Әлки районы укучысы республика фестивале җиңүчесе булды
(Әлки, 4 март, «Татар-информ», « Әлки хәбәрләре », Люция Низамиева). Әлки районының Чуаш Борнае урта мәктәбенең 4 сыйныф укучысы Ярослава Еликова этно-мәдәни компонентлы мәктәпләр укучыларының республика фестивалендә беренче урын яулады. Милли җырлар, биюләр башкарылган фестивальдә Ярослава вокал номинациясендә чыгыш ясады.