Татарстанда апрель аенда «Караучы» проекты гамәлгә ашырыла башлый
(Казан, 23 март, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Быел апрель урталарында Татарстанда өлкән яшьтәге кешеләр, инвалидларны карау һәм тәрбияләүне максат итеп куйган «Караучы» («Сиделка») проекты гамәлгә ашырыла башлаячак.
Бүген ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева «Бердәм Россия» партиясенең төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсе Instagram-аккаунтындагы туры эфир вакытында шул хакта хәбәр итте.
«Республикада „Сиделка“ сынау проекты 2019 елдан гамәлгә ашырыла. Хезмәтләр өйдә бушлай күрсәтеләчәк. Урын өстендә ятучы кешеләрне "сиделка"лар караячак», — диде ул.
«Демография» илкүләм проекты кысаларындагы «Өлкән буын» проекты барышында Татарстанда өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларны карау системасын гамәлгә кертү дәвам итә. 2019 елда әлеге проект Арча, Биектау, Яшел Үзән, Кукмара, Түбән Кама, Балык Бистәсе районнары һәм Чаллы шәһәрендәге сынау мәйданчыкларында старт алды.
Хәзер бу проект ярдәмендә «сиделка» хезмәтенә үзләре түли алмаган кешеләрне өйгә килеп карау вазифасын дәүләт өлешчә үз өстенә ала. Республикада яшәүчеләрнең «Сиделка» хезмәтен бушлай, түләп яки өлешчә түләп алу мөмкинлеге бар. Мондый хезмәтләр өчен түләүнең күләме өлкән яшьтәге кеше яки инвалидның уртача кеременә бәйле.