Мы в Telegram
Добавить новость
123ru.net
Tatar-inform.tatar
Март
2021

Новости за 02.03.2021

Бөгелмә мөхтәсибәтендә балалар өчен «Туган тел көне» үткәрелде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 2 март, «Татар-информ»). Бөгелмә мөхтәсибәтенең «Подлесный» бистәсе мәчетендә «Туган тел көне» дип исемләнгән балалар бәйрәме узды. Бәйрәм Татарстан Республикасында игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында оештырылды. Әлеге чарада Бөгелмә шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Рамил хәзрәт Хөснетдинов, мәчет имамнары, мәхәллә халкы катнашты. Олылар һәм балалар киез итекләрдә хоккей уйнады, спорт эстафеталарында көч сынашты. Кызлар өчен милли ризыклар бәйгесе оештырылды. Читать дальше...

Чирмешән районы мәктәпләренең җидесендә шахмат зонасы эшли

Tatar-inform.tatar 

(Чирмешән, 2 март, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән» , Кадрия Гамирова). Чирмешән районда җиденче мәктәптә шахмат зонасы ачылды. Ул Республиканың гомум белем бирү учреждениеләрендә шахмат зоналары ачу буенча «Бердәм Россия» сәяси партиясенең махсус проекты кысаларында ачылды. Депутат җибәргән бүләкләрне — өстәл, бер комплект өстәл шахматы, махсус сәгать һәм танылган шахматчыларның портретларын укучыларга район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рәмзия Долгополова тапшырды. Читать дальше...

Туниста коронавирусның Британия штаммы табылган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 2 март, «Татар-информ»). Туниста яңа коронавирусның SARS-CoV-2 штаммы табылган. Илнең Сәламәтлек саклау министрлыгында бу хакта сишәмбе көнне билгеле булуын әйткәннәр, дип хәбәр итә РИА Новости. «Туниста яңа коронавирусның Лондон SARS-CoV-2 буларак билгеле булган мутацияләнгән штаммы табылган», диелә ведомство гаризасында. Шул ук вакытта Тунис табиблары әлегә ил территориясендә Көньяк Африка яки Бразилия штаммнары белән зарарлану очракларын теркәмәгән, дип төгәлләштерә Сәламәтлек саклау министрлыгы. Читать дальше...



Мәктәп укучыларына кечкенә төркемнәр белән музейларга йөрергә рөхсәт иттеләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 2 март, «Татар-информ»). Тиешле куркынычсызлык чараларын үтәгәндә федераль музейлар 25-30 кешелек мәктәп укучылары төркемнәрен кабул итә алачак. Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) тиешле хаты Россия Мәдәният министрлыгына тапшырылды, дип җиткерә ведомствоның матбугат хезмәте. Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Роспотребнадзор белем бирү программалары кысаларында мәктәп сыйныфларында музейларга бару мөмкинлеген килештергән иде. Читать дальше...

Татарстанда коронавирустан тагын биш кеше үлгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 2 март, «Татар-информ»). Татарстанда коронавирус инфекциясеннән тагын биш кеше: 1933, 1948, 1952 һәм 1980 елларда туган ир-атлар һәм 1951 елда туган хатын-кыз үлгән.   «Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән»,- диделәр ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә.  Бүгенге көндә республикада Covid-19 инфекциясеннән 343 үлем очрагы теркәлгән.

Һава торышы начарланганда юлга чыкмаска киңәш иттеләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 2 март, «Татар-информ»). Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы татарстанлыларны чәршәмбе көнне һава торышы начарланганда ерак сәфәрләрдән баш тартырга чакыра. Элегрәк «Татар-информ» чәршәмбе, 3 мартта, республика территориясендә көне буе буран көтелүен, ә юлларда бозлавык барлыкка килергә мөмкин булуын хәбәр иткән иде. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе һава торышы начарланган вакытта куркынычсызлык чаралары турында искә төшерә. Урамга чыкканда уңайлы һәм таймый торган аяк киеме кияргә киңәш ителә. Читать дальше...

Рим папасы яңа Бөтендөнья су басуын фаразлый

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 2 март, «Татар-информ»). Кешелек яңа Бөтендөнья су басуын көтә, дип белдерде Рим папасы Франциск. РИА Новости хәбәр итүенчә, аның сүзләренә караганда, төрле дәүләтләрнең лидерлары глобаль җылынуга каршы көрәш чаралары күрмәсә, һәлакәт була. «Әгәр дә без шул ук юл белән баруны дәвам итсәк, ул (Бөтендөнья су басуы. ред.иск.) булачак», — дип аның сүзләрен китерә Corriere della Sera газетасы.  Франциск искә төшергәнчә, Нух Пәйгамбәр яхшылык белән катаклизмны кичерә алган. Рим папасы кешеләрне һәм сәясәтчеләрне акыл белән эш итәргә өндәде.

Кайбыч һәм Яшел Үзәндә дәүләт программасын гамәлгә ашыруда хилафлыклар табылган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 2 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Кайбыч һәм Яшел Үзән районнарында заманча шәһәр мохитен булдыру буенча дәүләт программасын гамәлгә ашырганда хилафлыклар табылган. ТР Президентының антикоррупцион сәясәт мәсьәләләре буенча идарә башлыгы Марс Бәдретдинов Татарстанда коррупциягә каршы тору эшен координацияләү буенча комиссия утырышында подрядчыларның намуссыз эше турында сөйләде. «Кайбычта подрядчы ком өслеге киңлегендә ике тапкыр диярлек экономия ясаган — барлыгы 200 мең сумга. Читать дальше...



Инстаграмда «Әниләр марафоны» старт ала

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 2 март, «Татар-информ»). 8 март — Халыкара хатын-кызлар бәйрәме көнне Инстаграм социаль челтәрендә өченче тапкыр «Әниләр марафоны» старт ала. Аны журналист, ике бала әнисе Динара Әхмәт оештыра. Марафонның максаты — әниләр өчен туган телебездә аралашу мәйданы, тәрбия, сәламәтлек, психология буенча татарча файдалы контент булдыру. Марафонда катнашучылар 21 көн дәвамында оештыручы биргән темага үз аккаунтларында язмалар урнаштырырга тиеш булачак. «Мин быел уздырмам да, дип уйлаган идем. Читать дальше...

Татарстан Президенты Дамир Фәттаховны балалар ялында хокук бозулар өчен тәнкыйтьләде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 2 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов яшьләр эшләре министры Дамир Фәттаховны бушка туздырылган акчалар өчен тәнкыйть утына тотты. ТР Президентының антикоррупцион сәясәт мәсьәләләре буенча идарә башлыгы Марс Бәдретдинов Казан Кремлендә утырышта Яшьләр эшләре министрлыгы карамагындагы «Лето» учреждениесенең закон бозу очраклары турында сөйләде. «Катгый экономия булса да, Татарстан авыр тормыш хәлендә калган балалар өчен санатор-курорт оешмаларга юлламаларны финанслауны саклап калды. Читать дальше...

Эксперт: Россия коронавирусның беренче дулкынын узмаган әле

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 2 март, «Татар-информ»). Россия коронавирусның беренче дулкынын да әле үтеп бетермәде, хәзер ил йогышлы процессны стабильләштерү һәм киметү стадиясендә тора. «Мондый фикерне сишәмбе көнне Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте Эпидемиология фәнни-тикшеренү үзәге директорының фәнни эш буенча урынбасары, Россия Фәннәр академиясе әгъза-корреспонденты Александр Горелов Беренче каналдагы „Док-ток“ программасы эфирында әйтте», дип хәбәр итә ТАСС. Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов кулланышта булмаган объектларны өйрәнергә өндәде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 2 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кулланышта булмаган объектларны өйрәнергә өндәде. Аның фикеренчә, файдаланышта булмаган күп кенә объектларның кирәге чыгарга мөмкин. «Объектларның бер өлешен исемлектән төшерергә туры киләчәк, чөнки алар авария хәлендә дип танылган, кайсыдыр өлешен сатуга куярга, һәр объект буенча карар кабул итү кирәк. Без мәктәпләр, балалар бакчалары төзедек, ә алар, бигрәк тә авыл җирлегендә, я өлешчә генә кулланыла, я бөтенләй кулланылмый»... Читать дальше...

2021 елда Татарстанда предприятие гаризалары буенча 11 мең яңа эш урыны булдырыла

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 2 март, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгына 2021 елда 11 мең яңа эш урыны булдыру турында предприятиеләрдән гариза килде. Планлаштырылган эш урыннарының күбесе Биектау, Зәй, Яшел Үзән, Лаеш һәм башка районнарда булачагы күзәтелә. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте. «Кадрлар белән тәэмин итү эш бирүчеләр ихтыяҗыннан чыгып төзелә. Читать дальше...

Казанда троллейбус «Мерседес»ка барып бәрелгән, җиңел машина йөртүче зыян күргән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 2 март, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казан үзәгендә троллейбус «Мерседес»ка барып бәрелә, җиңел машина йөртүче зыян күргән. «Татар-информ»га шәһәр автоинспекциясендә сөйләүләренчә, һәлакәт бүген иртәнге тугызынчы яртыда Пушкин урамындагы 20нче йорт каршында булган. Алдан билгеләнгәнчә, троллейбус йөртүче дистанцияне үтәмәгән һәм «Мерседес»ка барып бәрелгән. Авариядә чит ил машинасын йөртүче 33 яшьлек хатын-кыз зыян күргән. Табиблар аңа баш мие селкенү диагнозын куйган.

Татарстан һәм Башкортстан Сәнәгать министрлыклары хезмәттәшлек турында килеште

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 2 март, «Татар-информ»). Бүген Уфада Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм Башкортстан Республикасы Сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министрлыгы арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Татарстан Республикасының Башкортстан Республикасындагы даими вәкиллеге матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итте. Документны министрлык башлыклары Альберт Кәримов һәм Александр Шердяев «Сәнәгать: чакырулар һәм перспективалар»темасына Башкортстан Сәнәгать министрлыгы коллегиясе утырышында имзалады. Читать дальше...

«Татарстан» радиосында татар әдәби телендә сөйләшергә өйрәтә торган тапшыру башлана

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 2 март, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). «Татарстан» радиосы «Мин әтине өйрәтәм» дип аталган юмористик радиоспектакль проектын башлый. Татар әдәби сөйләменә өйрәтә торган радиоспектакль 4 март 13:10 сәгатьтә 99, 2 FM ешлыгында «Татарстан дулкынында» тапшыруында эфирга чыгачак. «Без узган елдан Гомәр Бәширов, Салих Сәйдәш, Мөхәммәт Мәһдиев һ.б. шәхесләрнең юбилейларына багышланган тапшырулар атналыклар оештыруны гамәлгә керттек. „Мин әтине өйрәтәм“ — шулай ук яңа проект. Халыкны әдәби, саф сөйләмгә өйрәтергә... Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов подрядчының начар эшен кабул иткән өчен Сарман башлыгын шелтәләде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 2 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов подрядчының начар эшен кабул иткән өчен Сарман районы башлыгы Фәрит Хөснуллинга шелтә белдерде. Казан Кремлендә утырышта ТР Президентының антикоррупцион сәясәт мәсьәләләре буенча идарә башлыгы Марс Бәдретдинов Сарман районы Олы Нөркәй мәдәният йортында ремонт вакытында бюджет акчасын законсыз куллану ачыкланганын әйтте. 2019 елның ноябрендә заказчы 5 млн 667,8 мең сумлык эшләрне кабул иткән. Башкарылган эшләр... Читать дальше...

Татар композиторы Зөлфия Рәүпова Заманча башкорт операсы лабораториясе финалына үткән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 2 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Башкорт дәүләт опера һәм балет театры уздырган Заманча башкорт операсы лабораториясе финалистлары арасында татар кызы Зөлфия Рәүпова да бар. «Конкурс финалистлары — алты пар композитор һәм либретист — опера эскизлары әзерләячәк», дип хәбәр итә «Башинформ» . Зөлфия Рәүпова Салават Камалов белән бергә «Зәйнулла» операсын әзерләячәк. Конкурсның беренче этабында башкорт әкиятләре, риваятләре, эпослары һәм тарихи вакыйгалар нигезендә либреттолар сайланган. Читать дальше...

Биләрдә «Изгеләр чишмәсе» тирәсендә экотуризм үсеш алачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 2 март, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Биләрдә «Изгеләр чишмәсе» тирәсендә экотуризм үсеш алачак. «Биләрдә „Изгеләр чишмәсе“ тирәсендә экотуристик кластер үсеш алачак. Ул сыйфатлы, җайлаштырылган һәм үзенә тарта торган урын. Шәхси инвесторлар „глэмпинглар“ (уңайлы палаткалар) һәм кунаклар өчен башка төрле урыннар эшләргә тели», — диде Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова. Бүген Татарстан Хөкүмәт йортында узган брифингта кече шәһәрләрдә уңайлы мохит булдыруның иң яхшы... Читать дальше...


Музыкальные новости
Фрэнк Синатра

Таунхаус Фрэнка Синатры впервые выставлен на продажу





Персональные новости
#123ru.net

ENERGON поделился успешным кейсом внедрения системы управления предприятием 1C:ERP





Рөстәм Миңнеханов: Подрядчылардан соңгы кадагына кадәр таләп итәргә кирәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 2 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов төзелеш эшләрен башкарган подрядчылардан соңгы кадагына кадәр таләп итәргә кирәклегенә басым ясады. Казан Кремлендә ул Татарстанда коррупциягә каршы тору эшен координацияләү буенча комиссия утырышында начар башкарылган эшләрне кабул итмәскә, документларны имзаламаска кушты. Утырышта ТР Президентының антикоррупцион сәясәт мәсьәләләре буенча идарә башлыгы Марс Бәдретдинов подрядчыларның намуссыз эшчәнлекләренә мисаллар китерде. Читать дальше...

Казанда Әлфия Авзалова турында инглиз телендә китап тәкъдим ителәчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 2 март, «Татар-информ», Лилия Шәйхетдинова). Казанда Alfiya Avzalova китабын —ТАССРның халык һәм Россиянең атказанган артисты Әлфия Авзалова турында татар телендә чыгарылган китапның инглиз телендәге тәрҗемәсен тәкъдим итү булачак. «Татар-информ»га бу хакта Әлфия Авзалова фонды җитәкчесе, җырчының кызы Зөлфия Нигъмәтҗанова-Авзалова хәбәр итте. «Инглиз телендәге версиягә ихтыяҗ фонд үткәрә торган Әлфия Авзалова исемендәге Халыкара фестиваль-конкурска бәйле рәвештә туды. Мәсәлән, узган ел анда Америка... Читать дальше...

Татарстанда 83 меңләп кешегә Covid-19 инфекциясеннән вакцина ясалды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 2 март, «Татар-информ»). Татарстанда 83 меңгә якын кеше коронавирустан «Спутник V» вакцинасын алган инде. «Барлыгы 82 709 кеше (тәүлек эчендә үсеш — 956) вакцина ясатты <...> », - диделәр ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә. Шул ук вакытта вакцинаның икенче компоненты белән республиканың 20 044 кешесе прививка ясаткан. Covid-19 инфекциясеннән вакцинациягә биш төрле ысул белән: РФ Дәүләт хезмәтләре бердәм порталы, ТР Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша... Читать дальше...

Казанда бер автозаправка янында «КИА» автомобиле янган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 2 март, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда бер автозаправка янында кече литражлы «КИА» автомобиле янган. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән «Татар-информ» агентлыгына белдерүләренчә, бүген 10.27 сәгатьтә 101 янгын сагы номерына Химиклар арасында бер автозаправка янында җиңел автомобиль януы хакында хәбәр килгән. Урынга килгән ут белән көрәшүчеләр «КИА» автомобиленең мотор бүлегенә ут кабуын ачыклаган. 10.45 сәгатьтә янгынны сүндергәннәр, аның мәйданы 1,5 квадрат метр тәшкил иткән. Читать дальше...

«Татар кызы» бәйгесендә ирдән аерылган хатын-кыз да катнаша ала

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 2 март, «Татар-информ», Алинә Айдарова). «Татар кызы»н оештыручылар бәйгедә ирдән аерылган хатын-кызның да катнаша алуын әйтте. «Татар кызы-2021» бәйгесенең республикакүләм финалына багышланган матбугат конференциясендә «Татар-информ» журналисты оештыручылардан: «Бу бәйгедә ирдән аерылган татар кызы катнаша аламы?» — дип сорады. «Әлбәттә, нигезләмә буенча бәйгедә аерылган хатын-кыз катнаша алмый, ләкин барысын да дирекция үзе кабул итә», — диде «Татар кызы» Халыкара конкурсы дирекциясе башкарма директоры Гүзәлия Гиниятуллина. Читать дальше...

8 Мартта Казанда яхшы һава торышы көтелә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 2 март, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Атна ахырында, 6 марттан башлап, Казанда төнлә температураның сизелерлек түбәнәюе көтелә. Шулай да Халыкара хатын-кызлар көнендә шәһәрдә һава торышы яхшы булачак. КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире, профессор, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте. «Хәзерге вакытта Татарстан башкаласында тәүлеклек уртача температура норма буенча -9 градус тәшкил итәргә тиеш... Читать дальше...

Спорт в России и мире
Москва

В Москве завершился Кубок России по спортивному программированию


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
Арина Соболенко

Арина Соболенко призналась в том, что не любит женский теннис


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Прокуратура Москвы: тело мужчины нашли в лесопарке в Сокольниках





Путин в России и мире
Москва

Путин поздравил Леонида Рошаля с днем рождения


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Это - война: литовские беспилотники попытались атаковать Минск




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире

Навальный в России и мире
Москва

Продюсера Reuters арестовали за публикацию материалов на YouTube-канале «НавальныйLIVE»



Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Александр Розенбаум

Александр Розенбаум рассказал о дополнительном источнике дохода: "Не бомжовые заведения"



Москва

Прокуратура Москвы: в лесу на территории Новой Москвы нашли человеческий скелет

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net