Татарстан синоптиклары буран, көчле җил һәм бозлавык турында кисәтә
(Казан, 4 март, «Татар-информ»). Иртәгә, 5 мартта, Татарстанда һава шартларының начарлануы көтелә. Җомгага каршы төндә республика территориясендә, Казанны да кертеп, буран дәвам итәчәк, күз күреме сизелерлек (500-1000 метрга кадәр һәм аннан да кимрәк арада) начарлана. Җилнең тизлеге секундына 15-18 метр булачак. Моннан тыш, төнлә һәм көндез юлларда көчле бозлавык барлыкка килә, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.