Чүпрәледә милли татар ашларын пешерү буенча бәйге үткәрделәр
(Казан, 4 март, «Татар-информ»). Шушы көннәрдә Чүпрәле күптармаклы технологияләр техникумында Туган телләрне саклау һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында токмач кисү һәм кәкәш пешерү буенча бәйге узды.
Бәйгедә өченче курс студентлары көч сынашты. Чарада Бөтендөнья татар хатын-кызларының җирле «Ак калфак» оешмасы рәисе Гөлфия Яфизова катнашты һәм бәйгегә зур бәя бирде. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бәйге бик нәтиҗәле булды һәм зур оешканлык белән узды. Чара соңында татар халкының гореф-гадәтләрен саклап калуда һәм татар халык ашларын пропагандалауда зур эшләр башкарганнары өчен Гөлфия Яфизова бәйге оештыручыларны Рәхмәт хатлары белән бүләкләде.