Мы в Telegram
Добавить новость
123ru.net
Tatar-inform.tatar
Март
2021

Новости за 01.03.2021

Азнакайда «Маяк» газетасының 90 еллыгын билгеләп үттеләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 март, «Татар-информ», Надия Шәйхетдинова). Азнакайда «Маяк» газетасының 90 еллыгы билгеләп үтелде. Истәлекле чара шәһәрнең Мәдәният сараенда башланып китте. «Коммуна» исеме белән чыгып килгән газета («Трактор» атамасы да булып ала) эшчәнлеген «Маяк» исеме белән дәвам итә.  Бер гасырга якын район халкын ил-көн яңалыклары, төбәк тормышы, анда яшәүчеләрнең борчу-мәшәкатьләре, шатлык-сөенечләре белән таныштырып бара. Матбугат чарасына ветераннар, редакция каршында эшләп килүче «Гөлстан» әдәби берләшмәсендә иҗат дулкынында кайнаучылар... Читать дальше...

Түбән Кама паркларында Яңа ел чыршыларын сүтә башладылар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 март, «Татар-информ»). Түбән Камада боз шәһәрчекләре үз эшен төгәлли. Чыршы конструкцияләрен һәм сыннарны сүтә башладылар. Яңа ел бизәлеше түбәнкамалыларны һәм шәһәр кунакларын ике айдан артык шатландырды. Шәһәр халкы тау шуды, кичләрен аллеяләрдә йөрде, чыршы янында фотога төште, әкият персонажларына сокланды. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә. Исегезгә төшерәбез, быел Түбән Камада сигез чыршы шәһәрчеге эшләде, шулай ук һәр авыл җирлегендә Яңа ел мәйданчыклары ачылды.

Дәүләт автомобиль инспекциясе һава шартларының начараюы турында кисәтә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 март, «Татар-информ»). Татарстанда ЮХИДИ машина йөртүчеләрне буран вакытында тизлекне арттырмаска чакыра. «Татар-информ»га республика Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итүләренчә, синоптиклар фаразлары буенча, сишәмбе, 2 мартта, республикада буран, секундына 17 метрга кадәр көчле җил, юлларда бозлавык булырга мөмкин. Республика ЮХИДИе машина йөртүчеләргә һава торышы бозылган вакытта кискен маневрлардан сакланырга һәм башка хәрәкәт юлына күчүдә сак булырга, куркынычсыз хәрәкәт тизлеген сайларга кирәклеген искәртә. Читать дальше...



Салават Фәтхетдинов иҗтимагый башлангычта мәдәният министры киңәшчесе итеп билгеләнде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 март, «Татар-информ»). ТР Мәдәният министры Ирада Әюпованың иҗтимагый башлангычларда дүрт киңәшчесе барлыкка килгән. «Болар — РФ атказанган, ТР халык артисты Салават Фәтхетдинов, театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов, ветеран журналист Раиса Сафиуллина һәм „Sculptor Agency“ консалтинг компаниясе генераль директоры Виктор Житлов », дип хәбәр итә мәдәният министрлыгы.

Бөтенроссия халык санын алуны август ахырында башларга тәкъдим иттеләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 март, «Татар-информ»). Бөтенроссия халык санын алуны 2021 елның 23 августыннан 30 сентябренә кадәр уздырырга тәкъдим иттеләр. Карар проектының авторы-Россия Икътисади үсеш министрлыгы, дип хәбәр ителә норматив хокукый актлар проектлары порталында. «2021 елның 23 августыннан 30 сентябренә кадәр Бөтенроссия халык санын алуны үткәрергә кирәк», — дип хәбәр ителә документта. Кайбер ерак районнар өчен киңәйтелгән вакыт — 1 апрельдән 20 декабрьгә кадәр, диелә документта.

Россиядә битлек режимы саклануын искәртәләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 март, «Татар-информ»). Россиядә битлек режимын гамәлдән чыгарырга иртәрәк, чөнки хәтта прививка алган кешеләр дә Covid-19ны таратучы булырга мөмкин. РИА Новости хәбәр итүенчә, РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш белгеч-эпидемиологы, Россия Фәннәр академиясе академигы Николай Брико россиялеләрне ковидка каршы чараларны үтәүдән баш тартмаска чакырды. Пандемия әле тәмамланмаган, шуңа күрә битлек киеп йөрергә, дистанцияне сакларга киңәш ителә. Соңгы көннәрдә коронавирус йоктыручылар саныннан күренгәнчә... Читать дальше...

Зифа Нагаева: «Хәния җырларымның данын арттырды» - «Сөембикә» журналы

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 март, «Татар-информ», «Сөембикә» ). Әниемне беренче укытучым дип саныйм. Алты яшьтән гармун уйный башладым, җизни өйрәтте. Радиода егерме елдан артык эшләдем. Анда кырмыска оясында кебек кайнаша-кайнаша, вакыт үткәнен дә сизмәгәнмен. Әлеге елларны тәмләп тагын бер үтәр идем. Хәзер уйлыйм да: минем бер генә елым да заяга узмаган. Үзем теләгән һөнәрем буенча эшләгәнмен. Шигырь үзе көй эзли. Мин аны тегермән тартуга тиңләр идем. Гадәттә, иртәнге дүртләрдә-бишләрдә язам. Җыр — минем балам. Аларның һәрберсе күңелдә бала кебек ярала... Читать дальше...

Петербург скульпторы Мәҗит Гафури һәм Габдулла Тукайга һәйкәл макеты ясаган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 март, «Татар-информ», Илшат Имангулов). Уфада Габдулла Тукай һәм Мәҗит Гафурига һәйкәл куелачак. Скульптура макетын Петербург скульпторы Әхнәф Зыякаев әзерләгән. Һәйкәлне ике шагыйрь очрашкан урынга - элеккеге «Сабах» кибете бинасы янында урнаштырырга уйлыйлар. Яисә һәйкәл В.И.Ленин исемендәге паркта урын алачак.



Мөхәммәтшин: Татарстан Думага сайлаулар алдыннан «Бердәм Россия» праймеризына әзер

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 март, «Татар-информ»). Татарстанда яңа чакырылыш РФ Дәүләт Думасына сайлауларда алдан тавыш бирү башлануга барысы да әзер. Праймериз максималь рәвештә ачык һәм көндәшлеккә сәләтле булачак. «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге секретаре, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин шул хакта хәбәр итте. «Безнең өчен 2021 ел сайлау кампаниясенең нәтиҗәләре мөһим, чөнки Татарстан Дәүләт Думасында “Бердәм Россия" сәяси партиясеннән дә, тулаем республикадан да вәкиллекне саклап калырга ниятли»... Читать дальше...

Татарстанда тагын биш кеше коронавирустан үлгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 март, «Татар-информ»). Татарстанда тагын биш кеше Covid-19 вирусыннан үлгән. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итә. 1945 һәм 1958 елларда туган ике ир-ат, шулай ук 1933,1948 һәм 1949 елларда туган өч хатын-кыз үлгән. «Үлем сәбәпләре патологик-анатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнде», — диелә республика ведомствосы хәбәрендә. Пандемия вакытында коронавирустан 338 кеше үлгән.

Россия Мөфтиләр шурасы рәисе Татарстан Президентын туган көне белән котлады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 март, «Татар-информ»). Россия Федерациясе Мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе Россия Мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановны туган көне белән котлады. «Россия Федерациясе мөселманнарының Диния нәзарәте, Россия Мөфтиләр шурасы һәм шәхсән үз исемемнән Сезне туган көнегез белән котлыйм һәм ихлас күңелдән нык сәламәтлек, иминлек, дәүләт хезмәтендә һәм бөтен татар халкына хезмәт итүдә уңышлар телим. Сезнең җитәкче, сәяси һәм дәүләт эшлеклесе таланты республиканың икътисади... Читать дальше...

Татарстанда 1 градуска кадәр җылытачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 март, «Татар-информ»). Сишәмбе Татарстанда җепшек кар явуы көтелә. «Болытлы, төнлә аязучан болытлы һава торышы күзәтелә. Төнлә урыны белән бераз кар явачак», - диелә  ТР Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәрендә. Көндезге сәгатьләрдә җепшек кар, көчле җил, урыны белән буран көтелә. Төнлә 14-19 градуска кадәр салкын була, көнчыгыш районнарда -25 градуска кадәр булачак. Иртәнге сәгатьләрдә 8-13 градуска, көнчыгышта 18 градуска кадәр салкын күзәтелә. Көндез исә, алдан фаразлаулар буенча, -4 тән + 1 градуска кадәр булачак. Читать дальше...

Татарстанда янгын сүндерүчеләр янган фермадан 77 сыерны коткарган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 март, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда янгын сүндерүчеләр һәм хезмәткәрләр ут капкан авыл фермасыннан 77 сыерны чыгарган. «Татар-информ»га ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, бүген 15.15 сәгатьтә 101нче янгын сагы чакыру номерына республиканың Апас районы Әлмәндәр авылында ферма януы турында хәбәр алынган. Беренче югары ранг буенча урынга 106нчы янгын сагы хезмәткәрләре килгән. Ул вакытта ут котельныйның түбәсен ялмап алган, бина эчендә көчле төтен булган. Читать дальше...

Ливанда Муса Җәлилгә багышланган кичә үткәргәннәр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 март, «Татар-информ», Розалия Хәйруллина). Ливанда китап укучылар клубының бишенче очрашуы татар шагыйре һәм журналист, хәрби корреспондент Муса Җәлилнең тууына 115 ел тулуга багышланган булган. Очрашуда катнашучылар шагыйрь иҗатының башлангыч чорындагы шигырьләрен дә, соңрак язылганнарын да укыды, диелә хәбәрдә. Китап укучылар клубы 2020 елның маенда, карантин вакытында, үз фикерләре, хис-тойгылары белән уртаклашырга һәм кызыклы, якын шәхесләр белән очрашырга теләгән кешеләр өчен оештырылган. Читать дальше...

Казанда Фәнис Яруллин истәлеген мемориаль такта ачачаклар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 март, «Татар-информ»). Казанда Татарстанның халык шагыйре, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Фәнис Яруллин истәлеген мәңгеләштерәчәкләр. Мемориаль такта урнаштыру турында тиешле карар хокукый мәгълүмат порталында басылып чыкты.  «Казанда Жуковский урамындагы 9 йорт адресы буенча урнашкан бина фасадына Фәнис. Яруллинга мемориаль такта кую турында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районы администрациясе тәкъдимен кабул итәргә», — диелә документларның берсендә. Читать дальше...

«Мөхәммәдия»дә Габделхак хәзрәт Каюмовны искә алдылар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 март, «Татар-информ»). «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе шәкертләре Габделхак хәзрәт Каюмовны искә алу кичәсе үткәрде. ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, очрашуда хәзрәтнең шәкертләре, туганнары, балалары, оныклары катнашты. Быел Габделхак хәзрәт Каюмовның (1921-1999) тууына 2 март көнне 100 ел тула. Ул мөселман мәгарифе өлкәсенә зур өлеш керткән шәхесләребезнең берсе иде. Габделхак хәзрәт 1965 елда ук төркем җыеп, ислам нигезләрен өйрәтә башлый. Анда белем алучыларның күбесе танылган имамнар... Читать дальше...

Коронавирустан үлем куркынычын ике тапкырга киметә торган препарат билгеле

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 март, «Татар-информ»). Холестеринны киметә торган статиннарны кабул итү коронавирус инфекциясеннән үлем куркынычын ике тапкыр киметә. Америка тикшеренүчеләре шундый нәтиҗәләргә килгән, дип хәбәр итә РИА Новости. Үз тикшеренүләрендә Колумбия университеты галимнәре коронавируслы 2626 кеше мәгълүматларын анализлаган, алар пандемиянең беренче 18 атнасында хастаханәгә салынган булган. Белгечләр алар кабул итә торган препаратларның авыру барышының авырлыгын һәм үлемгә китерү йогынтысын өйрәнгән. Читать дальше...

Башкортстан хөкүмәтендә кадрлар үзгәреше булды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 март, «Татар-информ»). Республика Хөкүмәтендә кадрлар үзгәрешен Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров үткәрде. Премьер-министр урынбасары Ленара Иванова вазифадан азат ителде. Вице-премьер итеп БР сәламәтлек саклау министры Максим Забелин билгеләнде. «Башинформ» хәбәр итүенчә, Максим Забелин демография, сәламәтлек саклау, халыкка медицина ярдәмен оештыру, дәүләт гаилә һәм социаль сәясәт, хезмәт һәм халыкны эш белән тәэмин итү мәсьәләләрен алып барачак. Ленара Иванова гаилә, хезмәт һем халыкны социаль яклау министры вазифасында кала. Читать дальше...

Армия хезмәтен россиялеләрнең пенсия стажына кертергә тәкъдим иттеләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 март, «Татар-информ»). Россиядә пенсия стажына чакыру буенча хәрби хезмәт вакытын кертә башларга мөмкиннәр. Тәкъдимне эшләү белән Федерация Советы шөгыльләнә. Федерация Советының социаль комитет башлыгы урынбасары Елена Бибиковага сылтама белән бу хакта «Известия» хәбәр итә. Шулай ук Бибикова киләсе айдан Россиядә социаль пенсияләрнең 2,6 процентка индексацияләячәген искәртте.


Музыкальные новости
Михаил Кутушов

Компания ICDMC стала победителем престижной премии в сфере ЗОЖ – Green Awards 2023/24





Персональные новости
Кубок

В Москве завершился Кубок России по спортивному программированию





Путин: Безнең вакциналар Covid-19ның яңа штаммнарына каршы нәтиҗәле эшли

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 март, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин коронавирус инфекциясеннән барлык вакциналар ачыкланган мутацияләргә каршы нәтиҗәле икәнлеген белдерде. Дәүләт башлыгы Федераль медик-биология агентлыгы җитәкчесе Вероника Скворцова белән очрашуда шул хакта сөйләде, дип хәбәр итә «Известия». «Бүгенге көндә бездә булган вакциналар Европада гына түгел, бар җирдә куркыта торган штаммнарга каршы да нәтиҗәле эшли», — диде ул. Скворцова мәгълүматларына караганда, хәзер Россиядә коронавирусның 3,5 мең мутациясе ачыкланган... Читать дальше...

Татарстан баш эпидемиологы: Ковидтан дарулар юк, прививка белән сакланырга мөмкин

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 март, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Коронавирусны җиңә торган нәтиҗәле препарат юк, ләкин вакцинация ярдәмендә Covid-19 инфекциясен йоктырудан үзеңне сакларга була. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Бөтендөнья иммунитет көненә багышланган матбугат конференциясендә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш белгеч-эпидемиологы Дмитрий Лопушов шул хакта сөйләде. «Чынлыкта, бүгенге көндә коронавирус инфекциясеннән дәвалый торган дарулар юк. Авыруларның хәлен җиңеләйтергә ярдәм итә торган препаратлар күп»... Читать дальше...

Татарстан Диния нәзарәте мөслимәләрне «Яшь килен» проектына чакыра

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 март, «Татар-информ»). Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында ТР Диния нәзарәте мөселман яшьләре арасында зур популярлык казанган «Яшь килен» проекты яңа дүртенче агымын башлап җибәрә. Әлеге чарада катнашырга Казанда гына түгел, Россиянең башка төбәкләре һәм районнарында яшәүче яшь мөслимәләр дә теләк белдерде. Шуңа күрә проект оффлайнда гына түгел, онлайн форматта да үткәреләчәк, дип хәбәр итә нәзарәтнең матбугат хезмәте. «Яшь килен» мөселман яшьләре арасында гаилә кыйммәтләрен... Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов КХЛ плей-офф башланыр алдыннан «Ак Барс» хоккей клубы белән очрашты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 март, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Ак Барс» хоккей клубы җитәкчелеге, уенчылары һәм тренерлар составы белән очрашты. Татарстан Президенты 1 мартта 64 яшь тулган көнендә хоккейчылар белән «Татнефть Арена»да Казан клубы ачык күнекмәләре башланырга бер сәгать кала очрашты. Ул беренче булып сүз алды һәм «Ак Барс»ны КХЛның даими чемпионатында уңышлы уен белән котлап, командага Гагарин Кубогы өчен көрәштә уңышлы чыгыш ясауларын теләде. «Сезгә яхшы уен өчен рәхмәт белдерәсем килә. Читать дальше...

Россиядә яшәүчеләрне яз айларында дүрт көнлек өч эш атнасы көтә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 март, «Татар-информ»). 8 март бәйрәме сәбәпле, Россиядә яшәүчеләрне кыска эш атнасы көтә. Май аенда ике атнада дүрт эш көне булачак. «8 март — Халыкара хатын-кызлар көне эш атнасын дүрт көнгә кадәр кыскартачак», — диделәр Федераль Хезмәт һәм мәшгульлек хезмәтендә. Май аеның беренче ике атнасы да дүрт көнлек булачак. 4-7 май һәм 11-14 май көннәре эш көне булачак.

Татарстан баш санитария табибы өлкән яшьтәгеләрне ковидтан прививка ясатырга чакыра

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 март, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстанда яшәүче өлкән яшьтәге кешеләргә яңа коронавирус инфекциясеннән прививка ясату мөмкинлеге турында белергә кирәк. «Өлкән буын кешеләрен — 60 яшьтән, 65 яшьтән өлкәннәрне вакцинациягә җәлеп итү мөһим», — дип сөйләде «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең (Роспотребнадзор) Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе — республиканың баш санитария табибы Марина Патяшина. Читать дальше...

Спорт в России и мире
Москва

Юные керамисты школы №2120 выиграли три Гран-при конкурса «Мир дому твоему!»


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
Елена Рыбакина

Елена Рыбакина рассказала о проблемах на турнире в Мадриде


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Zoomlion продемонстрировала последние достижения на выставке INTERMAT





Путин в России и мире
Москва

Петербургский автопром вышел из кризиса, заявил Беглов


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Это - война: литовские беспилотники попытались атаковать Минск




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире

Навальный в России и мире
Москва

Продюсера Reuters арестовали за публикацию материалов на YouTube-канале «НавальныйLIVE»



Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Концерт

Концерт «Стихи войны и мира. Баллада о своих»



Москва

Государственный Кремлевский оркестр исполнит «Патетическую» симфонию Чайковского в честь дня рождения композитора

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net