Татарстанда БДИны йөз баллга биргән укучылар үз тәҗрибәләре белән уртаклашты
(Казан, 23 март, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Узган ел БДИдан йөз балл җыючылар чыгарылыш сыйныф укучылары һәм аларның ата-аналарына имтиханга әзерлек тәҗрибәсе турында сөйләде.
Лобачевский исемендәге лицейда укыган БДИны узган ел йөз баллга биргән Динара Әхтәмова системалы рәвештә әзерләнүен сөйләде. «Озак әзерләндем. Имтихан тапшырылырга бер көн кала әзерләнергә ярамый. Фәнне бөтенләй онытып торырга кирәк. Имтиханга берничә сәгать кала бернинди мәгълүмат та керми. Биологияне — 80 баллга, химияне 90 баллга бирдем», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.
«Чыгарылыш укучылары һәм ата-аналарга БДИны бирер алдыннан борчылырга киңәш итмәс идем, бала йөз балл алмады икән, моннан трагедия ясарга кирәкми. Бердәм дәүләт имтиханы трагедия түгел, тормыш сынавы гына», — диде мәгариф министры Илсур Һадиуллин «Җиңү өчен 100 балл» бөтенроссия акциясе кысаларында үткән очрашуда.
Министр фикеренчә, укучылардан бигрәк ата-аналарны да тынычландырырга кирәк. «Ата-аналар кайчак акылга сыймаслык өметләр баглый. Һәр көн сынаудан тора. Укучыларны сынауларга әзерләгән һәм тәрбияләүгә зур өлеш керткән укытучыларны да санлау зарур. Шул очракта гына без һәрчак алдынгы сафларда була алабыз», — диде ул.
26нчы гимназияне тәмамлаган математика һәм информатикадан йөзәр балл җыйган Кирилл укытучыларны тыңларга кирәк, дип саный. «Яхшы мөгаллим сезгә беркайчан да начар киңәш әйтмәс. Әзерләнү өчен вакытыгызны кызганмагыз, 10-11 сыйныфта гына әзерләнә башларга ярамый», — дип сөйләде ул.
«Имтиханга ике көн кала фәнне онытып тордым. Имтихан вакытында уй-фикерләрне җыю, тынычлана белү зарур. БДИны югары баллга тапшыру уңышы эмоциональ яктан әзер булуыңнан тора», — диде Лобачевский исемендәге лицейны бетергән химиядән йөз балл алган Любовь Пигачева.
Илсур Һадиуллин Татарстанны олимпиадаларда җиңүчеләр саны ягыннан алдынгы урында булуын әйтте. «Ә йөз баллга биргәннәрнең күбесе — олимпиада җиңүчеләре дә әле. Югары нәтиҗәләргә ирешү тырыш укучыларыбыздан тора», — диде ул.