Мы в Telegram
Добавить новость
123ru.net
Tatar-inform.tatar
Март
2021

«Татарстан» журналында Фердинанд Сәлаховның тормыш кагыйдәләре чыкты

0

(Казан, 23 март, «Татар-информ», «Татарстан» , Руфия Фазылова). Фердинанд Сәлахов 1955 елның 15 сентябрендә Апас районы Чүри‑ Бураш авылында туган.

Апас урта мәктәбен тамамлагач, Казан дәүләт медицина универси­тетына укырга керә. Анда дүрт курс укыганнан соң, армия хезмәтенә китә. Хәрби хезмәттән кайткач, Ка­зан дәүләт консерваториясенә — Зөләйха Хисмәтуллина классы­на укырга керә. Өченче курстан Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә эшли башлый. Шуннан соң Татар дәүләт опера һәм балет театрының кон­церт бригадасында хезмәт куя. Бүгенге көндә филармониянең му­зыкаль-әдәби лекторие директоры. Татарстанның атказанган артисты (1993 ел), Татарстанның халык ар­тисты (1999 ел).

Без гаиләдә биш бала идек — апам Фирдәвес һәм өч энем. Ни кызганыч, бүген аларның берсе дә дөньялыкта юк инде.  Апам узган ел март аенда вафат булды.

Әти миңа унөч яшь булганда үлде. Әни озын гомерле булды — Аллага шөкер, туксанга кадәр яшәде. Үзем тәрбияләдем, соңгы юлга озаттым. Бүген иң кадерле кешеләрем — хатыным Раилә һәм улым Марат, оныкларым, киленем. Дөрес, тугандай якын күргән дусларым бар…

Кечкенәдән бик нечкә күңелле, әбием итә­генә ябышып йөргән малай булып тәрбиялән­дем.  Әтием Габдулла нишләптер ир балалар ара­сыннан энем Хәмзәне аеруча яратты. Кечкенәдән артист булып уйнадым, әтигә бу бер дә оша­мый иде. Аның каравы, Миңлебикә әбиемнең бик яраткан оныгы идем. Башкаларга охшамаган, күп итеп китап укый торган, малай булып үстем.

Олы сәхнәгә аяк бастыручы итеп күренекле җырчыбыз Зөләйха Хисмәтуллинаны саныйм. Аның белән беренче очрашуым 1973 елда бул­ды.  Казан дәүләт медицина институты шәкерте була торып, мине уку елы уртасында консервато­риягә тыңларга алып килделәр. Һич онытмыйм: мөгаллимә мине тыңлап бетерде дә класстан чыгып китте. Шуннан бөдрә чәчле, күзлекле, күркәм бер ирне ияртеп керде. Мин аны башта танымадым. (Әле ярый танымаганмын, бөтенләй коелып төшкән булыр идем!) Ә ул СССРның ха­лык артисты, татарның бөек композиторы Нәҗип Җиһанов булган икән! Аларга янә «Сәрвиназ»ны җырлап бирдем. «Мин сине подгруппага алам, ләкин бит армия белән проблема. Сине хәр­би хезмәткә алып китәчәкләр», — диде Нәҗип Гаязович.

Шулай итеп, Казан дәүләт медицина инс­титутының дүрт курсын тәмамлап, армиягә китеп бардым. Чөнки хыялым табиб түгел, җырчы булу иде.  Урау юллар белән 1977 елда гына кабат консерватория ишеген ачтым, Ми­хаил Федорович Кольцов классында, әзерлек курсында укый башладым. Ике ел укыганнан соң, Зөләйха Хисмәтуллина мине үз классына алды. Табигый яңгырашын югалткан тавышлы студентны биш елга канатың астына сыендырыр өчен түземлек, зур профессиональ гыйлем һәм… кешеләрне ярату кирәк.

Консерваторияне тәмамлап, эшли башлагач та, Зөләйха Хисмәтуллина янына осталыгым­ны шомартырга йөрдем.  Ул мине беркайчан да кире бормады.

Укытучымның үлемен бик авыр кичердем. Инде шактый вакыт үтсә дә, аның киңәшләре, аналарча җылы мөнәсәбәте — гел күңелемдә. Зөләйха Гатаулловнаны үз балаларыннан күп «урладык» без. Ул көне‑төне эштә, консер­ваториядә иде, без — укучылары белән булды.

Мин бик бәхетле чорда эшли башладым. 1980 нче еллар башы — күп легендар җырчы­лар белән аралашырга, эшләргә туры килде.  Җырчыларыбыз Хәйдәр Бигичев, Зилә Сөнга­туллина, Рафаэль Сәхәбиев, Клара Хәйретди­нова, Айдар Фәйзрахманов, Равил Идрисов, Роза Үзбәковаларның шаулаган еллары. Сәнгать советлары (худсоветлар — авт. иск.) эшләп тор­ган чор. Һәр җырыңны инә күзеннән үткәрәләр. Композиторлар берлегенең чәчәк аткан чагы, җырчының тавышына карап, махсус җырлар язалар…

Сәнгать советларын хәзер дә кирәк дип са­ныйм.  Алар яшь җырчыларга зур ярдәм күрсәтте. Бүген дә сәнгать советларын кайтарып була дип саныйм. Медицинада лицензияләштерү дигән әйбер бар бит. Ә нишләп сәнгатьтә бул­маска тиеш? Ул оешма җырларны кисеп утырыр өчен түгел, ә яшьләргә ярдәм итү максаты белән эшләде. Яшьләргә: «Бу композитор, шушы ша­гыйрь белән эшлә», — дип киңәш тә бирәләр иде.

Илһам Шакиров белән беренче очрашуым Казанның Пушкин урамындагы «Клуб гос­торговли» бинасында, концерт вакытында булды.  Ул чакта Илһам абый репертуарындагы татар халык җыры «Җанкай-җанаш»ны җырла­дым. Концерт тәмамланганны да көтмичә, бөек җырчы яныма килеп, минем кайда, кемдә укуым­ны, кайсы яктан икәнлегемне сорашты. Җырда җибәргән хата-кимчелекләремне рәнҗетмәслек итеп, тыйнак кына санап китте. Тагын Илһам абый өстемдәге күлмәгемнең матур түгеллеген, костюмның да килешеп тормаганлыгын әйтте. Кая килешсен инде ул! Минем утыз җиделе муенга камыт кебек кидертелгән кырык икеле күлмәк. Тик башкасы юклыгын аңлатмадым да, акланмадым да, бары башым иеп тыңлап кына тордым. Чөнки аягымда Рәшит Сабировтан алып торган кырык икеле ярымитекне (мин утыз ту­гызынчы размер киям) дә күрер, дип курыктым.

Берничә ай узгач, Илһам абый белән бер кон­цертта очраштык.  Мин җырлаганда, пәрдә ар­тында басып көтеп торган. «Улым, сиңа күлмәк алып кайттым. Иртәгә өйгә килеп алып кит әле, ярарга тиеш», — диде. Чехословакиядә тегелгән басылма якалы бу ап‑ак күлмәкне кадерләп егерме елдан артык кидем…

Хәмдүнә апа белән бик күп гастрольләргә йөрергә туры килде. Союздаш республикалар­га чыкканда, нишләптер Илһам абый гел ике­безне алды.  Хәмдүнә апа кызык, эчкерсез, та­

лантлы кеше иде. Әле менә гастрольдә йөргәндә булган бер очрак искә төште: Төмән–Мәскәү поездында кайтабыз. Купега, шар ярып, Хәмдүнә апа килеп керде. Без Әлфия Авзалова, Вафирә Гыйззәтуллина белән бер купеда идек.

— Сәлах, кызыл җебең бармы? Абзый синнән сорарга кушты. «Булса, Сәлахта гына бар», — диде. (Илһам абыйны «абзый» дип йөри идек.)

Бергә эшләгән бөекләрне саный китсәң, Гөлшат Зәйнашева турында әйтми кала ал­мыйм. Аның шигырьләре камил, үзләре үк җырлап тора.  «Китмә, сандугач» — бу җырны чит җирләрдә яшәүче һәр милләттәшебез белә, күз яшьләре белән тыңлый. Көен Рөстәм Яхин язган. Гөлшат апа кеше буларак бик мәрхәмәтле, киңәш-табышлы, үзен яраттыра торган хатын‑кыз иде. Аның белән гострольләрдә шактый йөр­дек. Бәлки яшь җырчы булганга күрәдер, ул мине усал телләрдән саклап, яклап чыга иде. Ашарга булмаганда, кунакханәләрдә Гөлшат апа кой­мак белән күп сыйлады безне. Ә коймакны ул… үтүктә пешерә иде. Башта ике үтүкне кыздыра да, берсенең табанына коймак камыры сала. Камыр күперә башлауга, икенче үтүкне аның өстенә каплый. Коймак бик тиз пешеп чыга. Май булса, майлыйсың, булмаса, шул килеш тә бик тәмле бара. Хәтта шушы ысул белән кәтлитләр дә пе­шереп ашата иде ул. Табын яныннан: «Рәхмәт, Гөләни», — дип таралыша идек. Артистлар ара­сында кайгыртучан Ана булып яшәде ул. Шуңа күрә без Гөлшат апаны «Гөләни» дип йөрттек.

Үзгәртеп кору чоры башлангач, радио, те­левидениедә дә үзгәрешләр башланды. Та­рихыбызны, җырыбызны, шигъриятебезне бөтенләй оныта башладык.  Консерватория, музыка училищесы, сәнгать академияләреннән чыккан махсус белемле сәнгатькәрләрнең та­вышлары «неформат» булып, тарих шүрлегенә куелды. Хәер, мондый проблема Тукаебыз чо­рында да булган. Һәр заманның үз проблемасы, шул исәптән үз җыры туа тора. Тик халкыбыз барыбер моңын, телен саклап калган. Безнең заманда да әлеге проблема чишелер, дип уй­лыйм. Өметле яшь җырчылар, моңлы тавыш­лар бар, шөкер! Дөнья аренасына чыгардай яшь җырчылардан Ярамир Низаметдиновны, Эльза һәм Артур Исламовларны, Алинә Шәрип­җанованы әйтә алам. Тагын Гүзәл Уразованы да әлеге исемлеккә кертер идем.

Бүген өметле яшь шагыйрьләр бар. «Кара әле, моңа бит романслар язып була», — дип уй­лыйм кайчакта.  Тик менә шул шәп шигырьгә көй язучы яшь композиторлар гына бик күрен­ми. Урта буынга килгәндә… шигъриятне яхшы тоемлаучы Фирзәр Мортазин, Фәрит Хатый­пов бар. Шигъриятне белүче Марсель Иванов бар иде, кызганыч, вафат инде… Апрель аенда филармониядә Хәсән Туфан кичәсен үткәрергә җыенабыз. Әлегәчә көй язылмаган шигырьлә­ренә мөрәҗәгать итеп, яңа җырлар тудырырга телибез.

Әле күптән түгел генә 65 яшьне тутырдым. Шул уңайдан зал тутырып халык җыелды.  Унтугыз җыр җырладым. Аллага шөкер, җырлый алам, дип сөенәм. Югыйсә сәламәтлек белән бәйле күп проблемалар булды… Тик барысын да җиңеп чыгарга Аллаһы Тәгалә көч бирде.

Мин беркайчан да диеталар тотып, нин­дидер аерым көн тәртибе белән яшәмәдем.  Әнкәем Зәйнәб әле 86 яшендә чардакта йөри иде. Нәселебез тиктормас, җитез безнең, куә­себез шундый…

 АПАСЫ ФИРДӘВЕС ИСТӘЛЕКЛӘРЕННӘН…

«17 яшендә авылдан чыгып киткән егет безгә дә, әнкәйгә дә беркай­чан мәшәкать ясамады, хәсрәт китермәде. Проблемалары булган­дыр — сиздермәде. Үзе ач-ялангач студент елларында әнкәйне курчак кебек киендерде. Алай гына да түгел, 90 яшендә гүр иясе булган әнкәйне соңгы көннәренә кадәр үзе тәрбияләде. Безнең әнкәй зат­лы, хәлле нәселнең бик кадерле төпчек, иркә баласы булып үскән. Үзенә игътибарны яратты, көйсезләнгән чаклары да булгандыр. Әмма Фердинанд зарланмады, сабыр булды. Мин әнкәйне, авырып яткан­да, нибары ярты ел Мәскәүгә алып китеп тәрбияли алдым. „Апа, сиңа авыр була, үзем карыйм“, — дип, миннән алып кайтып китте. Соңгы юлга әнкәйне Фердинанд фатирыннан бик зурлап озатып, туган авыл­га алып кайтып җирләдек. Әбиемнән, әнкәйдән догалы, хәерхаһлы теләкләр, бәхиллек алып калды ул». (2015 ел.)






Загрузка...


Губернаторы России
Москва

В Москве выбрали лучших педагогов в рамках городского конкурса — Собянин


Спорт в России и мире
Москва

Волонтеры Президентской академии в Санкт-Петербурге вносят свой вклад в развитие и повышение доступности спорта для граждан


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
Ролан Гаррос

Соболенко победила на старте открытого чемпионата Франции по теннису


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Прокуратура начала проверку из-за загрязнения реки Сетуни в Москве





Путин в России и мире
Москва

Третий визит Путина: Узбекистан стал Москве ближе Казахстана. Как среагировал Кремль на "заигрывание" Астаны с Лондоном.


Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире
Киев

В Польше заявили о зловещем плане Киева


Навальный в России и мире
Москва

Раз нет протестов, будут санкции: как навальнисты и команда Ходорковского меняют стратегию борьбы с Россией



Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Игорь Бутман

Трансляцию концерта джазового оркестра Бутмана посмотрели 50 млн китайцев



Москва

Достижения врачей Подмосковья в области нейроиммунологии обсудили на конгрессе

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net