Бөтендөнья татар Конгрессының Теләче бүлеге җитәкчесе Алисә Дәүләтшина, төбәк тарихын өйрәнгән мәрхүм Мәгъсүм Шәрәфиевның хәләл җефете Валентина ханым, Сәлмән Гыйльмиев чыгыш ясады. Читать дальше...



Чирмешәндә Коръән укучы иң оста балаларны ачыклаячаклар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 март, «Татар-информ», « Безнең Чирмешән », Марат Гомәров). Чирмешәннең үзәк мәчетендә Коръән уку бәйгесе узачак. Мөхтәсибәттән хәбәр итүләренчә, анда 15 яшькәчә булган балалар, яшүсмерләр катнаштырыла. Бәйге дүрт номинациядә: 0-6, 7-9, 10-12, 13-15 яшьлекләр арасында үтә. Малайлар һәм кызлар Коръәнне аерым укыячак. «Җиңүчеләргә һәм һәр катнашучыга мөхтәсибәтнең „Нур“ хәйрия фонды ярдәме белән истәлек бүләкләре әзерләдек. Жюри әгъзалары — Яр Чаллы шәһәренең „Ак мәчет“ мәдрәсәсе мөгаллимнәре. Читать дальше...

Путин Мисырдагы тимер юл һәлакәтенә бәйле рәвештә кайгы уртаклашты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 март, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин Сохаг провинциясендәге тимер юл һәлакәтенә бәйле рәвештә Мисыр Президенты Әбдел Фәттах әс-Сисига кайгы уртаклашу телеграммасы юллады. Документ Кремльнең рәсми сайтында дөнья күргән. «Һәлак булучыларның туганнары һәм якыннарына ихлас күңелдән әйтелгән кайгы уртаклашу һәм теләктәшлек сүзләрен тапшыруыгызны сорыйм, шулай ук барлык зыян күрүчеләрнең тизрәк терелүен телим», - диелә телеграммада. Тимер юл һәлакәте кичә булган. Башлангыч мәгълүматлар буенча... Читать дальше...

Доминикана чит ил туристлары өчен бердәм электрон анкета һәм QR-код кертә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 март, «Татар-информ»). Доминикана Республикасы 1 апрельдән чит ил туристлары өчен бердәм электрон анкета һәм QR-код кертә. Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы Доминикана Республикасының Туризм министрлыгына сылтама белән хәбәр итә. Кәгазь форматтан цифрлы форматка күчүне җиңеләйтү өчен 31 мартка кадәр аларның икесе дә кабул ителәчәк, ә 1 апрельдән цифрлы анкета мәҗбүри булачак. Россия һәм Доминикана Республикасы арасында туры авиаэлемтә әле ачылмаган, гәрчә ноябрьдә экспертлар туры рейсларның яңадан ачылу ихтималы хакында искәрткән иде. Читать дальше...

Артем Здунов Владимир Путинга «Минем Мордовия» кадрлар проектын тәкъдим итте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 март, «Татар-информ»). «Россия – мөмкинлекләр иле» коммерцияле булмаган оешмасының күзәтүчеләр советы утырышында РФ Президенты Владимир Путин Мордовия башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Артем Здунов белән аралашты һәм аңа алдагы эшендә уңышлар теләде. Чараның трансляциясе «Россия-24» каналында узды. Республика башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы РФ Президентына «Минем Мордовия» проектын тәкъдим итте, ул җирле хакимият органнарының булачак җитәкчеләрен табарга ярдәм итәр дип көтелә. Читать дальше...

Марат Җәббаров: Татарстанда чәчү кампаниясе бер айдан соң башланачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 март, «Татар-информ»). Татарстан аграрийлары язгы чәчү кампаниясенә актив әзерлек алып бара – хуҗалыклар 800 миллион сум акча алган инде, тагын 2,3 миллиард сум якын көннәрдә күчереләчәк. ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә шулай дип белдерде. Докладчы билгеләп үткәнчә, чәчү кампаниясе бер айдан соң башланачак. Бүгенге көндә республика орлыклар белән тулысынча тәэмин ителгән. Моннан тыш, хуҗалыклар 167 мең тонна ашлама туплаган (2020 елга карата +13,6 тонна). Читать дальше...



Махачкалада Татарстан һәм Дагыстан дин белгечләренең уртак хезмәтен тәкъдим ителде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 март, «Татар-информ»). Бүген Махачкалада рус теленә тәрҗемә ителгән хәдисләр җыентыгының («Сахих аль-Бухари») презентациясе булды. Басманы Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил Сәмигуллин тәкъдим итте. Очрашуда Дагыстан мөфтие Әхмәд Абдуллаев һәм китапның авторлар коллективы әгъзалары — ике республиканың да шәригать белгечләре катнашты. «Бу китап – безнең оппонентларга җавап. Алар хәдисләр һәм Коръәннән өземтәләрне үз максатларында файдалана һәм Россиядә мөселман китапларын тыялар дип әйтә»... Читать дальше...

Чаллыда 31 яшьлек ир-атны тиешсез урында юл аша чыкканда трамвай бәрдергән

Tatar-inform.tatar 

(Чаллы, 27 март, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллыда 31 яшьлек ир-атны тиешсез урында юл аркылы чыккан вакытта трамвай бәрдергән. Җирле Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр итүләренчә, авария кичә кич Муса Җәлил проспектында булган. 31 яшьлек җәяүле вакытын янга калдырырга һәм тиешсез урында юл аша чыгарга уйлаган. Трамвай йөртүче, рельста кешене күрү белән, транспорт чарасын чарасын туктатмакчы булган, әмма өлгермәгән. Башы җәрәхәтләнгән һәм кабыргалары сынган ир-атны хастаханәгә озатканнар.

Рөстәм Миңнеханов барлык хезмәтләргә язгы ташуга әзерләнергә кушты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 март, «Татар-информ»). Татарстан район-шәһәрләрендәге барлык хезмәтләр һәм җаваплы вәкилләр республика территориясендә язгы ташуның имин узуына әзерләнергә тиеш. ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә шундый йөкләмә бирде. «Кар бик тиз эри башлады. Без тиздән ташу башлануын көтәбез. Язгы ташу вакытында 23 торак пункт, дүрт бакчачылык җәмгыяте, биш тәбәнәк күпер һәм автомобиль юлларының ике участогы су басу зонасында калырга мөмкин», - дип искәртте республика Президенты.

Татарстан төзүчеләре планлаштырылган торак күләменең өчтән берен файдалануга тапшырды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 март, «Татар-информ»). Татарстанда 2021 елга билгеләнгән планның 32 проценты (861 мең квадрат метр) күләмендә торак файдалануга тапшырылган. Быел барлыгы 2 миллион 670 мең квадрат метр торак сафка бастыру күздә тотыла. ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Хөкүмәт йортында узган шимбә киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин программаларны гамәлгә ашыру турында доклад белән чыгыш ясады. Социаль ипотека программасы буенча 161 күп фатирлы йортның 24е файдалануга тапшырылган. Читать дальше...

Татарстанда узган тәүлектә 37 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 март, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 37 яңа очрагы ачыкланган. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, бер кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән. «15 кеше хастаханәгә озатылган, 22 кеше өендә дәвалана», - диелә ведомство хәбәрендә. Казанда – 12, Чаллыда – 10, Түбән Кама районында – дүрт, Арча районында – ике, Азнакай, Актаныш, Әлмәт... Читать дальше...

Миңнеханов: Коронавируска каршы Россия вакциналары үзләренең нәтиҗәле булуын раслады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 март, «Татар-информ»). Бүгенге көндә татарстанлыларга коронавирус инфекциясенә каршы Россиядә җитештерелгән ике вакцина тәкъдим ителә, алар үзләренең нәтиҗәле булуын раслады. ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Рөстәм Миңнеханов шимбә киңәшмәсендә республикада вакцинация кампаниясенең ничек узуы хакында сөйләде. Ул бүгенге көндә Татарстанда 124 меңнән артык кешенең прививка ясатуын, шуларның 50 меңе 60 яшьтән узган кешеләр булуын искәртте. «Барыннан да элек әлеге категориягә... Читать дальше...

Дамир Сираҗиев исемендәге премиянең яңа лауреатлары билгеле

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Дамир Сираҗиев исемендәге театр премиясенең яңа лауреатлары «Тантана» республика театр премиясе тапшырулы уңаеннан оештырылган тантаналы кичәдә билгеле булды. Премия «Әкият» татар дәүләт курчак театрының сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев, «Мастеровые» театрының баш рәссамы Елена Сорочайкина һәм Камал театры артисты Миләүшә Шәйхетдиновага тапшырылды. Илгиз Зәйниев өчен премияне шагыйрә Резидә Зәйниева кабул итеп алды Дамир Сираҗиев исемендәге... Читать дальше...

«Намус һәм тугрылык» номинациясенең яңа лауреатлары билгеле

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Камал театры актеры, Татарстанның халык артисты Хәлим Җәләй һәм Качалов театры актеры, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Геннадий Прытков «Намус һәм тугрылык» номинациясе буенча республика театр премиясенә лаек булды. «Намус һәм тугрылык» премиясен тапшырырга сәхнәгә Ирада Әюпова чыкты. Ул үзе янына сәхнәгә элекке министрлар Илдус Тарханов һәм Айрат Сибгатуллинны чакырды.Камал театры сәхнәсеннән тапшырды. «Тантана-2021» республика театр... Читать дальше...

Эмиль Талипов ир-ат ролен иң яхшы башкаручы дип игълан ителде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Камал театры артисты Эмиль Талипов «Ир-ат ролен иң яхшы башкаручы» номинациясендә «Тантана» премиясенә ия булды. Аңа әлеге премия Камал театрында Айдар Җаббаров куйган «Хуш авылым» документаль спектакле өчен бирелде. «Ир-ат ролен иң яхшы башкаручы» номинациясе җиңүчесен кызыл зонада эшләгән табиб Гөлназ Фасахова игълан итте. Эмиль Талипов сәхнәдән укытучыларына рәхмәтләр әйтте. «Тантана» республика театр премиянең «Ир-ат ролен иң яхшы... Читать дальше...

Ләйсән Фәйзуллина хатын-кыз ролен иң яхшы башкаручы дип игълан ителде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Камал театры артисты Ләйсән Фәйзуллина «Хатын-кыз ролен иң яхшы башкаручы» номинациясендә «Тантана» премиясе лауреаты булды. Аңа әлеге премиягә Камал театрында Айдар Җаббаров куйган «Хуш авылым» документаль спектакле өчен бирелде. «Хатын-кыз ролен иң яхшы башкаручы» номинациясе җиңүчесен табиб Руслан Мөхәммәдиев игълан итте. «Хатын-кыз ролен иң яхшы башкаручы» номинациясендә Ләйсән Фәйзуллина белән бергә, Әтнә театрыннан Сиринә Хисмәтуллина... Читать дальше...

Салават Фәтхетдинов Шамил Закиров исемендәге премиясенең яңа лауреатын игълан итте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Салават Фәтхетдинов үзенең Халыкара театр көнендә Камал театры хезмәткәрләренә бирә торган традицион премиясен быел да тапшырды. Салават Фәтхетдинов Камал театрының легендар директоры Шамил Закиров исемендәге премияне ел саен Камал театры хезмәткәрләренә тапшыра. Алар театрда кимендә 25 ел эшләгән булырга тиеш. Салават Фәтхетдинов һәм аның җыр театры артистларга үз котлауларын видео аша җиткерде һәм җиңүчене дә игълан итте. «Иң изге урын — театр. Читать дальше...


Музыкальные новости
Несчастный случай

Несчастный случай произошел на судостроительном заводе Томской области





Персональные новости
#123ru.net

«СВЯТОЙ ЛЕНИН» правит миром, расшифровал «ДНК В.И.Ленина», отменяет налоги. И… отключает институты времени. Разгадка «научных теорий заговоров».





Икенче пландагы иң яхшы рольләрне Буа һәм Бөгелмә театры артистлары башкарган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Бөгелмә театры артисткасы Анастасия Азорова һәм Буа театры артисты Булат Гәрәев "Икенче пландагы иң яхшы хатын-кыз роле" һәм «Икенче пландагы иң яхшы ир-ат роле» номинациясендә дип игълан ителделәр. Анастасия Азорова бу премиягә «Танцы на праздник урожая» спектакле өчен лаек булды. Булат Гәрәев Айдар Җаббаров Буа театрында куйган «Тәүбә» спектакле өчен «Тантана» премиясен алды. «Икенче пландагы иң яхшы ир-ат роле» номинациясендә «Тантана» премиясенә Буа театрыннан Булат Гәрәев... Читать дальше...

Нурбәк Батулла, Лилия Мәсгутова һәм Анастасия Радвогина — «Тантана» премиясе лауреаты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). «Моң» лирик комедиясе артистлары Нурбәк Батулла, Лилия Мәсгутова һәм Анастасия Радвогина «Тантана» премиясе лауреатлары булдылар. Алар бу премиягә «Иң яхшы актерлар ансамбле» номинациясендә лаек булды. Спектакль ТР Милли китапханәсе эчендәге MON театраль мәйданчыгында бара. Спектакль Нурбәк исемле егетнең моң эзләве, татарның асылы турында фәлсәфәсеннән тора.  Премияне табиб Ульяна Кошеровадан Анастасия Радвогина кабул итеп алды. Камал... Читать дальше...

Иң яхшы балалар спектакльләре Кариев театрында һәм ТЮЗда куелган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Елның иң яхшы балалар спектакльләре Кариев театрында һәм Казан дәүләт яшь тамашачы театрында куелган дип саный «Тантана»ны оештыручылар. «Иң яхшы балалар спектакле» номинациясе икегә бүленеп, «Тантана» театр премиясе «Мио, минем Мио!» һәм «NEDОросль» спектакльләренә бирелде. Әлеге номинацияне «Тантана» театр премиясен тапшыру тантанасында табиб Газинур Газимҗанов игълан итте. «Тантана» республика театр премиясе экспертлары әлеге номинациягә Кариев театрының «Мио... Читать дальше...

Дилүс Хуҗиәхмәтов дүртенче тапкыр «Тантана» премиясенә ия булды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). «Әкият» татар дәүләт курчак театрының иң популяр артисты Дилүс Хуҗиәхмәтов дүртенче тапкыр «Тантана» театр премиясенә ия булды. «Курчак театрының иң яхшы актеры» номинациясендә «Тантана» премиясе «Әлдермештән Әлмәндәр» спектаклендә Әлмәндәр ролен башкарган Юрий Чуктиевка һәм Әҗәл ролен башкарган Дилүс Хуҗиәхмәтовка бүленде. Туфан Миңнуллинның «Әлдермештән Әлмәндәр» спектаклен «Әкият» татар дәүләт курчак театрының сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев куйды. Читать дальше...

Айдар Сөләйманов музыкаль спектакльдә иң яхшы роль башкаручы дип танылды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстанның атказанган артисты Айдар Сөләйманов «Алтын Казан» мюзиклында Нукер партиясе өчен «Тантана» премиясенә ия булды. Җырчыга «Музыкаль спектакльдә иң яхшы роль» номинациясендә театр премиясен ковид госпиталендә эшләүче табиб Булат Әкбәров тапшырды.  «Бу — Эльмир Низамов, Ренат Харис һәм барлык колегаларым җиңүе», — диде Айдар Сөләйманов. Әлене номинациягә «Пантера» камера балетыннан Дамир Булатов, Булат Шәрифҗанов, Җәлил исемендәге... Читать дальше...

Резеда Сәлахова — «Иң яхшы эпизодик роль» номинациясендә «Тантана» премиясе лауреаты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Тинчурин театры артисты Резеда Сәлахова «Иң яхшы эпизодик роль» башкаручы дип танылды. Бу премиягә ул Луиза Янсуар һәм Резеда Гарипованың «Сәйдәш. Йокысызлык» спектакле өчен лаек булды. Унөч ел театрда эшләп эшемне күрделәр, дип рәхмәтләрен җиткерде Резеда Сәлахова. «Иң яхшы эпизодик роль» номинациясендә әлеге премиягә Әлмәт театрыннан Наилә Нәҗипова, Камал театрыннан Хәлим Җәләй, Рамил Вәҗиев, Тинчурин театрыннан Резеда Сәлахова, Кариев театрыннан Алсу Шакирова... Читать дальше...

Спорт в России и мире
Москва

Стартовал финальный этап всероссийского футбольного турнира «Будущее зависит от тебя»


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
WTA

Соболенко вышла в полуфинал турнира WTA в Риме


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Передовые разработки. Названы номинанты II этапа «ЭКОТЕХ-ЛИДЕР 2024»





Путин в России и мире
Москва

Титов о визите Путина в Китай: Можно говорить о настоящем повороте на Восток


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Шесть городов Белоруссии и Азербайджана стали побратимами




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире

Навальный в России и мире


Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Сергей Шнуров

Mash: лидер «Ленинграда» Шнуров задолжал налоговой больше 4,5 млн рублей



Москва

Еще 85 проектов замены импорта запустят в Подмосковье в этом году

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net