Мы в Telegram
Добавить новость
123ru.net
Tatar-inform.tatar
Март
2021

Новости за 23.03.2021

Алабуга районы мәктәпләрендә «Үсеш нокталары» ачылды

Tatar-inform.tatar 

(Алабуга, 23 март, «Татар-информ», « Алабуга нуры »). «Үсеш ноктасы»ның функциональ зоналары Алабуга районының Иске Юраш, Костенеево һәм Бехтерево авылларында ачылган иде. Хәзерге вакытта Тарловкада урнашкан 11нче мәктәптә зонаны ремонтлау бара. Уку йортларында биология, химия һәм физика кабинетлары ремонтланды. Аларда бүлмәләр ремонтлау, тәрәзәләр һәм ишекләр, инженер-техник челтәрләр алыштыру эшләре башкарылган.Бу турыда Алабуга муниципаль районы матбугат хезмәте хәбәр итә. Узган ел «Үсеш ноктасы»... Читать дальше...

Башкортстаннан Әлфия Әсләмова: Татар теле кагыйдәләрен ТикТок аша укытам

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 март, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Башкортстанның Борай авылы 2нче гимназиясенең татар теле һәм укытучысы Әлфия Әсләмова яңа технологияләрне кулланып укытуын сөйләде. «Татар телен тикток, инстаграм, вконтакте, телеграм, төрле дистанцион уку платформалары аша укытам. Укучылар шатланып кабул итә. Бу аларга кызык. Татар теле кагыйдәләрен шигъри, рэп формасына салып видео яздырам һәм тиктокка куям. Укучыларым да татар теленнән видео төшерергә тәкъдим итәм», — дип сөйләде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә. Читать дальше...

Геннадий Макаров Казан ханы сараендагы музыкантларның уен коралын ачыклаган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 март, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Фольклорчы галим Геннадий Макаров Казан ханы Мөхәммәт-Әминнең сараенда шагыйрьләр, җырчылар булганын әйтте. Алар Урта Азиядәге музыка уен коралларына тәңгәл булган дәф һәм тамбурда көй чыгарган. «Хан сараенда хәрби оркестрлар да булган. Мөхәммәт Әмин шигърият, музыка яраткан. Тамбур, дәф уен кораллары. Бохара традицияләре дә дәвам ителә, җирле үзенчәлек тә сизелә. Күп кенә бәет-мөнәҗәтләрнең көйләре сакланган, метрлары, ритмнары нәкъ шул замандагы көйләргә барып тоташа»... Читать дальше...



Балтачтагы «Дуслык учагы» фестивале быел республика бюджетыннан финаслана

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллин әйтүенчә, Балтачтагы «Дуслык учагы» фестивале быел республика бюджетыннан финаслана. «Озак еллар дәвам иткән Балтач районы, Киров өлкәсе Малмыж районы һәм Мари Республикасы балаларын берләштерелгән „Дуслык учагы“ фестивале быел 55 нче тапкыр узачак. Күрше төбәкләрдә төрле милләт балаларының дуслыгын ныгытуда бу бик матур чара. Быел ТР Министрлар Кабинетының эш планына кертелеп, республикадан финаслануы безнең өчен шатлыклы вакыйга»... Читать дальше...

Үзәк сайлау комиссиясе көзге сайлауларга әзерлек башлады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 март, «Татар-информ»). ТР Үзәк сайлау комиссиясе республиканың 65 территориаль сайлау комиссиясе рәисләре һәм секретарьларына белем бирү семинары үткәрде. Шулай итеп Татарстан сайлау системасының кадрлар составын әзерләү буенча масштаблы программасы башланып китте. Сайлау системасының кадрлар составына 22 меңгә якын кеше керә. Бу хакта ТР Үзәк сайлау комиссиясе матбугат хезмәте хәбәр итә.   ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев сүзләренчә, төп бурыч — республика сайлау... Читать дальше...

Балтачның Үзәк мәчете каршындагы «Мәгърифәт мәркәзе»ндә хатын-кызлар күлмәкләр тегә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Балтачның Үзәк мәчете каршындагы «Мәгърифәт мәркәзе» рухи-мәгърифәтчелек үзәгендә хатын-кызлар үзләренә күлмәкләр тегә. Бүген үзәк эше белән ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев танышты. «Милли хәзинә» остаханәсе инде ун ел эшли. Монда 14 хатын-кыз быел гыйнвар аеннан шөгыльләнә башлады Грант акчасына быел 300 мең сумга яңа тегү машиналары сатып алганнар. Остаханәдә шамаил түгәрәге дә эшләп килә, үзләре милли бизәкләр белән сумкалар да тегәләр. Читать дальше...

Балтачның Иске Көшкәт авылы удмуртлары Васил Шәйхразиевка яңа костюмнарын күрсәтте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бүген Балтачның Иске Көшкәт авылы удмуртлары Татарстан вице-премьеры Васил Шәйхразиевка яңа милли костюмнарын күрсәттеләр. Мәдәният йортында «Чибори» фольклор коллективы яңа костюмнардан чыгыш ясады. «Республика программасы буенча мәдәният йорты салдылар. 2017 елга кадәр иске агач бинада эшләдек. Бернинди уңайлыклары да юк иде», — дип әйтте Мәдәният йорты мөдире, фольклор коллектив җитәкчесе Светлана Щербакова. Алар «Иң яхшы мәдәният учреждениесе»... Читать дальше...

Уфада Мәрьям Солтанова исемендәге мәдрәсәдә балалар өчен Коръән бәйгесе оештырыла

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 март, «Татар-информ»). Изге Рамазан ае алдыннан Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте Мәрьям Солтанова исемендәге Ислам көллияте белән берлектә Коръән бәйгесе үткәрә. Бәйге 5 яшьтән алып 15 яшькә кадәрге балалар арасында уза, дип хәбәр ителә Россия Мөфтиләр шурасы сайтында. Коръән бәйгесе 5-8 яшьлек, 5-11 һәм 12-15 яшьлек балалар арасында була һәм биш номинациядә уза.   Кызлар өчен бәйге 10 апрельдә иртәнге сәгать унда, малайлар өчен 11 апрельдә шулай ук сәгать унда башлана. Дини чара Ислам көллиятендә узачак. Читать дальше...



Мөхәммәтшин Европа Советы конгрессының төбәкләр тәҗрибәсен таратудагы ролен билгеләде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 март, «Татар-информ»). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Европа Советы җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессының төбәкләрдә һәм муниципалитетларда тупланган тәҗрибәне таратуда мөһим роль уйнавын билгеләп үтте. Бу хакта парламент башлыгы конгрессның 40нчы сессиясе эшенең беренче көненнән соң белдерде, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте. «2020-2021 еллардагы барлык чикләүләргә карамастан, конгресс, төбәк һәм муниципалитет вәкилләре өчен тәҗрибә уртаклашу мәйданы буларак үз эшен дәвам итте. Читать дальше...

Васил Шәйхразиев балтачлыларга: Сез төпле эшлисез, эшләгән эшегезне күрсәтә беләсез

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев Балтачка эш сәфәре барышында балтачлыларның төрле милләт вәкилләре өчен шартлар тудыруда эшчәнлеген уңай бәяләде. «Сез төпле эшлисез, эшләгән эшегезне күрсәтә беләсез», — дип белдерде. «Милләтенә карамастан, һәр кешегә ничек ярдәм күрсәтеп эшли белүегезне карар өчен бүген бирегә килдек. Сездә барлык милләтләр — татар, рус, удмурт, марилар өчен барлык уңайлы шартлар тудырылган. Башка муниципалитетлар белән уртаклашырлык эшләрегез бар»... Читать дальше...

«Ак Барс» хоккейчылары Уфа командасын дүрт уенда да җиңде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 март, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Уфа шәһәрендә Казанның «Ак Барс» хоккейчылары «Салават Юлаев» командасын 3:2 исәбе белән җиңде. Әлеге җиңү белән «Ак Барс» плей-оффның өченче турына узды. Хоккей командалары дүрт җиңүгә хәтле уйный, оттырган команда Гагарин Кубогы өчен көрәштән төшеп кала. «Ак Барс» Уфаның «Салават Юлаев» командасын рәттән дүрт уенда җиңде һәм киләсе турга үтте. Моңа хәтле «Ак Барс» шулай ук рәттән дүрт уенда Түбән Новгородның «Торпедо»сын җиңгән иде. «Ак... Читать дальше...

«Туган тел» Бөтенроссия конкурсының җиңүчеләре билгеле булды — исемлек

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 март, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясендә туган тел һәм әдәбият укытучыларының Бөтенроссия «Туган тел» конкурсының йомгаклау этабы уздырылды. Бүген җиңүчеләрнең һәм Гран-при иясенең исеме билгеле булды. Гран-при иясе дип Азнакай шәһәре 7нче урта мәктәбенең татар төркемнәрендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлназ Шакирова табылды. Яр Чаллының 37нче урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Эльвина Биккинина, Биектауның... Читать дальше...

Казанга җылы һава торышы килә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 март, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Алдагы ун көндә Казанда температура уртача климат нормасыннан өч градуска югарырак булачак. КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире — профессор, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев бүген шул хакта сөйләде. «Иртәгә көндезге сәгатьләрдә кояшлы һава торышы көтелә, 5-6 градуска кадәр җылы була», — диде ул. Профессор әйтүенчә, Казанда астрономик яз башланды, кояш көньяк ярымшардан төньяк ярымшарга күчте. «Метеорологик... Читать дальше...

Васил Шәйхразиев Балтачта «Татар сүзе» бәйгесендә җиңгән балаларны бүләкләде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бүген Балтачка эш сәфәре барышында ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев «Татар сүзе» республика бәйгесендә җиңгән балаларны бүләкләде. 21 февральдә Казанда бәйгенең йомгаклау концертында 10 яшькә кадәр бүләкләнгән 11 баланың сигезе Балтач районы балалары булган. Дилә Сибагатуллина «Шигърият» номинациясендә 1 нче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Нәргизә Хәбибрахманова шигырь сөйләүчеләр арасында икенче урынга лаек булган. Сәфинә Гарифуллина, шулай ук, икенче урынны яулаган. Читать дальше...

Песков Путинның камера алдында вакцина ясатмау сәбәбен аңлатты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 март, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин Covid-19 инфекциясеннән вакцинаны камера каршында ясатмаячак. Процедура халык алдында булмаячак, фото һәм видео таралмаячак. Бу хакта дәүләт башлыгының матбугат секретаре Дмитрий Песков хәбәр итте. «Президент эш вакытының шактый зур өлешен вакцинация белән бәйле чараларга, әңгәмәләргә, киңәшмәләргә, вакцина җитештерүгә багышлый», - дип аңлатты ул. Песков шулай ук Президентның нинди препарат белән прививка ясатуы турындагы мәгълүмат таратылмаячак, дип тә өстәде. Читать дальше...

Татарстанда су басу куркынычы янаган авылларны атадылар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 март, «Татар-информ», Алинә Айдарова). Татарстанның гадәттән тыш хәлләр комиссиясенең чираттагы утырышында су басу куркынычы янаган авылларны атадылар. Минзәлә, Тукай һәм Актаныш районы вәкилләре видеоконференция аша районнардагы вазгыять турында сөйләде. «Җәмәк, Наратлы-Кичү, Исәнгөл авылларына су басу яный. Суүткәргечләрнең йөз сиксәне чистартылган, йөзен чистартасы калды», — диде Минзәлә районы башлыгы урынбасары Наил Хисамбеев. Тукай районы Башкарма комитеты җитәкчесенең Төзелеш, архитектура... Читать дальше...

Эльмир Низамов: Россия Президенты премиясе - ул зур җаваплылык

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 март, «Татар-информ»). Россия президенты премиясе – бу казанышларны тану гына түгел, ә алга таба үсәргә кирәк дигән чакыру. «Татар-информ» корреспонденты белән әңгәмәдә яшь композитор, Җиһанов исемендәге Казан консерваториясен тәмамлаган Эльмир Низамов шундый фикер белдерде. «Минем өчен бу бик мөһим вакыйга, чөнки премияне РФ Президенты каршындагы Мәдәният советы бирә. Ул мәдәниятнең төрле өлкәләреннән иң танылган кешеләрдән тора. Бу - кино, музыка, театр, эстрада белгечләре. Әлеге кешеләр синең кандидатураңны хуплавын аңлагач... Читать дальше...

Транспорт министрлыгы: Апас, Кайбыч, Мөслим, Буа районнарында куркыныч күперләр бар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 март, «Татар-Информ», Алинә Айдарова). Татарстанның Апас, Яшел Үзән, Кайбыч, Мөслим, Түбән Кама, Тәтеш, Теләче һәм Буа районнарында куркыныч күперләр бар. «Татарстанда региональ юлларда 1078 күпер бар. Шушы күперләрнең 953, ягъни 88 проценты язгы ташуга әзер. 12535 суүткәргечләрнең 54 процентында чистарту эшләре үткәрелгән. Эшләр дәвам итә. Алар 30 мартта төгәлләнергә тиеш», — диде Татарстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов. Министр сүзләренчә, Татарстанда 26 күпер һәм 33 суүткәргечләр бар. Читать дальше...

Татарстанда коронавирустан тагын биш үлем очрагы расланды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 март, «Татар-информ»). Татарстанда коронавирустан тагын дүрт үлем очрагы теркәлгән. Коронавирустан ике ир-ат (1940 һәм 1952 елларда туган) һәм өч хатын-кыз (1942, 1947 һәм 1951 елларда туган) вафат булган. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.   Татарстанда пандемия башланганнан бирле ковид инфекциясеннән 407 үлем очрагы расланган.


Музыкальные новости
Rammstein

В Калининградской области отказались отменять трибьют-концерт Rammstein





Персональные новости
Росгвардия

Генерал-полковник Алексей Воробьев высоко оценил подготовку кинологов Росгвардии к предстоящим соревнованиям по профессиональному многоборью





КФУ профессоры: Май аенда явым-төшемнең аз булуы чәчүлекләргә тискәре йогынты ясаячак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 март, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Май аенда Татарстанда явым-төшемнең аз булуы көтелә. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире - профессор һәм география фәннәре докторы Юрий Переведенцев шул хакта сөйләде. «РФ Гидрометеорология үзәге безнең территориядә явым-төшем җитмәү сизелергә мөмкин дип фаразлый. Май аенда явым-төшем кытлыгы көтелә. Ә май-июнь айлары – алар авыл хуҗалыгы өчен аеруча мөһим айлар, чөнки бу вакытта вегетация чоры башлана. Читать дальше...

Башкорстанның Мәдәният министрлыгы Тямаев концерты өзелүгә бәйле аңлатма бирде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 март, «Татар-информ»). Башкортстанның Мәдәният министрлыгы Татарстан артисты Фирдүс Тямаевның концертын өзүгә  бәйле аңлатма бирде. Социаль челтәрләрдәге хәбәрләр буенча, Миякә районында концерт башланырга ике сәгать кала бар җирдә утны сүндереп, чараны өзгәннәр. Ведомствода хәбәр итүләренчә, муниципалитетларда концертлар оештыру җирле хакимият органнары вәкаләтләренә керә, дип яза «Башинформ» агентлыгы. «Миякә районы хакимияте мәгълүматлары нигезендә, 22 мартта Кыргыз-Миякә авылы... Читать дальше...

Татар композиторы Эльмир Низамов Россия Президенты премиясе лауреаты булды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 март, «Татар-информ», Әдилә Зыятдинова). Татарстан композиторы Эльмир Низамов 2020 елда Россия Президентының яшь мәдәният эшлеклеләре премиясе лауреаты булды. Бу хакта Кремльнең рәсми сайтында хәбәр ителә. «Эльмир Низамовның иҗаты төрле жанрларда эшли белүе, академик музыка алымнарын милли фольклор элементлары белән үзенчәлекле берләштерүе, үсеш динамикасын озын, киң колачлы музыкаль катламнарда урнаштыруы белән аерылып тора», — дип күрсәтелгән Кремль сайтында.  Композитор Низамов... Читать дальше...

КФУ эксперты Казанда карның эреп бетү вакыты турында сөйләде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 март, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Казан метеоүзәге мәйданында кар катламы биеклеге хәзер 59 см тәшкил итә. Бүген «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә КФУның Экология һәм табигатьтән файдалану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы доценты Тимур Әүхәдиев шул хакта хәбәр итте. «Без хәзер урамнарда карның күп булуын күрәбез. Казанда ел саен кар катламы биеклеге арта. Хәзер метеоүзәк мәйданнарында кар биеклеге 59 см тәшкил итә, бу нормадан югарырак. Читать дальше...

Татарстан бюджеты акчасына биш елда 76 социаль учреждение ремонтланган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 март, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Стационар социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрен капиталь ремонтлау программасы ярдәмендә Татарстан бюджеты хисабына 2015 елдан башлап 76 учреждение ремонтланды. Моның өчен 712,5 млн сум акча бүлеп бирелгән. Бу хакта бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова «Бердәм Россия» төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсе Instagram-аккаунтында узган туры эфирда хәбәр итте. «Татарстан Президенты республикада гамәлгә ашырыла торган максатчан, адреслы программаларга зур игътибар бирә. Читать дальше...

Татарстанда БДИны йөз баллга биргән укучылар үз тәҗрибәләре белән уртаклашты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 март, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Узган ел БДИдан йөз балл җыючылар чыгарылыш сыйныф укучылары һәм аларның ата-аналарына имтиханга әзерлек тәҗрибәсе турында сөйләде. Лобачевский исемендәге лицейда укыган БДИны узган ел йөз баллга биргән Динара Әхтәмова системалы рәвештә әзерләнүен сөйләде. «Озак әзерләндем. Имтихан тапшырылырга бер көн кала әзерләнергә ярамый. Фәнне бөтенләй онытып торырга кирәк. Имтиханга берничә сәгать кала бернинди мәгълүмат та керми. Биологияне — 80 баллга... Читать дальше...

Спорт в России и мире
Москва

"Спартак" обыграл "Локомотив" в 26-м туре чемпионата России


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
WTA

Свёнтек разгромила Кырстю и вышла в 1/8 финала турнира WTA-1000 в Мадриде


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Концентрация песка в городском воздухе возвращается к обычным значениям





Путин в России и мире
Москва

Песков: возможное изъятие активов РФ будет солидным гвоздем в гроб западной экономики


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Это - война: литовские беспилотники попытались атаковать Минск




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире

Навальный в России и мире
Москва

Дух разделения в Святой Руси, или Можно ли лишиться сана за отпевание Навального*



Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Певица

Певица Анна Семенович призналась, что ей пришлось прервать отдых из-за болезни



Москва

Латвия признала, что не может отказаться от российских лекарств

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net