Тубыл шәһәренең себер-татар мәдәният үзәгендә «Хатын-кыз галәме» күргәзмәсе ачылды
(Казан, 23 март, «Татар-информ»). Төмән өлкәсенең Тубыл шәһәре себер-татар мәдәният үзәгендә фотограф Гали Сәетовның «Хатын-кыз галәме» күргәзмәсе ачылды. Фотокүргәзмәдә төрле елларда төшерелгән милли бәйрәмнәр, хатын-кызлар фоторәсемнәре урын алган.
Төмән татарларының «Яңарыш» сайты хәбәр иткәнчә, Себер татар автономиясе рәисенең урынбасары Илтус Уразмамәтов кызыклы, игътибарга лаек фотосурәтләрне туплап, китап итеп чыгарырга кирәк, дигән, уңышлар теләгән.
Себер-татар мәдәният үзәге җитәкчесе Гөлсинә Ташкеева фотограф һөнәренә тугрылыклы булган, бөтен нечкәлекләрен үзләштергән Гали Сәетовны 60 яшьлек юбилее белән тәбрикләде. Галинең апасы Галия Измайлова хатирәләре белән уртаклашты, гаиләдә иҗади башлангычларны хуплаучы, таяныч һәм ярдәмчел булган әти-әнисен җылы сүзләр белән искә алды.
«Гали Сәетов һөнәре буенча югары белемле укытучы, „Яңарыш“ өлкә газетасының актив фотохәбәрчесе, җырчы да, музыка коралларында уйнаучы, үзәкнең „Яшьлеккә сәяхәт“ ансамбле әгъзасы, сәхнәләштерелгән күренешләрдә катнашучы артист, фото һәм видеога төшерүче оста да», — дип яза Римма Умитбаева.
Төрле фонда, төрле ракурста, төрле фотоаппаратлар белән төшерелгән күргәзмәдәге фотоларның үз тарихы бар. Мондагы фотосурәтләрдә өлкәнең төрле авылларыннан, район үзәкләреннән, шәһәрдән кешеләр, истәлекле, күңелле вакыйгалар сурәтләнгән.
«Хатын-кыз галәме» фотокүргәзмәсе 31 мартка кадәр эшли, диелә хәбәрдә.