Кукмарада шәхси йортта чыккан янгыннан ике олы кешене һәм биш баланы коткарганнар
(Кукмара, 5 март, «Татар-информ», « Хезмәт даны », Эльвира Мөбәракшина). Кукмара районында шәхси йортта чыккан янгыннан ике олы кешене һәм биш баланы коткарганнар. Бу хакта Кукмара районының 117нче янгын сүндерү-коткару часте хәбәр итә. 4 мартта 21.31 сәгатьтә Глонасс-112 системасы буенча 117нче янгын сүндерү-коткару частеның элемтә пунктына Югары Арбаш авылының Зеленая урамындагы шәхси йортта янгын чыгуы турында хәбәр алына. Урынга килгән янгын сүндерүчеләрне күршеләре каршы алып, торак йортта веранда януы турында сөйли. Читать дальше...