Актаныш укучылары көрәш буенча район башлыгы бүләгенә ярышларда катнаша
(Актаныш, 29 март, «Татар-информ», «Актаныш-информ» ). Бүген Актаныш укучылары «Батыр» спорт комплексына район башлыгы Энгель Фәттахов призына татарча көрәш бәйгесенә җыелды. Турнирда 22 мәктәптән 89 бала ике көн дәвамында бил алышачак. Актанышта балаларның язгы каникуллары һәр төр юнәлеш буенча да файдалы һәм нәтиҗәле уза. Көрәш буенча ярышларда ел дәвамында мәктәпләрдә көрәш секцияләрендә «Иман» яшүсмерләр һәм балалар спорт мәктәбе тренерлары күрсәтмәләре белән юнәлешле шөгыльләнүче көрәшче балалар катнашты. Читать дальше...