Мы в Telegram
Добавить новость
123ru.net
Tatar-inform.tatar
Март
2021

Новости за 18.03.2021

Түбән Камада иң үрнәк гаиләне ачыклаячаклар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 март, «Татар-информ»). Түбән Кама ЗАГС идарәсе шәһәрнең 55 еллыгына һәм Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган «Гаилә — Түбән Кама горурлыгы» бәйгесен игълан итә. «Конкурста Түбән Кама муниципаль районы территориясендә яшәүче, бергә яшәүләренә 30 елдан артык булган, шулай ук хезмәт эшчәнлегендә, балалар тәрбияләүдә, шәһәр һәм районның иҗтимагый тормышында уңышларга ирешкән гаиләләр катнаша ала. Гаилә әгъзаларының дәүләт һәм иҗтимагый бүләкләре булуы хуплана», — диелә нигезләмәдә. Читать дальше...

Киләсе атнада Татарстанда +5 градуска кадәр җылытачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 март, «Татар-информ»). Киләсе атнада Татарстанда +5 градуска кадәр җылытачак. Бу ТР Гидрометеоүзәгенең алдан фаразлавыннан күренгәнчә. Синоптиклар фаразлавынча, иртәгә төнлә һәм иртән томан төшәчәк. Юлларда бозлавык саклана. Һава температурасы төнлә нульдән 10 градуска кадәр, көндез +2дән +3 градуска кадәр тәшкил итәчәк. 20 һәм 21 мартта, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә, бераз кар явачак. Аерым районнарда буран булырга мөмкин. Температура төнлә -4тән -11 градуска кадәр булачак. Көндез +1...... Читать дальше...

Мөфти Равил Гайнетдин Ставрополь крае мөфтиен юбилее белән котлады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 март, «Татар-информ»). Россия Федерациясе мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе мөфти шәех Равил Гайнетдин Ставрополь крае мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе мөфти Мөхәммәд хаҗи Рәхимовны 65 яшьлек юбилее белән котлады. «Россия Федерациясе мөселманнарының Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән сезне 65 яшьлек юбилеегыз белән котлыйм. Сезгә ныклы сәламәтлек, рухи һәм физик көч, өммәт ягыннан ышаныч һәм ярдәм, эшчәнлегегездә уңышлар, шулай ук бәхет һәм муллык телим», - диелгән Россия Мөфтиләр шурасы сайтында бирелгән хәбәрдә.



Синоптиклар Татарстанның көньяк-көнчыгышында сары төстәге кар явуның сәбәбен аңлатты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 март, «Татар-информ»). Бүген Татарстанның көньяк-көнчыгышында тузан һәм ком кушылганга сары төстәге кар яуган. Аларны җил Казахстаннан куып китергән. Метеорологлар сүзләренчә, гадәти булмаган күренеш республика территориясенә «Түбән Идел һәм Казахстан территориясеннән һава массасы күчүе белән бәйле. Анда тузан өермәләре күзәтелгән». Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә. Җил ярдәмендә атмосферага күтәрелгән ком һәм тузан акрынлап кар белән бергә кушыла, шул кар җир өслеген каплап... Читать дальше...

Татарстан Европаны бал белән тәэмин итәчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 март, «Татар-информ», Оксана Романова). Татарстан Республикасы беренче тапкыр Европа илләренә балны даими рәвештә күпләп сатучы булырга планлаштыра. 20 тонна күләмендәге старт партиясе быел май аенда ук Венгриядә бал җитештерүчеләрнең берсе ярдәмендә экспортланырга тиеш. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасының Венгриядәге вәкиле Рузалия Денисова хәбәр итте. «Татарстан Республикасы Аквакультура һәм умартачылык идарәсе белән берлектә республиканың авыл... Читать дальше...

Өйдә һәм стационарда күрсәтелә торган социаль хезмәтләр арткан

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда өйдә һәм стационарда күрсәтелә торган социаль хезмәтләр исемлеге киңәйтелгән.  Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова парламент утырышында республикада өлкән яшьтәгеләрне һәм инвалидларны тәрбияләү системасы булдырылганын әйтте. Барлыгы җиде яңа социаль хезмәт кертелә. Бу күзлек, колак аппаратлары җайланмаларын куллануда, кер юу, үтүкләү, урын-җирне алмаштыруда ярдәм итү, инвалидларны... Читать дальше...

«Татмедиа» Чувашстан министрлыгына Татарстандагы чуваш газеталарын тәкъдим итте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 март, «Татар-информ», Розалия Хәйруллина). Бүген «Татмедиа» АҖ Чувашстанның Цифрлы үсеш, мәгълүмат сәясәте һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы җитәкчесенә һәм хезмәткәрләренә Татарстанның төрле районнарында чуваш телендә чыга торган газета-журналларны тәкъдим итте.  «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков, холдингның медиадиректоры Әлфия Әдиятова, шулай ук чуваш телендәге газеталарның баш мөхәррирләре һәм журналистлары үз эшчәнлекләре турында сөйләде, эш тәҗрибәсе һәм киләчәккә планнары белән уртаклашты. Читать дальше...

Гражданнарның торакка хокуклары буенча закон проектлары кабул ителде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Дәүләт Советы депутатлары территорияләрнең комплекслы төзелешендә гражданнарның торакка хокукларын яклауга юнәлдерелгән закон проектларын кабул итте. «Гражданнарның торакка хокукларын яклауны тәэмин итү» турында законга үзгәрешләр керткән закон проекты территорияләрне комплекслы үстерү өлкәсендә гражданнарның торакка хокукларына гарантияләр билгели. Кеше киткән торакка алмашка шундый ук бәядәге торак бирелә. Милекчеләргә, акча өстәп... Читать дальше...



Татарстанның көньяк-көнчыгышында сары кар яуган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 март, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Бүген социаль челтәрләрдә Татарстанның көньяк-көнчыгышында сары кар явуы турында хәбәр барлыкка килде. Әлеге факт буенча экологлар тикшерү үткәрә. ТР Экология министрлыгының матбугат хезмәтендә шул хакта хәбәр иттеләр. «Татарстанның көньяк-көнчыгышында сары кар яуды. Кар Азнакай, Лениногорск, Бөгелмәдә яуды», — дип раслый социаль челтәрләрдән файдаланучылар. Моннан тыш, социаль челтәрләрдә Оренбург һәм Ульяновск өлкәләрендә дә шундый ук хәл турындагы хәбәрләр урнаштырылган. Читать дальше...

Россиядә машина йөртү хокукы таныклыгына имтихан бирү кагыйдәләре үзгәрә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 март, «Татар-информ»). 1 апрельдән Россиядә машина йөртү таныклыгына имтихан бирү кагыйдәләре үзгәрәчәк. «Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре булачак машина йөртүчеләрнең транспорт чарасы белән реаль юл хәрәкәте шартларында гына идарә итәргә әзерлегенә объектив бәя бирәчәк», — дип аңлатканнар ведомствода. РИА Новости шул хакта хәбәр итә. Яңалык җиңел автомобиль, йөк машинасы һәм автобус белән идарә итәргә әзерләнүчеләргә кагылачак. Мотоцикл йөртү хокукын алырга теләүчеләр өчен имтихан элеккеге форматта булачак. Читать дальше...

«Тантана» республика театр премиясенә дәгъва итүчеләр исемлеге билгеле

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). «Тантана» республика театр премиясенә дәгъва итүчеләр исемлеге билгеле. Исемлек «Тантана» премиясе экспертлары тарафыннан төзелгән. Әлеге премиянең «Иң яхшы ир-ат роле» номинациясенә Буа театрының сәнгать җитәкчесе Раил Садриев, шул ук театр артисты Ирек Гайнетдинов, Минзәлә театрыннан Владислав Полжидаев, Камал театрыннан Эмиль Талипов, Алмаз Борһанов, Кариев театрыннан Булат Гатауллин дәгъва итә. «Иң яхшы хатын-кыз» роленә Әтнә театрыннан Сиринә Хисмәтуллина... Читать дальше...

Татарстанда коронавирустан тагын дүрт кеше үлгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 март, «Татар-информ»). Татарстанда тагын дүрт кеше — ике хатын-кыз һәм ике ир-ат коронавирус инфекциясе корбаны булган. Covid-19 инфекциясеннән 1947 һәм 1961 елларда туган хатын-кызлар, шулай ук 1932 һәм 1941 елларда туган ир-атлар вафат булган. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. «Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән», — диделәр республика ведомствосында. 2021 елның 18 мартына алынган мәгълүматларга караганда... Читать дальше...

Зәйдә поликлиникага пычак белән килгән әбине видеога төшергәннәр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 март, «Татар-информ»). Бүген социаль челтәрләрдә кулына пычак тотып сырхауханәгә килгән әбине төшергән видео барлыкка килде. «Татар-информ»га ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат секретаре Рания Сабирова бу хәлнең кичә Зәйдә булганлыгын әйтте. Өлкән яшьтәге ханым сырхауханә янында яши икән, бу пычак белән ул өй янында каткан бозларны ваткалаган, диелә хәбәрдә. Аннары ул кулындагы пычагы белән поликлиникага талон алырга кергән. Хатын-кыз ул пычакны калдырырга оныткан яисә инде өенә кереп торасы килмәгәндер. Читать дальше...

Данир Сабировның «Ике юбилей» программасында Хәмдүнә Тимергалиева төшәргә тиеш булган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 март, «Татар-информ», Алинә Айдарова). Данир Сабировның «Ике юбилей» программасында Хәмдүнә Тимергалиеваның төшүе планлаштырып куелган булган. «Студиядә шушы моноспектакльнең баш өлешен төшергәндә, Хәмдүнә апаның үлүе турында хәбәр килде», — диде Татарстанның халык артисты Данир Сабиров. Данир Сабиров 1,2 апрельдә Казанда үз тамашачысына эстрада моноспектаклен тәкъдим итәчәк . Бу моноспектакльне оештыруга бер миллион сум нан артык акча сарыф ителгән. Татарстанның халык артисты Хәмдүнә... Читать дальше...

Җырчы Дәниф Шәрәфетдиновны дәвалауга акча җыю игълан ителгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 март, «Татар-информ»). Җырчы Дәниф Шәрәфетдиновны дәвалауга акча җыю игълан ителгән. «Җырчы Дәниф Шәрәфетдиновның бүгенге көндә хәле бик авыр. Кызганычка каршы, ул инде берничә ай дәвамында тиешле уколларны ала алмый, чөнки инвалидлык буенча дарулары кайтмаган, ә сатып алырга мөмкинлекләре юк», — дип яза «Шәһри Чаллы» газетасы сайты «Хәлем авыр, интернет киңлекләрендә бу хәбәр таралгач, миңа ярдәм итәргә теләп Россиянең төрле шәһәрләреннән шалтыратулар килде. Күбесе матди ярдәм курсәтә. Читать дальше...

Россия Президенты студент-медикларның остаз табибларына өстәмә түләүләр бирергә кушты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 март, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин студент-медикларны практик әзерләүдә остазлар сыйфатында катнашучы табиблар өчен стимуллаштыручы түләүләр оештырырга кушты. Йөкләмә быел 25 гыйнварда узган Россия студентлары көне уңаеннан югары уку йортлары укучылары белән очрашу нәтиҗәләре буенча бирелде. Документ тексты Кремль сайтында урнаштырылган. Өстәмә акча булачак табибларга төп һөнәри белем бирү программаларын үзләштерүдә ярдәм итә торган «дәүләт һәм муниципаль медицина оешмалары» хезмәткәрләре өчен билгеләнгән. Читать дальше...

Чаллыда укучы бала, трамвайга бәрелеп, башын җәрәхәтләгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 март, «Татар-информ», Павел Климчак). Кичә Чаллыда Мәскәү проспектында 7 яшьлек малай башы белән трамвайга бәрелгән. Малай трамвайга өлгерергә теләп, тукталышка чапкан. Әмма йөгереп килгән уңайга туктый алмыйча, башы белән травайга килеп бәрелгән. «Татар-информ»га бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Ир баланы тикшерү өчен хастаханәгә илтәләр. Табиблар аны караганнан соң өенә амбулатор дәвалануга җибәргән.

«Ике юбилей» моноспектаклен төшерүгә бер миллионнан артык акча сарыф ителгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 март, «Татар-информ», Алинә Айдарова). Данир Сабиров тамашачысына тәкъдим итәчәк «Ике юбилей» эстрада моноспектаклен төшерүгә бер миллионнан артык акча сарыф ителгән. «Төшерү, декорацияләр, костюм, реквизитлар, грим салучылар, костюмнар өчен җаваплы кеше… Бер миллионнан арткач, санамый башладык», — диде Татарстанның атказанган артисты Данир Сабиров. Моноспектакльнең видео өлешендә төшкән артистлар Данирдан акча алмаган. «Коллегалар арасында төшәргә вакыты булмаганнар да булды. Кайберләренә яраклашырга туры килде... Читать дальше...

Башкортстанда балалар иминлеге индексын билгеләячәкләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 март, «Татар-информ»). Башкортстанда балалар иминлеге индексын исәпли башлаячаклар. Бу хакта республика Хөкүмәте каршындагы Дәүләт гаилә сәясәте буенча Координацион совет утырышында хәбәр иттеләр, дип җиткерә «Башинформ». «Балалар иминлеге индексы балаларның тормыш сыйфаты буенча төбәкләр рейтингын формалаштырырга ярдәм итәчәк, балаларга, ата- аналарга, хакимият органнарына, фәнни һәм эксперт берләшмәләренә ярдәм итә торган хәйрия фондларына кирәкле инструментка әверелергә мөмкин», - диелә хәбәрдә. Читать дальше...


Музыкальные новости
Тимати

Тимати высмеял Джигана: "Не собьется, будет уже круто"





Персональные новости
Спартак

«Спартак» набрал больше всех очков в играх с командами из верхней половины таблицы РПЛ





Күп көнлек тавыш бирү буенча закон проекты кабул ителде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда күп көнлек тавыш бирү буенча закон проекты кабул ителде. Сайлау кодексына һәм Татарстанның аерым закон актларына үзгәрешләр кертә торган закон проекты 18 февральдә республика Дәүләт Советының 19нчы утырышында икенче укылышта каралган иде. Закон проекты буенча чит ил территориясендә даими яшәү хокукына ия Россия гражданнары территориаль сайлау комиссияләре әгъзалары булырга мөмкин. Сайлау алды агитациясен алып бару өчен түләүле эфир... Читать дальше...

Татарстан хакимияте салым салуның патент системасы турында законга төзәтмәләр әзерли

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 март, «Татар-информ»). Татарстанда салым салуның патент системасы турындагы законга төзәтмәләр кертү буенча тәкъдимнәр эшләнә. Бу хакта бүген VI чакырылыш ТР Дәүләт Советының егерменче утырышында республиканың бизнес-омбудсмены Фәрит Габделганиев әйтте. «Без көн саен эшмәкәрләр белән аралашабыз, онлайн-очрашулар һәм түгәрәк өстәлләр уздырабыз, килеп туган барлык проблемалар турында фикер алышабыз. Эшмәкәрләр теге яки бу карарларны әзерләгәндә алар экспертизасы хакимият өчен кирәкле һәм мөһим булуына инанды», - диде Габделганиев. Читать дальше...

Фәрит Мөхәммәтшин керемнәр турында декларацияне дөрес тутыру кирәклеген әйтте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин депутатларга керемнәр, чыгымнар, 2020 елның 31 декабренә булган милек турында белешмәне дөрес тутыру кирәклеге турында кисәтте. Ул декларацияне 1 апрельдән дә соңармыйча бирергә кирәклеген искәртте. «Белешмәләр махсус программа кулланып тутырыла. Вакыт аз калып бара», — диде Дәүләт Советы Рәисе Дәүләт Советы утырышында. Фәрит Мөхәммәтшин ялгыш белешмәләр кертелсә, тискәре нәтиҗәләр ихтималлыгы турында да кисәтте. Читать дальше...

Данир Сабировның «Ике юбилей» моноспектакле булган хәлләргә нигезләнгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 март, «Татар-информ», Алинә Айдарова). Данир Сабировның «Ике юбилей» эстрада моноспектаклендә күрсәтелгән хәлләр тормыштан алынган. «Беренчедән, Данир да, мин дә мәҗлесләр алып барабыз. Бер көнне Данир: „Башка юнәлештәге берәр спектакльдә уйныйсы килә“, — диде. Данирның пародист та, җырчы да, алып баручы да булуын искә төшергәч, аның героен шушы шартларга салырга туры килде», — диде моноспектакльнең режиссеры Марсель Мәхмүтов. Моноспектакльдә алып баручы Данир Сабиров бер көнне ике юбилей алып барырга тиеш. Читать дальше...

Казанда Махсус Олимпиада биш спорт объектында узачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 март, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Казанда 2022 елгы Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннары узачак биш спорт объекты билгеле булды. Бу хакта «Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе» оешмасы генераль директоры Максим Денисов сөйләде. Дүрт объект инде спортчыларны кабул итәргә әзер, тагын берсе - Мирный бистәсендәге чаңгы-биатлон комплексын бу елның сентябрендә файдалануга тапшыру күздә тотыла, диде спикер. «Спорт сараенда шорт-трек һәм фигуралы шуу буенча ярышлар узачак,... Читать дальше...

Фәрит Мөхәммәтшин: Татарстанстатның җанисәптә роле зур

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанстатның җанисәптә роле зур булуын билгеләп узды. «Безгә Татарстанда яшәүче татарлар, руслар, чувашлар, мордва, марилар турында хакыйкый мәгълүмат кына белү түгел, халыкның яше, җенесе буенча да дөрес белешмә кирәк. Шушы белешмәләр базасында республика һәм федераль үзәк перпективалы карарлар кабул итә», — дип искәртте парламент рәисе бүгенге сессия утырышында. Фәрит Мөхәммәтшин коллективның игътибарын шушы бурычларга юнәлдерүне сорады. Читать дальше...

Спорт в России и мире
Москва

Результаты забега на 5 км на Московском полумарафоне. Аплачкина и Голоктионов установили рекорды соревнований


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
Карен Хачанов

Хачанов обыграл Баутиста-Агуту в третьем круге «Мастерса» в Мадриде


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

В Москве прошел ливень «летней интенсивности»





Путин в России и мире
Москва

Париж решил показать, что такое ядерное сдерживание России по-французски


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Это - война: литовские беспилотники попытались атаковать Минск




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире

Навальный в России и мире
Москва

Дух разделения в Святой Руси, или Можно ли лишиться сана за отпевание Навального*



Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Анастасия Волочкова

«Это будет для вас сюрприз и фурор!»: Анастасия Волочкова взяла с собой на Мальдивы свадебное платье



Москва

«Оставляют на работе часть души и сердца»: краснодарских медиков поздравили с профессиональным праздником

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net