Мы в Telegram
Добавить новость
123ru.net
Tatar-inform.tatar
Март
2021

Новости за 04.03.2021

Хөкүмәт коронавируска каршы прививка ясатканда ял тәкъдим итү турында киңәш бирмәгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 март, «Татар-информ», Диләрә Галиева). Татарстан Хөкүмәте республика оешмаларына коронавируска каршы прививка ясаткан хезмәткәрләргә ял тәкъдим итү турында киңәш бирмәгән. ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова брифингта хәбәр иткәнчә, Татарстан компанияләре һәм дәүләт органнары бу очракта ял бирү-бирмәү мәсьәләсен үзләре хәл итәргә хокуклы. «Бу җәһәттән без бернинди киңәш тә бирмәдек. Эш бирүче мондый карарны үзе кабул итә ала. Без барысын да мәҗбүр итә алмыйбыз, моның бернинди мәгънәсе дә юк. Читать дальше...

Җәмәгать туклануы өлкәсендәге чикләүләр Роспотребнадзор карарыннан соң йомшартылачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 март, «Татар-информ»). Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор), республикадагы санитар-эпидемиологик вазгыятькә җентекле анализ ясаганнан соң, Татарстанда җәмәгать туклануы өлкәсендә кертелгән чикләү чараларын йомшарту буенча хәлиткеч карар кабул итәчәк. ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова брифингта «Татар-информ» агентлыгы журналистының соравына шулай дип җавап бирде. «Роспотребнадзордан хәбәр итүләренчә... Читать дальше...

Татарстан Президенты Бурятия татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 март, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бурятия Республикасындагы татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашты. 2010 елгы халык санын алу мәгълүматлары буенча, Бурятиядә татарлар саны 6,8 меңнән артык кеше тәшкил итә. Татарлар Бурятиянең барлык районнарында диярлек яши, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте. 2005 елның апрелендә Бурятия татарларының төбәк милли-мәдәни автономиясе оештырыла, аны Саҗидә Баталова җитәкли. Иске Оноха, Мөхәршибир... Читать дальше...



Казан Кремле: Салават Фәтхетдинов мәдәният буенча киңәшче сыйфатында кирәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 март, «Татар-информ»). Татарстанның халык артисты, җырчы Салават Фәтхетдинов мәдәният министры Ирада Әюпованың киңәшчесе сыйфатында нәтиҗәле эшли алачак. ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова брифингта шундый фикерен белдерде. «Салават Фәтхетдинов мәдәният өчен чит кеше түгел. Камал театрында ул көн саен беренче номерлы тамашачы. Ул мәдәният өлкәсен шактый әйбәт белә һәм бу җәһәттән аның файдасы зур булачак», - диде Галимова. Җырчы ТР Мәдәният министрлыгында республиканың... Читать дальше...

Зәки Зәйнуллин вафат

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 март, «Татар-информ»). Татар язучысы, галим һәм күренекле җәмәгать эшлеклесе, техник фәннәр докторы Зәки Зәйнуллин вафат. Язучыга 87 яшь иде. Әлеге хәбәрне социаль челтәрендәге аккаунтына язучының якташы, журналист Римма Бикмөхәммәтова язган. Зәки Зәйнуллин туган ягында — Башкортстанның Стәрлебаш районында яши иде.

«Питер Татар» ҮouTube каналы милли киемгә багышланган туры эфир уздыра

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 март, «Татар-информ»). 7 март көне 15.00 сәгатьтә «Питер Татар» YouTube-каналы туры эфирында «Алтын Хәситә: Империя стилендәге мирас һәм костюмның башка тарихлары» дигән темага лекция була. Милли бизәкләр һәм символика дөньясына сәяхәтне «International fashion» Халыкара милли кием дизайнерлары бәйгесенең (2009-2015) оештыру комитеты җитәкчесе, «Волга fashion week» фешн-күрсәтү чарасы (2017-2019) жюри әгъзасы, «Алтын Хәситә» Халыкара проекты (2020) остазлары җитәкчесе Римма Кашапова уздыра. Читать дальше...

Татарстанда узган тәүлектә 53 кеше коронавирус йоктырган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 март, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус белән зарарлануның 53 яңа очрагы теркәлгән. Аларның 1се — читтән кертелгән, 52се — башка авыру белән элемтә нәтиҗәсендә эләккән. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, 24 кеше хастаханәгә салынган, 29ы өйдә дәвалана. Авыручыларның иң күбе 60-70 яштлеклщр арасында — 16 кеше. Казанда - 26, Чаллыда — 8, Яшел Үзән районында — 7, Түбән Кама районында — 4, Лаеш районында — 2, Буа, Кама Тамагы, Лениногорск... Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов Татарстанның күп балалы әниләренә «Ана даны» медален тапшырачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 март, «Татар-информ», Розалия Хәйруллина). 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстанда яшәүче 11 күп балалы әни белән очрашып, аларга «Ана даны» медален тапшырачак. ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова брифингта шулай дип белдерде. «Атна азагында төп көн тәртибе алда торган бәйрәмгә бәйле булачак. Бу җәһәттән Президент катнашында берничә традицион чара үтәчәк. Аларның беренчесе, тантаналы рәвештә Татарстан Республикасының „Ана даны“ медальләрен тапшыру. Читать дальше...



Галимова «ЭпиВакКорона» турында: Вакцинаны бүлгәндә берәүгә дә өстенлек бирелмәячәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 март, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). «ЭпиВакКорона» вакцинасы дозаның күләменнән чыгып Татарстан районнары буенча бүленәчәк, теге яки бу муниципалитетка ниндидер өстенлек бирелмәячәк. ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова брифингта шулай дип белдерде. «Без бернинди дә өстенлек бирмибез, „ЭпиВакКорона“ да шундый ук вакцина, ул „Спутник V“ препаратына альтернатива буларак җитештерелә. Татарстанга кайтартылган вакцина күләменә карап медицина учреждениеләре арасында бүленәчәк... Читать дальше...

Казанда ике балалы гаилә ис газы белән агуланган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 март, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда ике балалы гаилә ис газы белән агуланган. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән «Татар-информ» агентлыгына белдерүләренчә, бүген төнлә Кызыл Кокшай урамындагы 127нче йортта дүрт кешенең ис газы белән агулануы хакында хәбәр килгән. Нәтиҗәдә, 45 яшьлек ир-ат, 43 яшьлек хатын-кыз, шулай ук 15 һәм 5 яшьлек ике малайны хастаханәгә озатканнар. Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана. ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев агентлыкка хәбәр иткәнчә... Читать дальше...

Табиблар «мәңгелек» коронавирус инфекциясенең беренче очракларын ачыклаган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 март, «Татар-информ»). Дөньяда «мәңгелек» коронавирус инфекциясен йоктыруның тәүге очраклары ачыкланган. РИА Новости агентлыгы АКШ табибларына сылтама белән хәбәр иткәнчә, «мәңгелек» вирусны өч пациент (бер егет һәм мәктәп яшендәге малай белән кыз) эләктергән. Көньяк Калифорния Университеты галимнәре мәгълүматлары буенча, вирус лейкемия белән авыручы өч пациентның организмында алты айдан артык сакланган. Моның шулай озакка сузылуы барлык очракларда да пациентларның иммун системасы какшавы белән бәйле. Читать дальше...

Казан парковкалары өч көн рәттән бушлай эшләячәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 март, «Татар-информ»). Татарстан башкаласы халкы һәм шәһәр кунакларына бәйрәм һәм ял көннәрендә парковкаларның бушлай эшләячәге хакында искәрттеләр. Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 2021 елда Халыкара хатын-кызлар көне дүшәмбегә туры килә, шунлыктан муниципаль парковкалар өч көн рәттән (6, 7 һәм 8 март) бушлай эшләячәк. «Бу Халыкара хатын-кызлар көнен бәйрәм итү, шулай ук кече һәм урта бизнес предприятиеләренә ярдәм күрсәтү өчен шәһәрдә гамәлдә булган ташламалы режим белән бәйле»... Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов Бурятия башлыгы белән хезмәттәшлекне үстерү хакында фикер алышты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 март, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Улан-Удэ шәһәрендә Бурятия Республикасы башлыгы Алексей Цыденов белән очрашты. ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Рөстәм Миңнеханов төбәкләрнең хезмәттәшлекне үстерү өчен яхшы перспективалары булуын билгеләп үткән. «Без Бурятиягә машина төзелеше продукциясе, халык куллануы товарлары һәм азык-төлек продуктлары, медицина эшләнмәләре сату өлкәсендә активлыкны арттырырга әзер. Безнең төбәкләр өчен кызыксыну тудырырлык... Читать дальше...

Тагын өч ил Россиядә җитештерелгән «Спутник V» вакцинасын хуплады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 март, «Татар-информ»). Тагын өч ил (Конго, Ангола һәм Джибути) Россиядә җитештерелгән «Спутник V» вакцинасын хуплады. Россия туры инвестицияләр фонды матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, барлык очракларда да вакцинаны теркәү тизләтелгән процедура буенча узган. Н.Ф.Гамалея исемендәге үзәктә уйлап табылган Россия препараты 2020 елның августында теркәү процедурасын узган коронавируска каршы дөньядагы беренче вакцина булды. Хәзерге вакытта «Спутник V» дөньяда хуплаулар саны буенча беренче өчлеккә керә һәм ул 42 илдә теркәлгән. Читать дальше...

Табиблар коронавирус инфекциясен чәчәк гөлләмәсе аша йоктыру куркынычын бәяләде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 март, «Татар-информ»). 8 Март алдыннан коронавирус инфекциясен чәчәк гөлләмәсе аша йоктыру мөмкинлеге фикер алышу өчен актуаль темага әверелде. РИА Новости агентлыгы хәбәр иткәнчә, табиблар россиялеләрне тынычландырырга ашыга – биредә инфекция эләктерү куркынычы юк дәрәҗәсендә. Медицина фәннәре докторы, вирусолог Анатолий Альтштейн аңлатканча, пандемия вакытында вирус йоктыруның бик күп варианты бар, әмма аның чәчәк аша күчү ихтималы бик аз. Шунлыктан хатын-кызларны 8 Март белән котлап чәчәк бүләк итәргә мөмкин һәм кирәк тә. Читать дальше...

Бер атна эчендә Татарстанның биш моношәһәрендә эшсезләр саны кимегән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 март, «Татар-информ»). Бер атна эчендә Татарстанның биш моношәһәрендә эшсезләр саны кимегән. ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, тагын ике моношәһәрдә вазгыять үзгәрмәгән диярлек. «Соңгы мәгълүматлар буенча, Чаллыда рәсми рәвештә теркәлгән 3 030 эшсез граждан исәпләнә, бу алдагы атнага караганда 107 кешегә азрак. Бу атнада Алабуга, Яшел Үзән, Түбән Кама һәм Чистай моношәһәрләрендә дә эшсезләр саны кимегән», - диелә хәбәрдә. Кама... Читать дальше...

Тинчурин театрында «Журналистлар клубы»ның беренче очрашуы танышу форматында узды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 март, «Татар-информ», Зәринә Хуҗина). Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында «Театр журналистлары клубы»ның беренче очрашуы танышу форматында узды. «Без татар һәм рус телендә театр турында язучы журналистлар клубын булдырырга телибез. Соңгы вакытта яшь журналистлар эчтәлекне сөйләп кенә чыгалар, образны ачып бирү бик аз күренә. Олпат журналистлар, режиссерлар, драматурглар, рәссамчылар, сценографлар белән аларга аерым бер лекцияләр багышларбыз», — диде театрның... Читать дальше...

Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозучы аграрийлар ярдәмнән коры калырга мөмкин

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 март, «Татар-информ»). Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозучы авыл хуҗалыгы билгеләнүендәге җирләрнең хуҗалары дәүләт ярдәменнән коры калырга мөмкин. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, шул хактагы нигезләмәне федераль дәрәҗәдә беркетергә телиләр. «Авыл хуҗалыгы объектларында янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү мәсьәләсендә кагыйдәләр катгыйландырылачак», - дип искәрттеләр ведомствода. Шуңа бәйле рәвештә, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләргә... Читать дальше...

Чаллыда Нәзарәт кубогына татар милли көрәше һәм кул көрәше буенча турнир узачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 март, «Татар-информ»).4 апрельдә Чаллыда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте кубогына мөселманнарның татар милли көрәше һәм кул көрәше буенча берләштерелгән XII россиякүләм ачык турниры узачак. Шәһәрнең «Витязь» спорт комплексында узачак ярышта Татарстан һәм башка төбәкләрдән 100гә якын спортчы катнашыр дип көтелә, дип яза нәзарәтнең матбугат хезмәте. Нәзарәт кубогына ел саен үткәрелә торган бу турнир актив һәм сәламәт яшәү рәвеше алып... Читать дальше...


Музыкальные новости
Пианист

Пианист-виртуоз Култышев исполнит редкие сочинения Баха и Брукнера на концерте в «Зарядье»





Персональные новости
Валюта

Валюта вышла из моды // Снижение волатильности и санкции сдерживают спрос





Түбән Кама авыл хуҗалыгы җитештерүчеләрен үз продукцияләрен тәкъдим итәргә өйрәттеләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 март, «Татар-информ»). Түбән Камада «Экоагропарк»ның булачак резидентлары «Ковер» яшьләр инициатива үзәгендә җыелып фикер алышты, продукцияне отышлы сату нигезләренә өйрәнде. Очрашуда Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин, Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Радмир Беляев, Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Альфред Нигъмәтҗанов, авыл җирлекләре башлыклары, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре катнашты. Бу турыда... Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов Улан-Удэ авиазаводында вертолетлар җитештерү белән танышты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 март, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бурятия Республикасына эш сәфәре кысаларында Улан-Удэ авиация заводында булды, анда ул вертолетлар җитештерү, шулай ук предприятиенең яңа мәйданчыклары белән танышты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә. У-УАЗ директоры Леонид Белых Рөстәм Миңнехановка предприятиенең җитештерү мәйданчыкларын, шул исәптән әзерләү-штамплау цехын күрсәтте. Бүген агрегат җыю заводында Татарстан Республикасы Президенты Ми-8/17... Читать дальше...

Норлат мөхтәсибәте район хакимияте белән берлектә мохтаҗларны бушлай ашата башлады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 март, «Татар-информ»). Бу көннәрдә Норлат мөхтәсибәте район хакимияте белән берлектә мохтаҗларны бушлай ашата башлады. Мохтаҗларга һәм күпбалалы гаиләләргә итле, кайнар ашлар беренче тапкыр Әхмәтзәки Сафиуллин исемендәге тәгълим үзәгендә җомга көнне таратылды. Биредә диненә һәм милләтенә карамастан, авыр тормыш хәлендәге барча ач кешегә ярдәм итәләр, дип хәбәр итә ТР ДИния нәзарәте матбугат хезмәте. Һәр көнне иртәнге сәгать 11дән көндезге икегә кадәр ланч-боксларга салынган кайнар ризыкны 30-40 кешегә өләшәләр. Читать дальше...

Мөслим мөхтәсибәтендә вәгазь кичәләре узды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 март, «Татар-информ»). Мөслим районы «Җәмигъ» мәчетендә хатын-кызлар арасында «Әйтер сүзем бар сезгә» дип исемләнгән вәгазь бәйгесе үтте. Дүрт ел рәттән үткәрелә торган бу күркәм чарага 60лап кеше килгән иде. Вәгазь бәйгесендә катнашучылар арасында күрше районнардан, Удмуртия Республикасыннан да мөслимәләр бар иде. Һәр хатын-кыз, үзенә файдалы мәгълүмат, җан азыгы алып, иманын баетып кайтып китте, дип яза ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Бөгелмә районы Бөтенроссия конкурсында җиңүче булды

Tatar-inform.tatar 

(Бөгелмә, 4 март, «Татар-информ», «Бөгелмә авазы» ). Бөгелмә районы 2 ел рәттән Уңайлы шәһәр тирәлеген булдыру буенча иң яхшы проектлар Бөтенроссия конкурсында җиңүче булды. Быел Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыруның иң яхшы проектлары Бөтенроссия конкурсында республиканың ун шәһәре һәм бер авыл катнаша. «Бөгелмә — Татарстанда ике ел рәттән Уңайлы шәһәр тирәлеген булдыру буенча иң яхшы проектлар Бөтенроссия конкурсында җиңүче булган аз санлы шәһәрләренең берсе. Тулаем алганда, бу — федераль бюджеттан җәлеп ителгән 180 миллион сум ... Читать дальше...

Актаныш мәктәпләренең театр коллективлары инглиз телендә спектакль куя

Tatar-inform.tatar 

(Актаныш, 4 март, «Татар-информ», «Актаныш-информ», Ләйсән Газизова). Актанышта балалар иҗат үзәгендә мәктәп театр коллективларының «SCHOOL PERFORMANGE» республика фестиваль бәйгесенең район туры узды. Укучылар чит телдә, нигездә инглиз телендә, ике көн дәвамында спектакль куя. 1-4 сыйныф укучылары «Әкият» жанрында, 5-8 сыйныф укучылары «Классик жанрда» төрле сәхнә әсәрләрен жюри хөкеменә тәкъдим итә. Бу турыда Актаныш районы мәгълүмат үзәге хәбәр итә. Инглиз телендә иркен сөйләшү, авазларны дөрес әйтә белү... Читать дальше...

Спорт в России и мире
Москва

Благодаря акции МТС Банка реабилитационная помощь в России станет доступнее


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
Уимблдон

Медведев рассказал, как ударился головой перед матчем с Уиллисом на Уимблдоне в 2016 году


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Собянин сообщил о планах создания отечественной платформы электромобиля





Путин в России и мире
Москва

Амурские семьи могут попасть в кино и отправить особенную открытку благодаря душевному проекту


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Лукашенко надеется на восстановление транспортных маршрутов с Израилем




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире
Киев

Мечтающего по победе Киева Макаревича* проверят на экстремизм


Навальный в России и мире


Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Shaman

Shaman встретился с подростком, который заработал на его концерт мытьем машин



Москва

Д. Байден подписал закон о запрете импорта урана из России в США. С отсрочкой и исключениями

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net