Мы в Telegram
Добавить новость
123ru.net
Tatar-inform.tatar
Март
2021

Новости за 19.03.2021

Түбән Кама балалар йортында тәрбияләнүче халыкара олимпиадада беренче урын алган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 19 март, «Татар-информ»). Түбән Кама балалар йортында тәрбияләнүче Николай Постнов декоратив-гамәли иҗат буенча «Яшь осталар йолдызлыгы» V Халыкара олимпиадасының беренче дәрәҗә лауреаты булды. Олимпиада биремнәре ике өлештән торган: теоретик һәм гамәли. Теоретик өлеш — Россия территориясендә халык һөнәрчелеге тарихы, гамәли өлеш декоратив-гамәли эшләнмә ясау мәсьәләләренә багышланган. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә. Николай олимпиаданың барлык сорауларына... Читать дальше...

«Ак Барс» хоккейчылары Уфа командасын овертаймда җиңде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 19 март, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Казанда «Татнефть-Арена» боз сараенда «Ак Барс» хоккейчылары Уфа шәһәренең «Салават Юлаев» командасын 2:1 исәбе белән җиңде. Бу командалар өчен плей-офф этабының икенче турының икенче уены булды. Хоккей командалары дүрт җиңүгә хәтле уйный, оттырган команда Гагарин Кубогы өчен көрәштән төшеп кала. Хәзер «Ак Барс» исәбендә ике җиңү. Әлеге матч сакчы Микаэль Викстранд өчен «Ак Барс»та йөзенчесе булды, ә һөҗүмче Найджел Доус Континенталь хоккей лигасында 600 уен үткәрде. Читать дальше...

Татарстан халкын авыл хуҗалыгы ярминкәләренә чакыралар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 19 март, «Татар-информ»). 20 мартта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы республика халкын Казанда, Чаллыда, Яшел Үзән районының Октябрьский бистәсендә («Яңа Тура» сәүдә-ярминкә комплексы) уза торган авыл хуҗалыгы ярминкәләренә чакыра, алар, гадәттәгечә, иртәнге сәгать алтыда эшли башлый. Шәһәр халкы Татарстанның муниципаль районнарыннан китерелгән ит, казылык әйберләрен, үлчәүле сөт, сыр, май, йомырка, яшелчәләр, бал, шикәр, он, ярмалар һәм авыл хуҗалыгы товар... Читать дальше...



Тинчурин театры «Шах… Мат!» детектив моноспектакле премьерасына чакыра

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 19 март, «Татар-информ»). 13, 14, 26 апрельдә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры детектив жанрдагы «Шах… Мат!» спектакленең премьерасын тәкъдим итә. Театрның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Ләйлә Сәләхетдинова әсәре буенча куела торган әлеге моноспектакльдә Прокурор ролен Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Гайзуллин башкарачак. Режиссеры — Марсель Мәхмүтов. Тамаша 18.30 сәгатьтә башлана.

Акцентлы русчабыз белән телебездән көлмик әле! — «Шәһри Казан»

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 19 март, «Татар-информ», «Шәһри Казан» , Радик Сабиров). Татар телле радио тыңлаганда һәм телевидение караганда, бер күренеш эчне пошыра: рекламалар. Реклама үзе түгел, ә геройларның русча сөйләшүләре. Татарның русча сөйләшүе түгел, ә махсус акцент белән сөйләве. Әйе, рекламаларга игътибар җәлеп итү теләге белән булса кирәк, татар алып баручыларын, ролик геройларын азаплый-азаплый русча сөйләтәләр. Акцент булырга тиеш итеп. Юк, табигый чыкмый. Хәтта артист алып баручылар да ясалма сөйләп, телебездән көлә дигән фикер кала күңелдә. Читать дальше...

Пенсия фонды авылда яшәүчеләрнең пенсиясенә өстәмә түләү турында аңлатты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 19 март, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Татарстанда эшләмәүче 60 меңгә якын кеше авыл җирлегендә күпьеллык эш стажы өчен пенсиягә өстәмә акча алачак. Россия Пенсия фондының Татарстан буенча бүлегенең матбугат хезмәтендә аның кемгә тиеш, нинди очракларда гариза язарга кирәк булуы турында аңлаттылар. «Өстәмә акча алу өчен картлык яки инвалидлык буенча иминият пенсиясен алучы булырга, авыл хуҗалыгында кимендә 30 ел стаж тупларга, яшәү урыны буенча авылда теркәлергә һәм эшләмәскә кирәк. Закон... Читать дальше...

Германиядә яшәүче казахлар: Без татар телен бик яхшы аңлыйбыз

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 19 март, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Казахстан Республикасының Казандагы Генераль консуллыгы уздырган «Нәүрүз» бәйрәмендә онлайн рәвештә Германия казахлары да катнашты. Алар татар телен аңлауларын әйтте. «Безнең халыклар бик якын, уртак йолаларыбыз күп. Без татар телен бик яхшы аңлыйбыз», — дип сөйләде Берлиндагы Германия-Казахстан җәмгыяте башкарма директоры Галина Нуртазинова. Ул үзенең әнисенең татар булуын да ассызыклады. Аның сүзләренчә, татар белән казах халкы дуслыгы Берлинда да күзәтелә. Читать дальше...

Песошин Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалауга ярдәм фонды җитәкчесе белән очрашты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 19 март, «Татар-информ»). Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалауга ярдәм фонды - дәүләт корпорациясе генераль директоры Константин Цицин белән очрашты. Очрашу Татарстанның Хөкүмәт Йортында узды. Алар күпфатирлы торак йортларга һәм коммуналь инфраструктура системаларына капиталь ремонт ясау программаларын гамәлгә ашырганда республика һәм Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм фонды арасында хезмәттәшлек турында фикер алышты. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә. Читать дальше...



Исерек йөртүчеләрнең автомобилен конфискацияләү тәкъдиме хупланмады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 19 март, «Татар-информ»). Башкортстанның Дәүләт җыены — Корылтай 17 мартта Дәүләт Думасына исерек йөртүчеләрнең автомобилен конфискацияләү турында закон проектын керткән иде. Документ йөртүче гаебе белән килеп чыккан юл-транспорт һәлакәтендә кеше үлгән яки җитди зыян күрүче булган очрак өчен эшләнгән. Башкортстан парламенты рәисе Константин Толкачев сүзләренчә, транспорт йөртүче ел дәвамында ике тапкыр исерек килеш тотылса яки авыр нәтиҗәләр белән авария ясаса, транспортын тартып алырга тәкъдим ителә. Читать дальше...

Кулланучы хокукларын яклаучы белгечләр еш дәгъва белдерелә торган хезмәтләрне әйтте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 19 март, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстанның дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре «Татмедиа» агентлыгында эшләүче татар журналистлары эшчәнлеге белән танышты. Алар халыктан еш килә торган мөрәҗәгатьләрне әйтте. «Сыйфатсыз хезмәт күрсәтү, сыйфатсыз аяк киеме, телефон, суыткыч кебек товарларны сатып алганда мөрәҗәгать итәләр. Күбесенчә әби-бабайлар сорау бирә», — диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясенең эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге җитәкчесе Марсель Шаһидуллин. Читать дальше...

Мордовиядә «Татар кызы» бәйгесе җиңүчесе билгеле булды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 19 март, «Татар-информ»). Саранск шәһәрендә «Татар кызы.Мордовия — 2021» республика конкурсында Саранск шәһәрендә яшәүче 20 яшьлек Алинә Ямбикова җиңде. Лямбирь районының Шувалово авылыннан Иркәм Исхакова беренче вице-мисс, шул ук районның Аксёново авылыннан Айлинә Әбүзәрова икенче вице-мисс булды. Бу турыда «Татар федераль милли-мәдәни автономиясе» иҗтимагый оешмасы матбугат хезмәте хәбәр итә. Финалда Мордовиянең төрле районнарыннан җиде татар кызы катнашты. Конкурсантлар җырлады, биеде... Читать дальше...

Башкортстан мәктәпләрен хәләл ризык белән тәэмин итәргә җыеналар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 19 март, «Татар-информ»). «Бердәм Россия» партиясенең Башкортстан төбәк башкарма комитетында мәктәптә туклануны оештыру буенча түгәрәк өстәл булды. Анда Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте мөфтие мәктәпләрдә балаларне хәләл ризык белән тәэмин итү программасын тәкъдим итте. Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте каршындагы «Хәләл» индустрияне үстерү үзәге җитәкчесе сүзләренчә, продукция белән тәэмин итүчеләр хәләл шартларын үтәгән очракта, алар бушлай сертификат бирергә әзер. Бу турыда... Читать дальше...

Новокузнецк шәһәрендә «Татарларда кунакта» күргәзмәсе ачылды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 19 март, «Татар-информ»). Новокузнецк шәһәрендә «Татарларда кунакта» дип исемләнгән күргәзмә ачылды. Ул Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган. Күргәзмә ачылышына килүчеләр Татарстан турында фильм карады, татар халкының милли ризыгы чәкчәктән һәм кондитер эшләнмәләреннән авыз итте. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә. Чарада «Нур» җыр һәм бию ансамбле һәм Новокузнецк шәһәре татарлары Милли-мәдәни мохтәрияте иҗади номерлар белән чыгыш ясады. Читать дальше...

Россиядә баласын югары уку йортына кертергә теләүчеләр саны ике тапкыр кимегән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 19 март, «Татар-информ»). Соңгы ун елда Россиядә балаларын югары уку йортына кертергә теләүче ата-аналар саны ике тапкыр кимегән. Сораштыруда катнашучыларның 43 проценты баласының белем алуны дәвам итү нияте булуы турында хәбәр иткән. Бер ел элек ата-аналарның 48 проценты, ә 2010 елда 80 проценты шундый планнары турында әйткән булган. Бу турыда Superjob эш эзләү буенча сервис сораштыруларына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә. Респондетларның һәр бишенчесе чыгарылыш укучысының көллияткә укырга керергә җыенуы... Читать дальше...

Тәрҗемәче Лирон Хәмидуллинга Казахстан Мәдәният министрлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 19 март, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Казахстан Республикасының Казандагы Генераль консулы Жанболат Мурзалин тәрҗемәче һәм язучы Лирон Хәмидуллинга мәдәният министрлыгының рәхмәт хатын тапшырды. Консуллыкта Нәүрүз бәйрәмендә Генераль консул сүзләренчә, Лерон Хәмидуллин күп кенә казах язучыларының әсәрләрен тәрҗемә иткән. Рәхмәт хаты казах шагыйре Абайның 175 еллык юбилеен үткәрүдә актив катнашуы өчен бирелде. Лирон Хәмидуллин генераль консулга «Казан утлары» журналын тапшырды. Анда Абайга багышланган мәкалә чыккан. Читать дальше...

Казанда елга өстендә бозда йоклап киткән исерек балыкчыны коткарганнар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 19 март, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда исерек балыкчыны коткарганнар. Ул елгада боз өстендә йоклап киткән. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр. Ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына Казансу елгасының «Ривьера» һәм Кремль яр буе арасындагы бозда ир-ат ятуы турында хәбәр килгән. Шаһитлар сүзләренчә, балыкчы йоклап киткән, аны уятып һәм яр буена алып чыгып булмаган. Чакыру буенча килгән 2нче... Читать дальше...

Арчаның Сөрде авылында мәктәп түбәсе ишелү буенча җинаять эше ачылды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 19 март, «Татар-информ»). Бүген Арча районы прокуроры таләбе буенча, Арча районының Сөрде авылы башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең түбәсе ишелү факты буенча җинаять эше кузгатылган.  Билгесез затларга карата җинаять эше Россия Җинаять кодексының «иминлек таләпләренә җавап бирми торган хезмәт күрсәтү» һәм «ваемсызлык» маддәләре буенча тикшерелә. Тикшерү эшләре прокуратурада контрольгә алынган. Бу турыда Татарстан прокуратурасы хәбәр итә. 15 мартта 16.00 сәгатьтә Арча муниципаль районының... Читать дальше...

Балалар һәм яшьләр театры көне уңаеннан «Кариев skills» күңел ачу дәресе була

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 19 март, «Татар-информ»). 20 мартта Бөтендөнья балалар һәм яшьләр театры көне уңаеннан Кариев театры «Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте» спектаклен күрсәтә. Спектакльдән соң театрда балалар өчен «Кариев skills» күңел ачу, белем бирү дәресе узачак, дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте. «Әлеге чарада актëрлык осталыгы нигезләре, хәтер һәм игътибарлылык үсеше өчен тренинглар һәм башка күп кенә кызык күнегүләр сезне көтә. Рәхим итегез, күңелле булачак», — дип ышандыра оештыручылар. Спектакль 13.00 сәгатьтә... Читать дальше...

Казан лицеенда шартлаткыч җайланма куелуы турында бер атна эчендә ике хәбәр булган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 19 март, «Татар-информ», Павел Климчак). Агымдагы атнада икенче тапкыр Казанның 177нче лицеенда шартлаткыч җайланма куелу турында хәбәр килгән. Лицейдан меңгә якын кешене — укучыларны һәм укытучыларны эвакуацияләгәннәр. «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, 177нче лицей территориясендә шартлаткыч җайланма булуы турында мәгълүмат килгәч тә укучыларны һәм укытучыларны эвакуацияләделәр.


Музыкальные новости
Концерт

Концерт «Стихи войны и мира. Баллада о своих»





Персональные новости
Владимир Путин

Владимир Путин поздравил ветеранов с 50-летием начала строительства Байкало-Амурской магистрали





Татарстан Диния нәзарәте һәм КФУ тарихта беренче тапкыр үзара килешү төзеде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 19 март, «Татар-информ», Алинә Айдарова). Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм Казан (Идел буе) федераль университеты ректоры Илшат Гафуров үзара хезмәттәшлек турындагы килешүгә кул куйдылар. Бу ике оешма арасындагы тарихта беренче шушындый килешү. «Әлбәттә, без КФУ белән элек тә эшли идек. Хәзер исә мөнәсәбәтләребезне рәсмиләштердек. Киләчәктә дә файдалы нәтиҗәләргә ирешергә насыйп булсын», — диде Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин. Мөфтиятнең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә... Читать дальше...

ТАССРның 100 еллыгына багышланган күргәзмә Россиянең җиде төбәгендә булачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 19 март, «Татар-информ», Адилә Зиатдинова). Татарстан Дәүләт архивының ТАССРның 100 еллыгына багышланган күргәзмәсе Россиянең җиде төбәгендә булачак. «2020 елда ТАССРның 100 еллыгын билгеләп үттек. Татарстан Дәүләт архивында саклана торган документлар күргәзмәсе шул истәлекле вакыйгага багышланган», — диделәр Татарстан Дәүләт архивы матбугат хезмәтендә. Күргәзмә 15 мартта Ульяновскида уңышлы тәкъдим ителде. Киләсе пункт Мари Эл, аннары Волгоград, Чиләбе, Новосибирск, Саратов, Әстерхан һәм Тобольск өлкәләре булачак. Читать дальше...

Татарстанда тагын дүрт кеше коронавирустан вафат булган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 19 март, «Татар-информ»). Татарстанда тагын дүрт кеше коронавирустан вафат булган. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. «Коронавирустан дүрт үлем очрагы расланган: 1935 һәм 1946 елгы ике хатын-кыз, 1948 һәм 1970 елгы ике ир-ат», — диелә ведомство хәбәрендә. Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза ярдәмендә билгеләнде. Пандемия башланганнан бирле республикада 396 кеше инфекциядән үлгән.

Уфада «Нәүрүз» бәйрәме 4 апрельгә күчерелгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 19 март, «Татар-информ»). Быел Уфада «Нәүрүз» — яз бәйрәме 4 апрельдә Якупов исемендәге паркта билгеләп үтеләчәк. Һава торышына бәйле рәвештә, Башкортстан милли-мәдәни үзәкләре җитәкчеләре карары белән бәйрәм итү көне күчерелде. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итә. Башкортстанда беренче «Нәүрүз» бәйрәме 2001 елда билгеләп үтелде. Шуннан бирле, 20 ел дәвамында, Уфада бәйрәм ел саен уздырыла.

Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә яшьләр форумында катнашачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 19 март, «Татар-информ»). 10 апрельдә Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге Россия башкаласында «Мәскәү — Татарстан күпере» VI Мәскәү яшьләр форумы уздыра. Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашачак. «Мәскәү — Татарстан күпере» форумы — уникаль мәйданчык, анда төрле өлкәләрдә уңышлы спикерлар, шәхси тәҗрибәләренә таянып, яшьләргә һөнәр сайлау, куелган максатларны гамәлгә ашыру буенча киңәшләр бирә. Бу турыда Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә. Читать дальше...

Мөхәммәтшин күренекле хезмәткәрләргә Россия һәм Татарстан дәүләт бүләкләре тапшырды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 19 март, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Казан Кремлендә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Россия һәм Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды. Әлеге бүләккә төрле өлкәләрдә эшләүче 51 кеше, шулай ук хезмәт ветераннары лаек булды. «Бүген без Татарстанның иң күренекле кешеләрен бүләклибез. Сез — республикабызның алтын фонды», — диде парламент җитәкчесе. Сәламләү чыгышыннан соң парламент җитәкчесе дәүләт бүләкләрен тапшырды. «Ремдизель» АҖ баш белгече Тамара Демидова һәм Татарстан... Читать дальше...

Спорт в России и мире
Москва

В Москве завершился Кубок России по спортивному программированию


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
WTA

Как Рыбакиной стать второй ракеткой мира: расклад от WTA


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Учения по ликвидации лесных пожаров прошли в Богородском округе





Путин в России и мире
Москва

Поездам прибавляют ходу // Как может сократиться время пути от Москвы до курортов на Черном море


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Это - война: литовские беспилотники попытались атаковать Минск




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире

Навальный в России и мире
Москва

Дух разделения в Святой Руси, или Можно ли лишиться сана за отпевание Навального*



Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Ирина Серегина

Сотрудники Росгвардии Московской области написали «Диктант Победы»



Москва

Ухтинца ограничили в свободе за «незнание» процедуры получения водительских прав

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net