Мы в Telegram
Добавить новость
123ru.net
Tatar-inform.tatar
Март
2021

Новости за 23.03.2021

Удмуртиядә «Язгы тамчы» инструменталь фестиваль-конкурсы игълан ителде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 март, «Татар-информ»). Удмуртиядә балаларның, яшьләрнең игътибарын музыка сәнгатенә җәлеп итү, тәҗрибә уртаклашу, иҗади элемтәләрне ныгыту, талантлы яшь башкаручыларга ярдәм итү, татар мәдәниятен саклау нисбәтеннән татар һәм башкорт инструменталь көйләрен башкаручыларның 25 нче «Язгы тамчы» төбәкара фестиваль-конкурсы башланды. Чараны Удмуртия Республикасы Милли сәясәт министрлыгы, Удмуртиянең Татар иҗтимагый үзәге, Халыклар дуслыгы йорты, «Яңарыш «газетасы редакциясе оештыра, дип хәбәр... Читать дальше...

2021 елдан өлкән яшьтәге татарстанлылар бушлай социаль пакет рәсмиләштерә алачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 март, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). 2021 елдан Татарстанның социаль хезмәтләре үз эшендә өлкән яшьтәге кешеләргә ярдәм күрсәтү буенча яңа хезмәтне гамәлгә кертәчәк. Бүген ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева «Бердәм Россия» партиясенең төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсе Instagram-аккаунтындагы туры эфир вакытында шул хакта хәбәр итте. «2021 елда без „Бушлай социаль пакет“ дигән яңа юнәлеш кертәбез. Анда өлкән яшьтәге кешене... Читать дальше...

Фирдүс Тямаев Башкортстан авылларының берсендә концерты өзелүенә аңлатма бирде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 март, «Татар-информ»). Популяр татар җырчысы Фирдүс Тямаев Башкортстан авылларының берсендә концерты өзелүенә аңлатма бирде. Аның фикеренчә, моның сәбәбе — мәдәният йортында ут булмауда түгел, ә артистның Коштау тавын яклау буенча позициясендә. «Соңгы вакытта безгә Башкортстанда концертлар оештыру кыенлаша. Ә сәбәпләре билгеле түгел. Бүген беренче тапкыр тамашачылар белән урамда калдым. Кешеләрдән сораштырып белдек һәм миңа Коштау авылын яклап чыгуым кайбер кешеләргә ошамавын әйттеләр»... Читать дальше...



Мөхәммәтшин һәм Татарстан Дәүләт Советы депутатлары «Җиңү диктанты»на чакыру алачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 март, «Татар-информ»). ТР Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин һәм республика парламенты депутатлары «Җиңү диктанты»нда катнашу өчен чакыру алачак. «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге мәгълүмат үзәге җитәкчесе Наталья Лукина «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте. «Фәрит Мөхәммәтшин һәм Татарстан парламенты депутатлары „Җиңү диктанты“нда катнашу өчен чакыру алачак. Без шулай ук... Читать дальше...

Пенза өлкәсендә «Татар малае», «Татар кызчыгы» бәйгесе дүрт авылны берләштерде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 март, «Татар-информ»). Пенза региональ «Ак калфак» татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы тарафыннан оештырылган «Татар малае», «Татар кызчыгы» бәйгесе дүрт авылны берләштерде. Башта бәйге Пачелма районында башланды. Аннан Индерка авылында дәвам итте. 20 мартта Кузнецк районы Зур Труев авылына чират җитте, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы. Катнашучыларга төрле сынаулар үтәргә туры килде: башта алар үзләре белән таныштырдылар, аннан халкыбызның матур йолаларын сәхнәләштерделәр. Читать дальше...

Васил Шәйхразыев Балтачта төрле милләт балаларын укыту мөмкинлекләрен барларга кушты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев Балтачта төрле милләт балаларына белем бирү мөмкинлекләрен барларга кушты. Бүген вице-премьер Балтачның 5нче «Сөенеч» балалар бакчасында, Балтач гимназиясендә булды. Татар, рус, удмурт телләрендә иҗади чыгышлар карады.  Васил Шәйхразыев балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм гимназия укучыларының чыгышларын югары бәяләде. Татарстанда Туган телләр... Читать дальше...

Россия ислам институтында «Илаһи моң» фестивале финалы узачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 март, «Татар-информ»). 28 мартта Россия ислам институтында татар халык авыз иҗаты әсәрләре һәм рухи мирасы үрнәкләрен башкару буенча «Илаһи моң» фестиваль-бәйгесе финалы уза. Фестивальгә Россиянең төрле төбәкләреннән (Ханты-Манси, Тубыл, Мари-Эл, Ульяновск, Пермь, һ.б.) һәм Татарстаннан 152 гариза килгән иде. Финалга 34 солист һәм 12 иҗат төркеме чыкты, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәте. Казаннан читтә яшәүчеләр бәйгенең финал өлешендә онлайн форматта катнаша. Казанның иҗат коллективлары 28 мартта Россия ислам институтына чакырыла. Читать дальше...

3 апрельдә Казанда йөзү буенча Россия Олимпиада алды чемпионаты башлана

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 март, «Татар-информ»). 3 апрельдә Казанда йөзү буенча Россия чемпионаты башлана. Анда Россиянең иң көчле спортчылары катнаша, чөнки әлеге ярышларда Токиодагы Олимпия уеннарында катнашу өчен иң-иңнәрне сайлап алачаклар. «Татар-информ» агентлыгы мәгълүматлары буенча, ярышларда Татарстанның 43 спортчысы катнашыр дип көтелә. Россиялеләрдән тыш, турнирда Казанның FINA Үсеш үзәгендә шөгыльләнүче 13 чит ил вәкиле дә чыгыш ясаячак. Ярышлар Спортның су төрләре сараенда узачак һәм 9 апрельдә төгәлләнәчәк. Читать дальше...



Өч елдан соң татарстанлыларның уртача гомер озынлыгы 74 яшь ярымга җитәчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 март, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Ун ел эчендә Россиядә уртача гомер озынлыгы якынча 4,5 елга арткан. Республикада үсеш динамикасы Идел буе федераль округы һәм Россиядәгегә караганда югарырак. Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова «Бердәм Россия» партиясенең төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсе Instagram-аккаунтындагы туры эфир вакытында шул хакта хәбәр итте. «Без барыбыз да республика халкы тормышының гомуми статистикасында өлкән яшьтәге гражданнар саны динамик рәвештә артуын күрәбез. Читать дальше...

Татарстанда апрель аенда «Караучы» проекты гамәлгә ашырыла башлый

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 март, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Быел апрель урталарында Татарстанда өлкән яшьтәге кешеләр, инвалидларны карау һәм тәрбияләүне максат итеп куйган «Караучы» («Сиделка») проекты гамәлгә ашырыла башлаячак. Бүген ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева «Бердәм Россия» партиясенең төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсе Instagram-аккаунтындагы туры эфир вакытында шул хакта хәбәр итте. «Республикада „Сиделка“ сынау проекты 2019 елдан гамәлгә ашырыла. Читать дальше...

Татарстанда соңгы тәүлектә 43 кеше яңа коронавирус инфекциясе йоктырган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 март, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 43 яңа очрагы ачыкланган. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, аларның барысы да чирне башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән. «19 кеше хастаханәгә озатылган, 24 кеше өендә дәвалана», - диелә ведомство хәбәрендә. Казанда – 25, Яшел Үзән районында – биш, Түбән Камада – дүрт, Чаллыда – өч, Азнакай, Буа, Кама Тамагы, Лаеш, Лениногорск һәм Чистай районнарында берәр очрак теркәлгән. Читать дальше...

Төмән өлкәсендәге татар авылында табылган борынгы яһүд догалыгын синагогага биргәннәр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 март, «Татар-информ»). Төмән өлкәсе мөфтие Зиннәт хәзрәт Садыйков Төмән синагогасы раввины Игорь Варкинга Төмән шәһәреннән 45 километр ераклыктагы татар авылы – Янтыкта янган йорт урынында берничә ел элек табылган борынгы яһүд догалыгын тапшырган. Россия Мөфтиләр шурасының матбугат хезмәте Төмән мөселманнары сайтына сылтама белән хәбәр иткәнчә, борынгы догалыкны авылда яшәүчеләр тапкан. Тукымага төрелгән китапны мәктәп музеена тапшырган булганнар. Төмән синагогасы раввины Игорь Варкин... Читать дальше...

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы белгече ковидның психикага тәэсире хакында сөйли

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 март, «Татар-информ»). Табиб-психотерапевт, Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы эксперты Владимир Менделевич коронавирус инфекциясенең менталь сәламәтлегенә ясаган йогынтысы хакында сөйләячәк. Ул Covid-диссидентларның фикерләве һәм коронавирусның ихтимал булган нәтиҗәләре турында аңлата. «Covid-19 һәм психик сәламәтлек. Рухи тигезлекне ничек сакларга» дигән туры эфир иртәгә Татарстан Республикасының коронавирус инфекциясенә каршы тору буенча оператив штабы Instagram-аккаунтында узачак. Читать дальше...

Прокопьевскида алтынчы тапкыр узган «Кышкы Сабан туе» бәйрәмендә ат чабышы булды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 март, «Татар-информ»). 20 мартта Прокопьевск шәһәрендә алтынчы тапкыр традицион «Кышкы Сабан туе» үткәрелгән. Сабан туенда мини-футбол, итеп киеп хоккей уйнау, аркан тартышу, капчык киеп йөгерү, ат чабышлары кебек спорт чаралары үткәрелгән, «Ләйсән» һәм «Агым су» иҗат коллективлары чыгыш ясаган, дип хәбәр итте Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте. Бәйрәмгә күрше-тирәдәге Киселевск, Новокузнецк, Осинников һәм Междуреченск шәһәрләреннән кунаклар җыелган. Прокопьевск шәһәренең милли-мәдәни автономиясе чараны оештыручыларга... Читать дальше...

Биологик ресурслар комитеты: Кабаннар санын киметү белән шөгыльләнәбез

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының хайваннар һәм үсемлекләр дөньясын саклау идарәсе башлыгы Ринат Чиспияков әйтүенчә, Татарстанда кабаннар санын киметү буенча эш үткәрелә. Аның сүзләренчә, кабаннар санын көйләп тору көндәлек эш. «Кабаннар санын киметү белән шөгыльләнәбез. Соңгы исәпләүләр буенча, аларның тыгызлыгы бүген 1 мең гектарга 0,21 башка кадәр киметелгән. Россия Хөкүмәте нормативы буенча, республикада аларның тыгызлыгы 1 мең гектарга 0,25 баш булырга тиеш. Читать дальше...

Екатеринбургта «Урал сандугачы» бәйгесе җиңүчеләрен игълан иттеләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 март, «Татар-информ»). 20-21 мартта Екатеринбург шәһәрендә XIV «Урал сандугачы» Татар җырын башкаручылар һәм инструменталь музыка төбәкара бәйгесе финалында җиңүчеләр билгеле булды. Чаллыдан Азалия Яфасова 17 яшькә кадәрге балалар арасында «ялгыз җыр» номинациясендә, Әгерҗенең «Көмеш телле гармун» ансамбле инструменталь ансамбльләр арасында беренче урын алды. Исемлекне Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге сайтында карап була. Чараны Татарстанның Свердловск... Читать дальше...

Кама Аланы хакимияте бинасына флагны дөрес элмәгән өчен җитәкчегә штраф салганнар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 март, «Татар-информ»). Кама Аланы Башкарма комитеты бинасында Россия Федерациясе флагын астын өскә әйләндереп элгән өчен комитет җитәкчесенә 5 мең сум күләмендә штраф салганнар. ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте. Гаммәви мәгълүмат чараларында Кама Аланы хакимияте бинасына Россия флагын дөрес элмәү хакында мәгълүмат таралган иде. Шул хакта прокуратура тикшерү үткәргән һәм Башкарма комитет җитәкчесенә карата «Россия Федерациясенең... Читать дальше...

Быел ураза башлану һәм тәмамлану көне, фидия һәм фитр сәдакасе күләме билгеләнде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 март, «Татар-информ»). 22 мартта Татарстан Диния нәзарәтендә Голәмәләр һәм Казыйлар шурасының киңәйтелгән утырышында хәзрәтләр рамазан ае башлану һәм тәмамлану вакытын, тәравих намазында укыла торган рәкәгатьләр санын, фидия һәм фитр сәдакаләре күләмен билгеләде. Татарстан Диния нәзарәте хәбәр иткәнчә, 13 апрельдә — уразаның беренче көне, 12 майда — уразаның соңгы көне. 12 апрельдә — беренче тәравих намазы, 13 майда — Ураза бәйрәме була. Голәмәләр һәм Казыйлар шурасы вәкилләре зәкят... Читать дальше...

Татарстанның Петербургтагы вәкиллеге Ризаэтдин Фәхретдин музее белән хезмәттәшлек итә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 март, «Татар-информ»). Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге һәм Әлмәт районындагы Ризаэтдин Фәхретдин Мемориаль музее җитәкчелеге уртак чаралар үткәрү буенча хезмәттәшлек перспективалары хакында фикер алышты. Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиле урынбасары Дамир Сабиров Татарстаннан килгән кунак, «Ризаэтдин Фәхретдиннең мемориаль музее» муниципаль бюджет учреждениесе директоры Диләрә Гыймранова белән очрашты... Читать дальше...


Музыкальные новости
Любовь Успенская

Адвокат Добровинский: сторона Успенской раздражала суд доводами против Киркорова





Персональные новости
Армения

В Армении прошел крупнейший на постсоветском пространстве «Бессмертный полк». Видео. Фоторяд





«Хозур ТВ» каналында «Такой татарский русский» тапшыруы башлана

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 март, «Татар-информ»). Бүген Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хозур ТВ» телеканалында «Такой татарский русский» дип аталган яңа тапшыру күрсәтелә башлый. Әлеге тапшыру татар теленнән алынган сүзләрнең килеп чыгышы турында сөйли. Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, проект Татарстан Республикасындагы Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында тормышка ашырыла.  Чыгарылышларда төрле темалар — мәсәлән, кием-салым, ризык, транспорт, күчемсез милеккә кагылышлы кызыклы мәгълүмат бирелә. Читать дальше...

«Татарстан» журналында Фердинанд Сәлаховның тормыш кагыйдәләре чыкты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 март, «Татар-информ», «Татарстан» , Руфия Фазылова). Фердинанд Сәлахов 1955 елның 15 сентябрендә Апас районы Чүри‑ Бураш авылында туган. Апас урта мәктәбен тамамлагач, Казан дәүләт медицина универси­тетына укырга керә. Анда дүрт курс укыганнан соң, армия хезмәтенә китә. Хәрби хезмәттән кайткач, Ка­зан дәүләт консерваториясенә — Зөләйха Хисмәтуллина классы­на укырга керә. Өченче курстан Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә эшли башлый. Шуннан соң Татар дәүләт опера һәм... Читать дальше...

Тубыл шәһәренең себер-татар мәдәният үзәгендә «Хатын-кыз галәме» күргәзмәсе ачылды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 март, «Татар-информ»). Төмән өлкәсенең Тубыл шәһәре себер-татар мәдәният үзәгендә фотограф Гали Сәетовның «Хатын-кыз галәме» күргәзмәсе ачылды. Фотокүргәзмәдә төрле елларда төшерелгән милли бәйрәмнәр, хатын-кызлар фоторәсемнәре урын алган. Төмән татарларының «Яңарыш» сайты хәбәр иткәнчә, Себер татар автономиясе рәисенең урынбасары Илтус Уразмамәтов кызыклы, игътибарга лаек фотосурәтләрне туплап, китап итеп чыгарырга кирәк, дигән, уңышлар теләгән. Себер-татар мәдәният үзәге җитәкчесе... Читать дальше...

Татарстаннан ике команда «Киләчәк укытучысы» конкурсында җиңде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 март, «Татар-информ»). Санкт-Петербургта «Россия — мөмкинлекләр иле» президент платформасы проектларының берсе «Киләчәк укытучысы» һөнәри конкурсы финалы тәмамланды. Татарстаннан ике команда да «Киләчәк укытучысы» конкурсында җиңүче булды. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр иткәнчә, Бөгелмә районының 2 нче лицее (Елена Дубровина, Наталья Бронникова, Ирина Черникова) һәм Иннополис мәктәбе (Мария Владыкина, Алсу Сәгыйтова, Дмитрий Шакирҗанов) командасы җиңү яулады. Бәйгедә педагоглардан... Читать дальше...

Кош гриппыннан зыянны компенсацияләү буенча материаллар Финанс министрлыгына бирелгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Узган елда Татарстанда кош гриппы китергән зыянны компенсацияләү буенча материаллар Финанс министрлыгында карала.  ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә әйтте. Татарстанда узган елда кош гриппыннан зыян 200 млн сумнан артык дип исәпләнелә.  Былтыр Мөслим, Чүпрәле, Буа районнарында крестьян-фермер хуҗалыкларында зыян 5 млн сум, Яшел Үзәннең «Залесный» агрофирмасында 200 мең сум тәшкил итүен искәртте. Читать дальше...

Ульяновск өлкәсендә «Ата капиталы» бирелә башлый

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 март, «Татар-информ»). Ульяновск өлкәсендә быелдан «Ата капиталы» («Губернаторский отцовский капитал») бирелә башлый. Өченче һәм аннан соңгы балалары туар алдыннан аталарга 150 мең сум акча бирү каралган. Өлкә Губернаторы Сергей Морозовның әлеге инициативасын тормышка ашыру өчен өлкә бюджетыннан 300 миллион сум акча бүленәчәк. Бу турыда «Өмет» газетасы хәбәр ителә. Белгечләр фаразлавынча, әлеге ярдәм нәтиҗәсендә кимендә ике мең гаиләдә туучылар санының артуы көтелә. Ана капиталы программасы 2026 елның ахырына кадәр озайтылды. Читать дальше...

Спорт в России и мире
Москва

Искусство продвинутого анализа в спортивном прогнозировании


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
ATP

Хачанов вышел в третий круг турнира ATP в Риме


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

В Москве прошла Премия Green Awards 23/24, которая объединила более 250 ведущих компаний и экспертов в ЗОЖ/ЭКО индустрии, инфлюенсеров





Путин в России и мире
Москва

Амурские семьи могут попасть в кино и отправить особенную открытку благодаря душевному проекту


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Лукашенко надеется на восстановление транспортных маршрутов с Израилем




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире
Киев

Мечтающего по победе Киева Макаревича* проверят на экстремизм


Навальный в России и мире


Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Тимати

Невеста Тимати сводит с ума туристов откровенными купальниками на Мальдивах



Москва

Разрушение здания усадьбы Поречье предотвратят в Звенигороде

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net