Мы в Telegram
Добавить новость
123ru.net
Tatar-inform.tatar
Март
2021

Новости за 14.03.2021

Минзәлә шәһәрендә яшәүче үзе ясаган техника белән кар чистарта

Tatar-inform.tatar 

(Минзәлә, 14 март, «Татар-информ», « Минзәлә-информ », Илшат Вәгыйзов,) Минзәлә шәһәрендә яшәүче Рәҗәп Шәрифҗанов үз куллары белән төрле техника ясый. Әлеге шөгыле белән ул берничә ел элек «Ирек мәйданы» газетасы оста куллар арасында үткәргән конкурста призлы урын да яулады. Туганнары өчен дә хуҗалыкта файдалы техника ясый ул. Ул җыйган машиналар белән сабан сөрергә, арба тагып йөк ташырга, кыш көне ихатаны, йорт кырыйларын кардан чистартырга була.

Чүпрәледә балалар өчен тавыш яздыру студиясе ачылды

Tatar-inform.tatar 

(Чүпрәле, 14 март, «Татар-информ», «Туган як» , Гөлия Фәизова). Чүпрәленең Балалар сәнгать мәктәбендә «Art-musik» проекты кысаларында заманча тавыш яздыру студиясе барлыкка килде. Хәзер биредә, махсус җиһазландырылган бүлмәдә үз тавышыңны сыйфатлы итеп яздырып, аны эшкәртү мөмкинлеге бар. Балалар сәнгать мәктәбе җитәкчесе Алина Ахметова әйтүенчә, әлеге студияне ачу аларның күптәнге хыяллары булган. «Проектны гамәлгә ашыру бәясе 500 мең сумлык булган. 355 мең сумы хәйрия фонды тарафыннан бирелде.... Читать дальше...

Әлмәт спортчылары бокс буенча Татарстан җыелма командасы составына кертелде

Tatar-inform.tatar 

(Әлмәт, 14 март, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары» ). Әлмәт спортчылары бокс буенча Татарстан җыелма командасы составына кертелде. Алар төбәкнең иң көчле 65 спортчысы белән 9 марттан 13 мартка кадәр Түбән Камада узган ярышларда катнашты. Шәһәр боксчылары көмеш медаль яулады. «Юность» спорт мәктәбенең «Девон» клубында шөгыльләнүче Хазар Мехтизаде дүрт ярышта катнашты. Финалда ул Лениногорсктан көндәшенә оттырды һәм икенче урында калды. Спортчыларның тренерлары Раджив Низамиев һәм Сергей Бормотов. «Геракл»... Читать дальше...



Аксубай хезмәтчәннәре казанлыларга авыл хуҗалыгы продукциясе тәкъдим итте

Tatar-inform.tatar 

(Аксубай, 14 март, «Татар-информ», « Авыл таңнары », Зинаида Леонтьева). Кичә Казанда һәм кайбер шәһәрләрдә авыл хуҗалыгы продукциясен сату буенча быел беренче ярминкәләр ачылды. Казанның Агросәнәгать паркында узган язгы ярминкәдә Аксубай районы вәкилләре дә катнашты. Район фермерлары һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре, авыл җирлекләре республика халкына кыр, шәхси ярдәмче хуҗалыклар продукциясен тәкъдим итте. Болар — ит, сөт, сөт продуктлары, май, бал, икмәк-күмәч ризыклары һәм башка бик күп әйберләр. Читать дальше...

Башкортстан депутаты туган ягында «Атайсал» проектын гамәлгә ашыра

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 март, «Татар-информ»). Башкортстанның Туймазы районы Яңа Бишенде авылында туган Башкортстан Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты Раил Фәхретдинов «Атайсал» проектын гамәлгә ашыра. «Атайсал» (туган җир) проекты безнең һәркайсыбызга уйланырга, үземнең кече Ватаным өчен мин шәхсән нәрсә эшли алам дигән соравын куя. Әлеге проект үз авылындагы проблемалар белән таныш кешеләр белән тыгыз элемтә булдыруны күздә тота, - ди Раил Фәхретдинов. Бу хакта «Туймазинский вестник» сайты хәбәр итә. Узган... Читать дальше...

Татарстанда буран һәм бозлавык көтелә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 март, «Татар-информ»). 15 мартта төнлә һәм көндез Татарстан территориясендә һәм Казанда буран чыгуы, күз күременең 500-1000 метрга кадәр начараюы көтелә, юлларда бозлавык һәм кар көртләре барлыкка киләчәк. Шулай ук җилнең тизлеге урыны белән секундына 15-20 метрга (Казанда 18 метрга) кадәр җитәчәк, төнлә республиканың көнбатышында кар явачак, диелә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәрендә.

Дәүләт Думасында яңа салым кертергә тәкъдим иттеләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 март, «Татар-информ»). Россиядә «шикле байлар»га арттырылган салым кертергә кирәк. «Известия» газетасы хәбәр иткәнчә, КПРФ лидеры Геннадий Зюганов Twitter социаль челтәрендәге үз сәхифәсендә шул хакта язып чыккан. Ул Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының формаль рәвештә аз хезмәт хакы алучы, әмма чынлыкта берничә йортка, автомобильгә ия һәм зур күләмдә җыелган акчасы булган гаиләләрнең балаларына ярдәмне чикләү турындагы тәкъдименә шундый аңлатма бирде. «Иң элек „шикле байлар“га арттырылган... Читать дальше...

Роман Вильфанд глобаль җылынудан куркырга кирәкме-юкмы икәнлеге хакында сөйләде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 март, «Татар-информ»). Россия Гидрометеоүзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вилфанд глобаль җылынудан куркудан туктарга чакырды. Эксперт фикеренчә, бу – котылгысыз, әмма меңьеллык ахырында Төньяк ярымшарда кыш ике айга кадәр кыкарачагын көтәргә кирәкми. Бу хакта РИА Новости агентлыгы «Российская газета»га сылтама белән хәбәр итә. «Әгәр парник газлары бүтән булмаячак, предприятиеләр саклану чаралары уйлап табар дип фаразласак, аларның кешелек тарафыннан тупланган концентрациясе 30 елдан соң гына ике тапкыр кимиячәк. Читать дальше...



Казанда полицейскийлар исерек хәлдә таксистка һөҗүм иткән егетләрне тоткарлаган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 март, «Татар-информ»). Бүген төнлә Казанның Четаев урамындагы торак йорт ишегалдында берничә егет такси шоферына һөҗүм иткән. ТР буенча Эчке эшләр министрлыгыннан «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, таксист егетләрне илтүдән баш тарткан, чөнки алар исерек булган. Егетләрнең берсе, моңа җавап итеп газ баллоны чыгарган һәм таксистның битенә сиптергән. Шуннан соң җинаятьчеләр качып киткән. Полицейскийлар хулиганнарның шәхесен ачыклаган һәм аларның эзенә төшкән. Хәзер полиция бүлегендә әлеге фактны тикшерәләр.

Татарстанда фура шоферы, ишеге эчтән бикләнеп калу сәбәпле, коткаручыларны чакырткан

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 март, «Татар-информ», Павел Климчак). Татарстанда фура шоферы, кабина ишеге шап итеп ябылу, ә ачкычы эчтә калу сәбәпле, төнге сәгать өчтә бер кат майкадан урамда калган. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән «Татар-информ» агентлыгына белдерүләренчә, ир-ат 112 бердәм номеры аша шул хакта коткаручыларга хәбәр иткән. Гадәттән тыш хәл Казанның Мамадыш трактында, М7 федераль трассасы янында булган. Урынга 2нче зона янгын-коткару отряды хезмәткәрләре юл тоткан. Читать дальше...

Башкорт умартачылыгына француз инвесторларын җәлеп итәчәкләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 март, «Татар-информ», Илшат Имангулов). Француз инвесторлары Патрик Хоффман һәм Антуан Менделович башкорт умартачылыгын үстерү өчен 4 миллиард сумга якын акча сарыф итәргә ниятли. Проект операторы - «Би хэппи» фирмасы шулай ук башкорт бал кортларын саклау белән дә шөгыльләнәчәк. «Планнар бик тә амбициоз, без республика умартачылыгына зур инвестицияләр килсен өчен бик озак эшләдек. „Инвестиция сәгате“ утырышында әлеге проектны җентекләп тикшердек һәм аның республиканың өстенлекле проектлары арасына керүен хупладык»... Читать дальше...

Казан янында коттеджлар бистәсенә төшеп утырган вертолет видеога эләккән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 март, «Татар-информ», Павел Климчак). Кичә социаль челтәрләрдә бер вертолетның Лаеш районындагы коттеджлар бистәсендә шәхси йортлар янында юлга төшеп утыруын һәм тиздән шунда ук күккә күтәрелүен сурәтләгән видео чыкты. Видео авторы хәбәр иткәнчә, бистә рәисе әлеге уңайдан полициягә мөрәҗәгать иткән, анда белдерүләренчә, вертолетны шул рәвешле сынап караганнар.

Татарстанда бер тәүлек эчендә тагын 50 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 март, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 50 яңа очрагы ачыкланган. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, аларның барысы да чирне башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән. «17 кеше хастаханәгә озатылган, 33 кеше өендә дәвалана», - диелә ведомство хәбәрендә. Инфекция йоктыручыларның күбесе 60-70 яшь (16 кеше) аралыгында ачыкланган. Казанда – 19, Чаллыда – 8, Лаеш, Лениногорск, Менделеевск һәм Түбән Кама районнарында ... Читать дальше...

ТикТок блогер: Башкортстан татарларына беркайда да урын юк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 март, «Татар-информ», Рәмис Латыйпов). ТикТок блогер Chudacu1 — тумышы белән Башкортстаннның Мишкә районыннан булган Алия Башкортстан татарларына булган тискәре караш белән риза булмавын әйтте. «Башкортстан татарларына беркайда да урын юк, Башкортстанда куалар сез татарлар дип, яисә үз халкыгызны сатыгыз да башкорт булып язылыгыз, диләр. Татарстанга килсәң, сез башкортлар, башкорт татарлары дип куалар. Кая барырга, белмим», — диде ул  «Интертат» сайтында чыккан интервьюда. Алия хәзерге вакытта Төмән өлкәсе Ишим шәһәрендә яши. Читать дальше...

Горький шоссесында Май чабу бәйрәмен билгеләп үтү аркасында зур «бөке» хасил булган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 март, «Татар-информ», Павел Климчак). Агентлыкның үз хәбәрчесе «Татар-информ»га белдергәнчә, Горький шоссесында шәһәрдән чыгу юлында гаять зур «бөке» барлыкка килгән. Хәрәкәт итүдә кыенлыклар Фрунзе урамыннан ук башлана. «Бөке» Май чабу бәйрәмен билгеләп үтү аркасында хасил булган дип фаразлана. Хәбәрче белдергәнчә, күп кенә машина йөртүчеләр үз автомобильләрен юл читендә калдыра, бу юлдагы болай да гади булмаган вазгыятьне тагын да катлауландыра. «Бөке» Кече Аккош күленә кадәр сузылган. Читать дальше...

Табиб коронавирустан терелгәннән соң нәрсәне тикшерергә кирәклеге хакында сөйләде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 март, «Татар-информ»). Коронавирустан терелгәннән соң авыруның нәтиҗәләрен күзәтергә, шулай ук кайбер анализлар тапшырырга кирәк. Бу хакта «Российская газета» яза. Әйтик, канга гомуми анализ, С-реактив аксым һәм ферритинга анализ тапшыру, канның оешу сәләтен, бавыр һәм бөерләрнең күрсәткечләрен тикшерү, миокард торышын бәяләү зарур. «Боларның барысы да сәламәтлек торышының объектив картинасын булдырырга ярдәм итәчәк һәм организмда калган ялкынсыну процессларын, анемия һәм тромб хасил булу куркынычын булдырмаска мөмкинлек бирәчәк»... Читать дальше...

Галим: Казах шагыйре Абайга белемне татар укытучылары биргән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 март, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). КФУ профессоры, әдәбият галиме Хатыйп Миңнегулов Казахстан шагыйре Абайга башлангыч белемне татар укытучылары бирүен әйтте. Искетам җәйләвендә әтисе ачкан мәдрәсәдә аңа татар мөгаллиме Габитхан белем бирә. Аннан соң ул Сәмәй шәһәренә укырга күчә. Биредә шактый гына татарларның, аеруча сәүдәгәрләрнең, яшәве мәгълүм. Алар казахлар арасында белем-мәгърифәт таратуда да мөһим роль уйнаган», — диде Хатыйп Миңнегулов Татар китабында «Борынгы чордан — Яңа заманга» лекциясендә. Читать дальше...

Россия төбәкләренә коронавируска каршы дарулар сатып алу өчен акча бүлеп биреләчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 март, «Татар-информ»). Россия төбәкләренә коронавирус инфекциясе йоктырган пациентларны амбулатория шартларында дәвалау өчен препаратлар сатып алуга акча бүлеп биреләчәк. Россия Хөкүмәте шундый карар кабул иткән. Бу Федерация субъектларына амбулатория шартларында дәваланучы пациентларны дарулар белән тәэмин итәргә һәм койка фондына йөкләнешне киметергә мөмкинлек бирәчәк. «Әлеге мәсьәлә буенча РФ Хөкүмәтенең боерык проектын кабул итәргә», - диелә Министрлар Кабинеты утырышының карарлар исемлегендә.

Бөтендөнья татар конгрессы Нәҗибә Ихсанова вафатына бәйле кайгы уртаклашу белдерде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 март, «Татар-информ»). Бөтендөнья татар конгрессы Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы халык артисты Нәҗибә Ихсанованың вафаты сәбәпле , кайгы уртаклаша. «Бөтендөнья татар конгрессы мәрхүмәнең туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша һәм сабырлык тели. Бу милләтебез өчен зур югалту», диелгән кайгы уртаклашу хәбәрендә . Исегезгә төшерәбез, хушлашу мәрәсиме, иртәгә, 15 мартта 11.00 сәгатьтә Камал театры каршындагы мәйданда үтәчәк.


Музыкальные новости
Концерт

Концерт ко дню адыгского флага привлек молодежь Черкесска





Персональные новости
Михаил Кутушов

Компания ICDMC стала победителем престижной премии в сфере ЗОЖ – Green Awards 2023/24





15 марттан Төркиягә керү кагыйдәләре үзгәрә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 март, «Татар-информ»). 15 марттан чит илләрдән Төркиягә килүче гражданнар илгә керү хокукын бирә торган анкеталарны электрон форматта тутырырга тиеш булачак. Төркиянең «Анадолу» агентлыгы хәбәр иткәнчә, моңа кадәр әлеге анкеталарны кәгазьдә тутыралар иде. Анкетада гражданнар үзләре хакындагы мәгълүматларны һәм Төркиядә үзләре яшәячәк адресны күрсәтергә тиеш. Электрон анкеталарны Төркия Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында (register.health.gov.tr) тутырырга мөмкин. «Форма юлга кузгалырга 72 сәгать кала тутырылырга тиеш. Читать дальше...

Гамалея үзәге башлыгы кемнәргә коронавируска каршы прививка ясатырга ярамавын әйтте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 март, «Татар-информ»). Гамалея үзәге директор Александр Гинцбург белдергәнчә, әлегә анамнезда авыр аллергияләр (ангионевротик шешенү яки билгесез сәбәпләргә бәйле анафилактик шок) вакытында коронавирус инфекциясенә каршы прививка ясатырга киңәш ителми. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә. «Анамнезда ангионевротик шешенү яки билгесез сәбәпләргә бәйле анафилактик шок рәвешендәге аллергия өзлегүләреннән интеккән кешеләргә моны киңәш итмәс идем», - дип белдерде Гинцбург «Соловьёв Live»... Читать дальше...

Салым органнары банк сере белән киңрәк танышу мөмкинлегенә ия булачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 март, «Татар-информ»). 17 марттан Россиянең салым органнары банк сере белән киңрәк танышу мөмкинлегенә ия булачак. Әлеге яңалыкның максаты – гражданнар һәм предприятиеләрнең акча агымнарына контрольне көчәйтү. Бу декларацияләнмәгән керемнәрнең күләме турында тиешле нәтиҗә ясарга мөмкинлек бирәчәк. «Банклар мөрәҗәгать килгәннән соң өч көн эчендә салым хезмәткәрләренә клиентларның паспорт күчермәсен, акчадан файдалану өчен ышаныч язуы копиясен, счет ачу өчен килешү һәм аны ябу өчен гаризаның күчермәсен... Читать дальше...

Татар музыкасында Сара Садыйкова дәвере - «Татарстан» журналы

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 март, «Татар-информ», «Татарстан» , Мөршидә Кыямова). Сәхифәбезнең бүгенге каһарманы – тәүге татар операсы «Сания»дә Сания партиясен башкарган шәхес, профессиональ җыр сәнгатенә нигез салу­чыларның берсе, милләтебезгә тәүге тангоны бүләк иткән, татарның беренче хатын‑кыз композиторы Сара Садыйкова. Ул – феноменаль шәхес. Колоратур сопрано тавышлы опера солисты булуыннан тыш, бик шәп драма артисты һәм халык күңелен яулап алган музыкаль әсәрләр авторы да. Аның җырлары профессиональ сәхнәләрдә дә... Читать дальше...

Россиядә очучылар һәм шахтерларга өстәмә түләүләрне исәпләү кагыйдәләрен аңлаттылар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 март, «Татар-информ»). Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгында очучылар һәм шахтерларның пенсияләренә өстәмә түләүләрнең ни рәвешле формалашачагын аңлаттылар. Бу хакта «Российская газета» яза. Ведомствода искәртүләренчә, өстәмә түләүләрнең күләме Россиядә бер елда уртача айлык хезмәт хакының үсеш индексына бәйле булачак. Министрлык тәкъдим иткәнчә, 2020 ел өчен әлеге күрсәткеч 1,06га тигез. Бу узган елда очучылар һәм шахтерларның уртача айлык хезмәт хакы 106 процентка арту белән бәйле. Читать дальше...

Тольятти татарлары «Язлар моңы» фестиваленә әзерләнә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 март, «Татар-информ»). Тольятти шәһәренең милли-мәдәни мохтарияте оешуга 20 ел һәм Самара өлкәсенең 170 еллыгына әзерләнү кысаларында 2021 елның 4 апрелендә «Язлар моңы» дип аталган ачык шәһәр фестивале була. Тольятти шәһәренең татар милли-мәдәни мохтарияте хәбәр иткәнчә, фестиваль татар халкының ана телен, милли җыр-моңнарын саклап калу һәм киләчәк буыннарга тапшыру нисбәтендә сигезенче тапкыр оештырыла һәм «Уйнагыз, гармуннар», «Милли бию», «Татар җыры» номинацияләрен үз эченә ала. Фестиваль... Читать дальше...

Спорт в России и мире
Москва

Шествие трубачей и уроки танцев: что ждет посетителей парков Москвы в майские праздники


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
WTA

Самсонова победила Осаку и вышла в третий круг турнира WTA 1000 в Мадриде


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Учения по ликвидации лесных пожаров прошли в Богородском округе





Путин в России и мире
Москва

Эксперт: корректировка порогов крупного и особо крупного ущерба по экономическим статьям оправдана и своевременна


Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире

Навальный в России и мире
Москва

Дух разделения в Святой Руси, или Можно ли лишиться сана за отпевание Навального*



Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Шапка

Шапки женские вязаные на Wildberries, 2024 — новый цвет от 392 руб. (модель 466)



Москва

Ветеран из Йошкар-Олы дошел до Берлина и писал об этом стихи 

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net