Татарстаннан ике команда «Киләчәк укытучысы» конкурсында җиңде
(Казан, 23 март, «Татар-информ»). Санкт-Петербургта «Россия — мөмкинлекләр иле» президент платформасы проектларының берсе «Киләчәк укытучысы» һөнәри конкурсы финалы тәмамланды. Татарстаннан ике команда да «Киләчәк укытучысы» конкурсында җиңүче булды. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр иткәнчә, Бөгелмә районының 2 нче лицее (Елена Дубровина, Наталья Бронникова, Ирина Черникова) һәм Иннополис мәктәбе (Мария Владыкина, Алсу Сәгыйтова, Дмитрий Шакирҗанов) командасы җиңү яулады. Бәйгедә педагоглардан торган барлыгы утыз команда җиңүче дип табылды. Конкурс РФ мәгариф министрлыгы ярдәмендә үткәрелә. Проектның Оештыру комитетын РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Татьяна Голикова җитәкли. Бөтенроссия конкурсы укытучылар командаларына ярдәм итүгә һәм аларны үстерүгә юнәлтелгән, алар бергәләп эшли беләләр һәм үз эшләрендә заманча тәҗрибәләр кулланырга әзер, диелә хәбәрдә.