Мы в Telegram
Добавить новость
123ru.net
Tatar-inform.tatar
Март
2021

Новости за 04.03.2021

Түбән Кама чаңгычысы Россия кубогы ярышларында беренчелекне алды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 март, «Татар-информ»). Түбән Кама чаңгычысы Алия Иксанова Сыктывкарда узган илкүләм турнирда иң югары дәрәҗәгә иреште. Россия кубогының хатын-кызлар арасында гомуми зачеты нәтиҗәләре буенча «Түбән Кама Нефтехим» ГАҖ «Нефтехимик» спорт клубы вәкиле 478 очко җыеп, 1нче урынга чыкты. Алия быел Россия кубогы этапларында биш алтын медаль һәм бер бронза медаль яулады. Бу сезонда ул классик стильдә түгел, ә ирекле стильдә узышты. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә. Читать дальше...

Актанышта укучылар арасында бизнес-идеяләр бәйгесе башланды

Tatar-inform.tatar 

(Актаныш, 4 март, «Татар-информ», «Актаныш-информ» ). Бүген Актанышта укучылар арасында «Мин булачак эшмәкәр» дигән бизнес-идеяләр бәйгесе башланды. Ул яшьләрне эшмәкәрлеккә үстерүдә ярдәм итү йөзеннән оештырылды. Жюрига 52дән артык бизнес-идея тәкъдим ителгән. Укучылар аны комиссия алдында яклыйлар. Икенче турга 15 эш сайлап алыначак. Ун җиңүче билгеләнәчәк.  «Бизнес-идеяләр арасында шул кадәр кызыклы, районга файда китерерлек идеяләр дә бар. Без бу кадәр эш килер дип уйламаган идек. Укучыларның шул кадәр актив булуларына сөендек»... Читать дальше...

Быел Татарстанда Саха Республикасы көннәрен үткәрү планлаштырыла

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 март, «Татар-информ»). Быел июньдә Татарстанда Якутия көннәрен үткәрү планлаштырыла. Казан мэры урынбасары Евгения Лодвигова Саха Республикасы (Якутия) халыкларының тышкы элемтәләр һәм эшләр министры Гаврила Кириллин җитәкчелегендәге төньяк республика делегациясе белән очрашуда шул хакта әйтте. Казан мэриясе хәбәр иткәнчә, Татарстанда Якутия көннәрен үткәрүне төньяк республика делегациясе вәкилләре тәкъдим итте. «Якутия — Татарстан» төбәкара форумын, мәдәният һәм сәнгать осталары концертларын... Читать дальше...



Татарстанда бераз салкынайтачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 март, «Татар-информ»). Иртәгә, 5 мартта, Татарстанда бераз салкынайтачак, дип хәбәр итте Татарстан Гидрометеорология үзәге. Республикада алмашынучан-болытлы һава торышы көтелә. Көндез көньяк-көнчыгыш районнарда кар явачак. Төнлә аерым районнарда урыны белән буран көтелә. Җил тизлеге 15–18 м/с булуы ихтимал. Юлларда бозлавык, урыны белән көчле бозлавык хасил булачак. Төнлә һава температурасы -5.-10 градус, аязганда -15 градуска кадәр булуы көтелә. Көндез һава -2.-7 градуска кадәр җылыначак.

Самараның Гали авылында «Халкым минем» иҗат фестивале була

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 март, «Татар-информ»). Самара өлкәсенең Похвистнево районындагы Гали авылы Мәдәният йортында муниципальара «Халкым минем-2021» иҗат фестивале үткәрелә. Самара татарлары сайтында хәбәр итүләренчә, әлеге чара Самара губернасының 170 еллыгына һәм галәмгә кеше очуның 60 еллыгына багышлана. Фестиваль 2021-2025 елларда «Похвистнево районында мәдәниятне үстерү» кысаларында районның максатчан программасын үтәү максатыннан оештырыла.  «Халкым минем» төбәкара иҗат фестивале татар халкы иҗатын үстерүгә... Читать дальше...

Пенсия фонды бала өчен биш мең сум акчага гаризаны кемнәр бирергә тиешлеген аңлатты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 март, «Татар-информ»). Сигез яшькә кадәрге балалар өчен декабрь аенда 5 мең сум күләмендә акча алмаган Татарстан гаиләләре 31 мартка кадәр Пенсия фондына гариза тапшырырга тиеш. Россия Пенсия фондының Татарстан бүлеге матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итте. Бер тапкыр бирелә торган түләү өчен гариза бирү мөмкинлеге 31 марттан соң булмаячак. Гаризаны дәүләт хезмәтләре порталында яки шәхсән Пенсия фондының клиентлар хезмәтендә бирергә мөмкин. Президент Указы нигезендә, сигез яшькә кадәрге балаларның ата-аналарына... Читать дальше...

Владимир Путин хатын-кызларны якынлашып килүче 8 Март бәйрәме белән котлады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 март, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин хатын-кызларны якынлашып килүче Халыкара хатын-кызлар көне белән котлады. «Безнең бүгенге эшебездә катнашкан барлык хатын-кызларны, гомумән, кызларны, барлык хатын-кызларны якынлашып килүче бәйрәм белән котлыйсым килә», — диде Путин. РИА Новости хәбәр итүенчә, котлау сүзләрен Путин «Без бергә» бөтенроссия үзара ярдәмләшү акциясендә катнашучылар белән очрашу азагында әйткән. Ул ир-атларның 8 Март көнен бәйрәм итүгә бик теләп кушылачакларын искәртә. Читать дальше...

Зәки Зәйнуллинны соңгы юлга иртәгә озаталар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 март, «Татар-информ»). Күренекле язучы, галим һәм җәмәгать эшлеклесе Зәки Зәйнуллин иртәгә туган ягында — Башкортстанның Стәрлебаш авылы зиратына җирләнәчәк. «Зәки Зәйнуллинны соңгы юлга озату мәрасимендә Татарстан Язучылар берлеге исеменнән Факил Сафин катнашачак», — диде Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла. Зәки Зәйнуллин соңгы елларын Башкортстанның Стәрлебаш авылында яшәде.  Аның бүген вафат булуы билгеле булды. Язучыга 87 яшь иде.



Путин психологик ярдәмнең кайбер төрләрен лицензияләү турында уйларга тәкъдим итте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 март, «Татар-информ»). Россиядә психологик ярдәмнең кайбер төрләрен лицензияләүне кертергә кирәк булуы ихтимал. РФ Президенты Владимир Путин «Без бергә» бөтенроссия акциясе волонтерлары белән очрашу вакытында шул хакта белдерде. Әңгәмә барышында Пермь краеннан психолог Әлфия Денисова илдә база белемен алмаган, ә курслар гына тәмамлаган кешеләрнең психологик хезмәт күрсәтү практикасы киң таралганлыгын әйтте. Аның фикеренчә, мондый дилетантлар клиентларына зыян китерергә мөмкин. «Без бу хәлгә... Читать дальше...

Дәүләт Советында яшьләрне тарихи мирас үрнәгендә тәрбияләү кирәклеген искәрттеләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 март, «Татар-информ», Надежда Гордеева). КПРФ фракциясе яшьләрне идеологик тәрбияләү һәм тарихи мирасны саклау мәсьәләләренә багышланган матбугат конференциясе үткәрде. Чарада катнашучылар яшьләрне тәрбияләүнең тарихи традицияләргә нигезләнгән алым турында фикер алышты,ул гамәли һәм закон чыгару эшендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып кала. «Көндәлек тәрбия эше турында онытырга ярамый. Әгәр укытучылар, ата-аналар, мәктәп һәм югары уку йортлары яшьләрне узган тарихыбызның иң яхшы традицияләрендә әзерләүдә берләшмәсә... Читать дальше...

«Гаилә архивын тапшыр» конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул ителә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 март, «Татар-информ»). Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты «Гаилә архивын тапшыр» дигән конкурс игълан итте. Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге хәбәр итүенчә, конкурска Татарстан Республикасының барлыкка килү һәм үсеш тарихын чагылдырган гаилә архивлары кабул ителә. Катнашучыларның эшләре читтән торып ике этапта карала. Беренче - муниципаль этап Татарстан муниципаль районнары (шәһәр округлары) башкарма комитетларының архив бүлекләре (идарәләре) тарафыннан... Читать дальше...

Ингушетия көллияте студентларына дин тарихын өйрәтергә җыеналар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 март, «Татар-информ»). Ингушетия көллиятләрендә 1 сентябрьдән көллиятләрнең уку программасына республика тарихы һәм дин буенча яңа дисциплиналарны кертергә җыеналар. «Интерфакс» хәбәр иткәнчә, урта махсус уку йортлары директорлары берлеге коллегиаль карар проектын килештерү өчен төбәк Мәгариф министрлыгына җибәргән. Директорлар берлеге рәисе Алихан Алиханов фикеренчә, бу дисциплиналарны көллиятләрнең уку планнарына кертү яшьләргә үз динен өйрәнергә, ислам динен тотучылар өчен тыелган әйберләр турында күбрәк белергә мөмкинлек бирәчәк. Читать дальше...

Татарстанда мәктәп ашаханәләрен прокуратура тикшерүе нәтиҗәләре билгеле

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 март, «Татар-информ», Гүзәл Хөсәенова). ТР Прокуратурасы һәм Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе хезмәткәрләре Татарстанның балалар бакчаларында һәм мәктәпләрендә туклануны оештыруны тикшерде.  «Татар-информ»га бу хакта ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте. Хәзерге вакытта республикада ике меңгә якын мәктәпкәчә оешма һәм 1,4 мең мәктәп исәпләнә. Ел башыннан Татарстанда балалар күпләп агулануның бер генә очрагы да булмады.

Татарстанда коронавирустан тагын ике хатын-кыз һәм өч ир-ат үлгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 март, «Татар-информ»). Татарстанда тагын биш кеше — ике хатын-кыз һәм өч ир-ат коронавирус инфекциясеннән вафат булган. Covid-19 инфекциясеннән 1934 һәм 1949 елларда туган хатын-кызлар, шулай ук 1948, 1970 һәм 1982 елларда туган ир-атлар вафат булды, диделәр ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә. «Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән», — дип билгеләп үттеләр республика ведомствосының матбугат хезмәтендә. 2021 елның 4 мартына алынган мәгълүматлар нигезендә... Читать дальше...

Владимир Путин илдә коронавирустан вакцинациягә бәйле проблемалар турында әйтте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 март, «Татар-информ»). Россиядә Covid-19 коронавирусыннан вакцина ясауга бәйле проблемалар бар, ләкин төбәк хакимиятләре әлеге хәл буенча оператив эшли. РФ Президенты Владимир Путин «Без бергә» бөтенроссия акциясе волонтерлары белән очрашу вакытында шул хакта әйтте. «Беләм, безнең моның белән проблемалар бар. <...> мондый масштаблы эштә башкача булмый да. Әмма төбәк хакимиятләренә дә, федераль хакимиятләргә дә тиешле бәя бирергә кирәк, шулай да коллегалар тиз арада аңлап, хәлне уңай якка үзгәртәләр»... Читать дальше...

Азәрбайҗан татарлары балалар өчен татар китапларын китерүне сорады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 март, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Азәрбайҗанда яшәүче милләттәшләребез татар китапларыннан хәзерге заман авторлары язган балалар өчен әкият җыентыкларын китерүне үтенде. «Безгә татарча сувенир, әкият, энциклопедияләр кызык булыр иде. Балалар өчен хәзерге заман авторларының әкиятләре, бигрәк тә Флера Тарханованың балалар әкиятләрен бик теләп алыр идек», — диде татар җәмәгатьчелеге Бакудагы Россия мәгълүмати-мәдәни үзәге базасы уздырган онлайн очрашуда . Милләттәшләребез Татарстан... Читать дальше...

Путин Татарстан волонтерына Миңнехановны туган көне белән котларга тәкъдим итте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 март, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин Татарстан волонтерына республика җитәкчесе Рөстәм Миңнехановны туган көне белән котларга һәм ирекле ярдәм итүчеләр мәсьәләләре буенча фикер алышырга тәкъдим итте.  Татарстан пенсионеры Хөрия Халитова РФ Президенты Владимир Путинның бүген «Без бергә» акциясендә катнашучылар белән очрашуында дәүләт башлыгына пандемия вакытында ветераннарга күрсәткән ярдәм турында сөйләде. «Сез шундый зур хезмәт башкарасыз, һәм ул хуплау, ярдәм итү өчен өчен лаеклы эш», — диде Владимир Путин. Читать дальше...

Азәрбайҗан типографиясе вәкиле татар китапларын үзләрендә бастырырга тәкъдим итте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 март, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Азәрбайҗан типографиясе вәкиле Ринат Сәләмов Татарстан китап нәшрияты китапларын һәм татар матбугатын Азәрбайҗанда бастыру тәкъдиме белән чыкты. «Продуктны Россиядән ташып йөрергә кирәк булмаячак, материалны Бакуда да нәшер итәргә мөмкин. Китап кына түгел, татарча календарь, сувенирлар, журналлар нәшер итеп була», — диде Ринат Сәләмов Бакудагы Россия мәгълүмати-мәдәни үзәге базасы уздырган онлайн очрашуда . Татарстан китап нәшрияты генераль директоры... Читать дальше...

Гармунчы Фәйзулла Туишев турында: Уйнаганда гармунын чөеп-чөеп ала - «Татарстан»

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 март, «Татар-информ», «Татарстан» , Мөршидә Кыямова). Тормыш авырлыкларыннан кырысланган әтисе Кәбир абзый гармунны малае кулыннан тартып алып вата, улына каты гына «сабак укыта». Тик Фәйзулланың җыр‑моңга омтылышы һәм үҗәтлеге артканнан—арта гына бара.  БЕЛЕШМӘ Фәйзулла Кәбир улы Туишев 1884 елның 6 декабрендә Самара губернасы Иске Төгәлбуга авылында күп балалы гаиләдә туа. Туган авылында 3 ел мәдрәсәдә укый. 1895 елда Туктаровлар (Туишев — артистның тәхәллүсе) гаиләсе Мәләкәскә күченә. Читать дальше...


Музыкальные новости
НОПРИЗ

На пленарной конференции НОПРИЗ обсудили развитие института саморегулирования в строительной отрасли





Персональные новости
Пулково

Из Петербурга в Москву. Эксперты вступились за аэропорт Пулково





Татар китапларын Азәрбайҗан чигендә татарча аңламаганга күрә үткәрмәгәннәр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 март, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстан китап нәшрияты китапларының өчтән ике өлешен Азәрбайҗан чигендә уздырмаганнар. «2017 елда Бакуда узган китап күргәзмәсендә катнашкан идек. Кызганыч, таможнядан нәшрият китапларының өчтән ике өлешен үткәрмәделәр. Таможня хезмәткәрләре татарча китапларның мәгънәсен аңларга тырышып караса да, тиз вакыт арасында төшенә алмады. Китапларның өчтән бер өлешен күргәзмәдә тәкъдим итә алдык», — диде Татарстан китап нәшриятының генераль директоры Илдар Сәгъдәтшин. Читать дальше...

Роман Вильфанд: Татарстанга яз иртә килмәячәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 март, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Быел Татарстанга яз иртә килмәячәк. РФ Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразлары шул хакта дәлилли. Бу хакта бүген онлайн-форматта узган матбугат конференциясендә Росгидрометның фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд «Татар-информ» хәбәрчесе соравына җавап биргәндә әйтте. «Узган ел кар булмады. Ни дигән сүз бу? Энергия белән баетылган кояш нурлары атмосферага җиңел һәм иркен үтеп керә. Җир кардан арынгач, ул кояш энергиясен бик нык кабул итә... Читать дальше...

Динар Шакиров Татарстан икътисад министрының яңа урынбасары булды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 март, «Татар-информ», Диләрә Галиева). Татарстан икътисад министры урынбасары вазифасына Динар Шакиров билгеләнде. Яңа постта ул «Стратегия 2030» чараларын гамәлгә ашыру, инвестицияләр һәм инновацияләр белән шөгыльләнәчәк. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы корреспондентына бу хакта министрлыкның матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. «Динар Рәфыйк улын вазифага билгеләнү 24 февральдә булды. ТР Икътисад министрлыгы һәм аның җитәкчелеге алдында торган бурычлар „Стратегия 2030“ чараларында билгеләнгән һәм... Читать дальше...

Алдагы алты елда нинди һөнәрләрне сайлаганнар ялгышмаячак? - «Ватаным Татарстан»

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 март, «Татар-информ», «Ватаным Татарстан» , Сәрия Мифтахова). Киләчәктә нинди һөнәрләрне сайлаганнар ялгышмаячак? Татарстан Министрлар Кабинеты 2022–2028 елларда иң кирәкле белгечләр исемлеген раслаган. Алар арасында автомеханик, матрос, официант, зәрканчы, флорист, янгын сүндерүче кебек һөнәрләр дә бар. 31 мең   эшсез   һәм 49 мең   вакансия Республиканың хезмәт базарындагы саннар әлегә шундыйрак. Пандемиягә бәйле вазгыятьтән соң уңай үзгәрешләр күзәтеләме? Бу хакта Татарстан хезмәт, халыкны... Читать дальше...

Мостай Кәрим повесте буенча «Отряд Таганок» фильмы Татарстанда күрсәтеләчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 март, «Татар-информ»). Уфада Мостай Кәрим повесте буенча «Отряд Таганок» фильмы премьера алдыннан күрсәтелде. «Башинформ» хәбәр итүенчә, премьерага Мостай Кәримнең кызы Әлфия ханым, төшерү процессында катнашучыларның барысы да, Башкортстанның мәдәни җәмәгатьчелеге, журналистлар һәм блогерлар килгән. Картина бер үк вакытта ике залда һәм беренче тапкыр — рус телендә күрсәтелде. 2019 елның октябрендә «Отряд Таганок» фильмы Башкортстанның халык шагыйре, күренекле язучы һәм драматург Мостай... Читать дальше...

Татарстан синоптиклары буран, көчле җил һәм бозлавык турында кисәтә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 март, «Татар-информ»). Иртәгә, 5 мартта, Татарстанда һава шартларының начарлануы көтелә. Җомгага каршы төндә республика территориясендә, Казанны да кертеп, буран дәвам итәчәк, күз күреме сизелерлек (500-1000 метрга кадәр һәм аннан да кимрәк арада) начарлана. Җилнең тизлеге секундына 15-18 метр булачак.  Моннан тыш, төнлә һәм көндез юлларда көчле бозлавык барлыкка килә, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.

Спорт в России и мире
Москва

"Динамо" и "Зенит" назвали стартовые составы на матч 26-го тура РПЛ


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
WTA

Азаренко проиграла в 1/16 финала турнира WTA-1000 в Мадриде


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Учения по ликвидации лесных пожаров прошли в Богородском округе





Путин в России и мире
Москва

Путин поздравил Леонида Рошаля с днем рождения


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Это - война: литовские беспилотники попытались атаковать Минск




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире

Навальный в России и мире
Москва

Дух разделения в Святой Руси, или Можно ли лишиться сана за отпевание Навального*



Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Сергей Трофимов

Сергей Трофимов выступит с летним концертом в Зеленом Театре ВДНХ



Москва

Какую продукцию для активного отдыха в праздники ...

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net