Мамадыш районында авыл хуҗалыгы алдынгыларын бүләкләделәр
(Казан, 6 март, «Татар-информ»). Мамадыш районында авыл хуҗалыгы алдынгылары слеты узды. Уңыш бәйрәмендә хезмәт алдынгыларына медальләр, Рәхмәт хатлары, дипломнар һәм Мактау грамоталары тапшырылды. Шулай ук үзләрен аграр тармакка багышлаган ветераннарны котладылар. Сәламләү сүзе белән Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов чыгыш ясады. Ул Татарстан Премьер-министры урынбасары — Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров исеменнән районның авыл... Читать дальше...